Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухи сорауларга җавап

Рухи сорауларга җавап

Бүгенге тормыш ул чын тормышмы?

Гомернең кыска булуы турында уйланганыгыз бармы?

Бәлки, сезнең: «Әллә без күңел ачар өчен, эшләр өчен, өйләнешер өчен, балалар үстерер өчен һәм картаер өчен генә яшибезме?» — дигән сорау биреп уйланганыгыз бардыр (Әюп 14:1, 2). Изге Язмалардан күренгәнчә, хәтта акыллы кешеләр дә бу сорауга җавап таба алмаган. (Вәгазьче 2:11 укыгыз.)

Тормышыбызның мәгънәсе бармы? Иң башта безгә: «Дөнья ничек барлыкка килгән?» — дигән сорауга җавап алырга кирәк. Миебезнең һәм башка тән әгъзаларыбызның гаҗәеп төзелеше турында уйлану күпләрне зирәк Барлыкка Китерүченең барлыгына ышандырган. (Зәбур 138:14 укыгыз.) Алай булса, Аның безгә карата нияте бар! Бу ниятне белү тормышыбызны мәгънәле итәчәк.

Ни өчен Аллаһы Тәгалә кешеләрне яраткан?

Аллаһы беренче кешеләрне фатихалап аларга дулкынландыргыч йөкләмә биргән. Ул аларның җир йөзен тутырып аны оҗмахка әйләндерүен һәм анда мәңге яшәвен ниятләгән. (Яратылыш 1:28, 31 укыгыз.)

Ләкин кешеләр аның идарәсенә каршы күтәрелгән. Аллаһының җиргә һәм адәм улларына карата нияте ул вакытта үтәлмәсә дә, ул үз ниятеннән ваз кичмәгән. Изге Язмалар буенча, Аллаһы Тәгалә тугры кешеләрне коткарыр өчен һәм үзенең җиргә карата ниятен үтәр өчен чаралар күргән. Бер дә шикләнмәгез, Аллаһы сезнең чын тормышны татып яшәвебезне тели! (Зәбур 36:29 укыгыз.) Аның нияте үтәлгәч, сез нинди фатихалар урырсыз? Моны Изге Язмалардан белегез.