Алкоголь. Аллаһы карашы
Алкоголь. Аллаһы карашы
БЕЗНЕ Барлыкка Китерүчебез, безгә игелек кенә теләгән Аллаһыбыз, исерткеч эчемлекләрне чамасын белеп эчүгә каршы түгел a. Зәбурда «шәраб тә кешенең күңелен ача, май аның йөзен ялтырата, икмәк аның йөрәген ныгыта» дип әйтелә (Мәдхия 103:15). Моның барысын Аллаһы биргән. Гайсә пәйгамбәр бер туйда, андагы шатлыкка үз өлешен кертеп, суны «яхшы шәрабка» әйләндергән (Яхъя 2:3 —10).
Әлбәттә, Барлыкка Китерүчебез алкогольнең безнең организмга һәм миебезгә ничек тәэсир иткәнен яхшы белә. Күктәге Атабыз Үз Сүзе, Изге Язмалар, аша безне «файдалыга өйрәтә» һәм спиртлы эчемлекләрне чамасын белмичә эчүдән каты кисәтә (Ишагыйя 48:17). Инҗилдән алынган мондый өзекләргә игътибар итегез:
«Шәраб эчеп исермәгез, чөнки ул азгынлыкка китерә» (Эфеслеләргә 5:18). «Эчкечеләр... Аллаһы Патшалыгына ия була алмаячаклар» (1 Көринтлеләргә 6:9 —11). Аллаһы Сүзендә «эчкечелек, котырынкы эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаган башкалар» хөкем ителә (Гәләтиялеләргә 5:19—21).
Чиктән тыш күп эчүнең нинди куркыныч яклары бар? Әйдәгез моны карап чыгыйк.
Чиктән тыш күп эчүнең куркыныч яклары
Исерткеч эчемлекләрнең яхшы яклары булса да, аларда акыл белән тән эшчәнлегенә тәэсир итә торган матдәләр дә бар. Андый эчемлекләрне чиктән тыш күп эчү аста китерелгән проблемаларга китерергә мөмкин.
Исерткеч эчемлекләрне күп эчү кешенең уйлау сәләтен боза һәм ул инде аек фикер йөртә алмый (Гыйбрәтле сүзләр 23:33). Үткән мәкаләдә әйтелгән Аллен болай ди: «Эчкечелек — бу тән авыруы гына түгел, бу кешенең фикер йөртү сәләтенең һәм карашларының авыруы. Син башка кешеләргә китергән зыян турында инде уйламыйсың».
Һошея 4:11). Ничек итеп? Исерткеч эчемлекнең алдавыч тәэсире аркасында безнең «бәйдә тоткан» начар уйларыбыз һәм теләкләребез инде ярыйсы гына булып күренә һәм хәтта күңелгә хуш килә башлый. Ул чакта аларны «бәйдә тоту» инде авыррак. Исерткеч эчемлек әхлагыбызны яклаган «стеналарны» җимерергә мөмкин, ә бу рухи һәлакәткә китерә.
Күп эчкән кеше «бәйдән ычкына». «Яшь һәм карт шәраб игелекле теләкләрсез калдыра»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Бер мисал: Джон үз хатыны белән талашып алганнан соң, котырынып бер кафега киткән. Тынычланыр өчен, ул берничә рюмка эчкән, шуннан соң аның янына бер хатын-кыз килгән. Тагын берничә рюмка эчкәннән соң, ул бу хатын белән чыгып киткән һәм зина кылган. Соңыннан ул бу эшне кылуына үкенгән һәм чиктән тыш күп эчмәсә, моны эшләмәгән булыр иде дип әйткән.
Күп эчкән кеше кирәкмәгәнне сөйләп һәм эшләп куя. «Кемдә кайгы? Кемдә хәсрәт? Кемдә җәнҗал?» — дип әйтелә Изге Язмаларда. Һәм аннан соң: «Озаклап шәраб янында хозурланып утыручыларда»,— дигән җавап бирелә (Гыйбрәтле сүзләр 23:29, 30). Күп эчкән кеше үзен «диңгез уртасындагы көймәнең озын колгасы башында йокыга талган бер кеше итеп хис итә» (Гыйбрәтле сүзләр 23:34). Күбрәк эчкән кеше уянгач, «мине төрткәләделәр, әмма мин хәтерләмим» дип әйтергә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 23:35).
Күп эчкән кеше үз сәламәтлегенә зыян китерә. «Ахырдан ул [исерткеч эчемлек] сине зәһәрле елан кебек, юха кебек чагар» (Гыйбрәтле сүзләр 23:32). Медицина фәне әле борынгы заманда әйтелгән бу акыллы сүзләр белән ризалаша. Зур күләмдәге исерткеч эчемлек — бу токсин һәм ул үлемгә, рак авыруына, алкоголь гепатитына, бавыр циррозына, панкреатитка китерергә, диабет белән авыручыларның каннарында шикәр күләмен киметергә, туачак баланың алкоголь синдромына, параличка һәм йөрәк авыруларына китерергә мөмкин — бу нибары берничә мисал гына. Һәм хәтта бер генә тапкыр күп эчү яки тыелгысыз эчү кома яки үлемгә китерергә мөмкин. Ләкин моның тагы да җитдирәк нәтиҗәләре турында медицина китапларында әйтелми.
Чаманы белмичә эчүнең иң зур зыяны. Кеше исермәсә дә, әмма чамадан тыш күп эчсә, үзенә рухи зыян китерә. Изге Язмаларда Ишагыйя 5:11, 12).
турыдан-туры әйтелә: «Куәтле эчемлекләрне эзләр өчен иртә таңнан торучыга, кичке караңгыга кадәр үзен шәраб белән кыздырып утыручыга кайгы!» Ни өчен? Ишагыйя пәйгамбәр чамадан тыш күп эчүнең рухи зыяны турында яза: «Алар Йәһвә эшләренә карамый һәм аның куллары булдырганнарны күрмиләр» («Исергәнче шәраб эчүчеләр... арасында булма»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Гыйбрәтле сүзләр 23:20). Инҗилдә өлкән яшьтәге хатын-кызларга «күп шәраб эчүгә» (ЯД) бирелмәскә дигән киңәш язылган (Титуска 2:3). Ни өчен? Кеше әкрен генә, һәм еш кына, моны үзе дә сизмичә, күбрәк һәм ешрак эчә башлый. Ахыр чиктә, ул: «„Уянгач, тагын шәраб эзләргә китәрмен“,— дия» (Гыйбрәтле сүзләр 23:35). Кеше таңны, үткән кичтә булганнан башын төзәтер өчен, көтеп ятса, бу инде борчылыр өчен сәбәп.
Инҗилдә «эчкечелеккә, кирәгеннән артык күп ашау-эчүгә бирелгәннәр... үлеләрне һәм тереләрне хөкем итәргә әзер булган Аллаһыга җавап бирергә тиеш» дигән кисәтү язылган (1 Петер 4:3, 5). Гайсә дә, безнең нинди көннәрдә яшәячәгебезне аңлап, мондый кисәтү биргән: «Сак булыгыз, артык ашап-эчү, эчеп-исерү һәм тормыш мәшәкатьләре сезнең белән идарә итмәсен, ул көн [Йәһвә көне] сезгә, тозак кебек, көтмәгәндә килмәсен» (Лүк 21:34, 35).
Чамадан тыш күп эчүчеләр, алар белән «эчеп-исерү... идарә итмәсен» өчен, нинди адымнар ясый ала?
[Искәрмә]
a Бу мәкаләдә исерткеч эчемлекләр һәм алкоголь дип әйтелгәндә, сыра, шәраб һәм башка төрле спиртлы эчемлекләр күздә тотыла.
[4, 5 биттәге иллюстрацияләр]
Исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчү күп проблемаларга китерә