Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | МАТТАЙ 18, 19

Үзең абынма һәм башкаларны абындырма

Үзең абынма һәм башкаларны абындырма

Гайсә абынмаска һәм башкаларны иманнан ваз кичәргә этәрмәскә никадәр мөһим икәнен мисаллар ярдәмендә аңлаткан.

18:6, 7

  • «Абыну ташы» — кешене начар юлга басарга, гөнаһ кылырга, әхлакый яктан түбән төшәргә этәрүче эшләр я шартлар

  • Берәрсе кемне дә булса иманнан ваз кичәргә этәрсә, аны, муенына тегермән ташы бәйләп, тирән диңгезгә батырсалар, аның өчен яхшырак булыр иде

Тегермән ташлары

18:8, 9

  • Гайсә әйткәнчә, берәр кыйммәтле нәрсә, мәсәлән кулың я күзең, синең өчен «абыну ташы» булса, аны югалту яхшырак

  • Берәр кыйммәтле нәрсәне саклап Гәһәннәгә ыргытылганчы, ягъни һәлак булганчы, бу кыйммәтле нәрсәне югалту, ләкин Аллаһы Патшалыгына керү яхшырак

Мине нәрсә абындырырга мөмкин? Үзем абынмас һәм башкаларны абындырмас өчен, мин нәрсә эшли алам?