Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ: | АЛЛАҺЫГА ЯКЫН БУЛУ МӨМКИН

Моннан яхшырак нәрсә бармы?!

Моннан яхшырак нәрсә бармы?!

Аллаһыга ничек якынлашырга? Өч таләпне үтәргә кирәк:

  1. Аллаһының исемен белергә һәм аны кулланырга.

  2. Аның белән мөмкин кадәр ешрак аралашырга: дога кылырга һәм аның Сүзе Изге Язмаларны өйрәнергә.

  3. Һәрвакыт Йәһвәнең күңелен сөендерерлек эшләр кылырга.

Аллаһыга якынлашыгыз: исемен кулланыгыз, дога кылыгыз, аның Сүзен өйрәнегез һәм аның күңелен сөендерерлек эшләр кылыгыз

Шушы таләпләргә карап, Аллаһыга якынлашыр өчен сез бар тырышлыклар куясыз дип әйтеп буламы? Яхшыртасы якларыгыз юкмы? Тырышлыкларсыз ташка кадак кагып булмый, әмма тырышлыкларның җимешләре әйбәт булыр.

«Аллаһы белән якынлашыр өчен нинди генә адым ясасаң да, максатыңа ирешерсең,— ди АКШтан Джениффер.— Аллаһы белән дуслашу тормышыңны баета: аңа күбрәк ышанасың, аны яхшырак аңлыйсың һәм, иң мөһиме, аны ныграк ярата башлыйсың. Моннан яхшырак нәрсә бармы?!»

Аллаһыга якынлашасыгыз килсә, Йәһвә Шаһитләренә мөрәҗәгать итегез. Алар сезнең белән Изге Язмаларны бушлай өйрәнергә шат булыр. Без сезне шулай ук Патшалык Залында үтә торган Изге Язмаларны өйрәнер өчен очрашуларга килергә чакырабыз. Анда сез Аллаһы белән якын мөнәсәбәтләрен кадерләүче кешеләр белән аралаша алырсыз *. Нәтиҗәдә, сез: «Ә миңа Аллага якынлашуы рәхәт!» — дигән мәдхия җырлаучының нәрсә әйтәсе килгәнен аңларсыз (Мәдхия 72:28).

^ 9 абз. Изге Язмаларны өйрәнәсегез яисә иң якын Патшалык Залына барасыгыз килсә, шушы брошюраны алып килгән кешедән я безнең сайтыбыздан (www.jw.org/tt) белешегез. Баш битнең астындагы АДРЕСЛАР, ТЕЛЕФОННАР дигән сылтама буенча барыгыз.