Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Йәһвә Шаһитләре оешмасында хатын-кызлар өйрәтәме?

Йәһвә Шаһитләре оешмасында хатын-кызлар өйрәтәме?

Әйе, бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләре булган миллионлаган хатын-кыз изге хезмәттә катнаша. Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне вәгазьләүче хатын-кызларның саны гаять зур. Алар турында Зәбур 68:11 мондый пәйгамбәрлек сүзләре язылган: «Йәһвә боерык бирә; яхшы хәбәрне игълан итүче хатын-кызлар зур гаскәрдәй күп».

Әмма Йәһвә Шаһитләре оешмасындагы хатын-кызларның хезмәте һәм башка берәр диндәге хатын-кызларның руханилык хезмәте — бер үк нәрсә түгел. Аермасы нәрсәдә?

Беренче аерма — хатын-кызларның кемне һәм кайда өйрәтүендә. Кайбер диннәрдәге, аеруча христиан динендәге, руханилык дәрәҗәсенә ия булган хатын-кызлар үз гыйбадәтханәләрендә җитәкчелек итә һәм анда килүчеләрне өйрәтә. Ә Йәһвә Шаһитләре оешмасындагы хатын-кызлар җыелышта түгел, ә өйдән-өйгә йөреп һәм башка урыннарда вәгазьләгәндә очраган кешеләрне өйрәтә.

Тагын бер аерма — хатын-кызларның җыелыштагы ролендә. Христиан динендә һәм башка диннәрдә руханилык дәрәҗәсенә ия булган хатын-кызлар гыйбадәтханәләрендә җитәкчелек итә һәм анда килүчеләрне дини тәгълиматларга өйрәтә. Йәһвә Шаһитләре арасында исә хатын-кызлар җыелышта суга чумдырылган ир-атлар алдында өйрәтми. Җыелышта тик билгеләнгән ир-атлар гына өйрәтә ала (1 Тимутигә 3:2; Ягъкуб 3:1).

Изге Язмалар буенча, җыелышта җитәкчелек итү эше ир-атларга гына тапшырылган. Рәсүл Паул, Титус исемле күзәтчегә хат язганда, мондый тәртип турында әйткән: «Мин сине Критта... шәһәрләрдә өлкәннәр билгеләр өчен калдырдым». Паул язганча, өлкән «тел тидермәслек, бер генә хатынның ире булырга» тиеш (Титуска 1:5, 6). Тимутигә язганда да, Паул шундый ук таләпләр турында әйткән: «Күзәтче вазифасына омтылучы кеше игелекле эшкә омтыла. [...] Шуңа күрә күзәтче тел тидермәслек, бер генә хатынның ире... өйрәтергә сәләтле булсын» (1 Тимутигә 3:1, 2).

Ни өчен соң күзәтче вазифаларын җыелышта тик ир-атлар гына башкарырга тиеш? Паул болай дип аңлата: «Хатын-кызга ир-атны өйрәтергә я аның өстеннән хакимлек итәргә рөхсәт итмим, ул дәшмәсен. Башта бит Адәм, аннан соң гына Хаува яратылган булган» (1 Тимутигә 2:12, 13). Аллаһы ир-атны беренче итеп барлыкка китергән, шуңа күрә, аның нияте буенча, нәкъ ир-ат өйрәтергә һәм җитәкчелек итәргә тиеш.

Йәһвәнең хезмәтчеләре җыелыш Башының — Гайсә Мәсихнең үрнәгенә иярә. Гайсәнең шәкерте Лүк аның хезмәте турында болай дип язган: «Гайсә шәһәрдән шәһәргә һәм авылдан авылга кереп, Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләп һәм игълан итеп йөри иде». Шулай ук Гайсә үз шәкертләренә дә шул хезмәтне башкарырга боерган. «Шунда алар юлга чыккан һәм, бөтен җирдә яхшы хәбәрне игълан итеп... авылдан авылга йөргән» (Лүк 8:1; 9:2—6).

Бүгенге көндә бар Йәһвә Шаһитләре — ир-атлар да, хатын-кызлар да — Маттай 24:14 тәге мондый пәйгамбәрлекнең үтәлешендә актив катнаша: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер».