Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рухи сорауларга җавап

Рухи сорауларга җавап

Хөкем көне нәрсә ул?

Ни өчен хөкем көне шатлыклы вакыт булачак?

Изге Язмалар язылган чорда Аллаһы үз халкын гаделсезлектән яклар өчен хакимнәр куйган булган (Хакимнәр 2:18). Изге Язмалар буенча, киләчәк Хөкем көне шатлыклы вакыт булачак: ул вакытта бөтен җирнең Хакиме Йәһвә кешеләрне гаделсезлектән азат итәчәк. (Мәдхия 95:12, 13; Ишагыя 26:9 укыгыз.)

Аллаһы Гайсә пәйгамбәрне тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәргә куйган (Рәсүлләр 10:42; 17:31). Күп кешеләр Аллаһы Тәгалә турында белем алырга өлгермичә үлгән. Хөкем көнендә Гайсә андый кешеләрне үледән терелтәчәк, һәм аларның чын Аллаһыны якынрак белергә һәм яратырга мөмкинлеге булачак. (Рәсүлләр 24:15 укыгыз.)

Ни өчен Хөкем көне бер мең ел дәвам итәчәк?

1 000 еллык Хөкем көнендә үлеләр терелтеләчәк (Ачылыш 20:4, 12). Алар Аллаһы нормалары белән танышканчы һәм аны тыңларга өйрәнгәнче, күпмедер вакыт узачак. Күпчелек кеше карашына каршы килеп, Инҗил китабы кешеләр терелгәннән соң кылачак эшләренә карап хөкем ителәчәк дип ышандыра. (Римлыларга 6:7 укыгыз.)

Инҗилдә тагын бер хөкем көне турында әйтелә. Ул көн кинәт киләчәк, ул вакытта 1 000 еллык чор әле башланмаячак. Бу көн «ахыр» дип тә атала, моның турында кереш мәкаләләрдә әйтелгән иде. Шул көнне Аллаһы бар явыз кешеләрне һәлак итәчәк (2 Петер 3:7). Шуңа күрә тормыш рәвешебездән Аллаһыны яратуыбыз күренсен. (2 Петер 3:9, 13 укыгыз.)