Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Изге Язмалар нигезендә җаваплар

Изге Язмалар чыннан да Аллаһы Сүземе?

Аллаһыдан иңдерелгән китап үзенә күрә бер китап булырга тиеш, һәм бу нәкъ шулай да. Бүгенге көнгә Изге Язмаларның миллиардлаган экземпляры йөзләрчә телләрдә таратылган. Изге Язмалардагы акыллы киңәшләрнең кеше тормышын яхшы якка үзгәртергә көче бар. (1 Тисалуникәлеләргә 2:13; 2 Тимутигә 3:16 ны укыгыз.)

Изге Язмаларда киләчәк турында төгәл итеп әйтелә, шуңа күрә Изге Язмалар Аллаһыдан иңдерелгән дип әйтеп була. Бер кеше дә моны эшли алмый. Мәсәлән, Ишагыйя китабын карап чыгыйк. Ишагыйя пәйгамбәрнең төргәге Үле диңгез янындагы тау мәгарәсендә табылган булган. Ул төргәк Гайсә җирдә туганчы, бер гасыр алдарак язылган булган. Анда Бабыл шәһәрендә беркем яшәмәячәк дип пәйгамбәрлек ителгән. Гайсәнең җирдәге хезмәтеннән соң күп еллар узгач, бу пәйгамбәрлек тормышка ашкан. (Ишагыйя 13:19, 20; 2 Петер 1:20, 21 не укыгыз.)

Изге Язмалар ничек язылган булган?

Изге Язмалар якынча 1600 ел дәвамында язылган булган. Аны язуда катнашкан якынча 40 кеше бер тема хакында язган, һәм аларның язулары бер-берсенә каршы килми. Бу ничек мөмкин булган? Пәйгамбәрләрнең язулары белән Аллаһы җитәкчелек итеп торган. (2 Ишмуил 23:2 не укыгыз.)

Кайвакыт Аллаһы язучыларга хәбәрне фәрештәләр, күренешләр я төшләр аша җиткергән. Гадәттәгечә, Аллаһы аларның аңнарына фикер салган һәм аларга, иңдерелгән хәбәрен язып куяр өчен, үз сүзләрен сайларга рөхсәт иткән. (Ачылыш 1:1; 21:3—5 не укыгыз.)