Зәбур 127:1—5
Күтәрелү җыры. Сөләйманның мәдхиясе.
127 Йортны Йәһвә төземәсә,Аны төзүчеләрнең тырышлыгы юкка гына.+
Шәһәрне Йәһвә сакламаса,+Сакчының уяу торуы бушка гына.
2 Сез юкка гына иртә торасыз,Төнгә кадәр эшлисез,Тир түгеп икмәк үстерәсез.
Чөнки Ходай үзен яратканнарны кайгырта һәм тәмле йокы бирә.+
3 Менә, угыллар* — Йәһвәдән килгән мирас,+
Ана карынындагы бала — бүләк ул.+
4 Кешенең яшь чагында туган угылларыКөчле кеше кулындагы уклар күк.+
5 Ук кынын алар белән тутырган кеше бәхетле.+
Алар оятка калмас,Чөнки уллары шәһәр капкасы янында дошман белән сөйләшер.
Искәрмәләр
^ Яки «балалар».

