Зәбур 128:1—6

Күтәрелү җыры. 128  Йәһвәне тирән хөрмәт иткән,+Аның юлларыннан йөргән һәркем бәхетле.+ 2  Син үз хезмәтеңнең җимешләрен татырсың,Бәхетле булырсың, рәхәттә яшәрсең.+ 3  Хатының синең йортыңда — йөзем агачыдай,+Өстәл тирәли җыелган улларың зәйтүн агачының үсентеләредәй булыр. 4  Йәһвәне тирән хөрмәт иткән кешеМенә шулай фатихаланыр.+ 5  Йәһвә сине Сионнан фатихалар. Иерусалимның чәчәк атканын гомерең буе күреп тор+ 6  Һәм балаларыңның балаларын күр. Исраилдә тынычлык хөкем сөрсен.

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал