Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләр өчен ноябрьдә үтәчәк махсус кампания

Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләр өчен ноябрьдә үтәчәк махсус кампания

Гайсә «Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан иткән» (Лк 4:43). Ул шулай ук кешеләрне бу Патшалык турында дога кылырга өйрәткән (Мт 6:9, 10). Ноябрьдә без Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләр өчен махсус кампаниядә катнашырбыз (Мт 24:14). Бу кампаниядә тулы дәрәҗәдә катнашыр өчен, үз графигыгызны оештырырга тырышыгыз. Ярдәмче пионерлар бу айда 30 я 50 сәгатьлек норманы сайлый алыр.

Аллаһы Патшалыгы турындагы берәр шигырьне мөмкин кадәр күбрәк кешегә күрсәтегез. Шигырьне сайлаганда, тыңлаучыларыгызның динен исәпкә алыгыз. Беренче сөйләшкәндә берәрсе кызыксыну күрсәтсә, аңа 2020 елгы «Күзәтү манарасы»ның 2 нче чыгарылышын бирегез. Мөмкин кадәр тизрәк кабат килеп китү ясагыз һәм өйрәтү коралларыбыздан берәр басма буенча Изге Язмалар өйрәнүен башларга тырышыгыз. Бик тиздән Аллаһы Патшалыгы үзенә каршы торучы хөкүмәтләрне юк итәчәк (Дн 2:44; 1Кр 15:24, 25). Шуңа күрә Йәһвәгә һәм аның Патшалыгына тугрылыгыбызны күрсәтер өчен, бу мөмкинлектән тулысынча файдаланыйк!

Аллаһы Патшалыгы җирне оҗмахка әйләндерәчәк!