Ни өчен Аллаһы газапларга юл куя?

Ни өчен Аллаһы газапларга юл куя?

Укучыларның сораулары

Ни өчен Аллаһы газапларга юл куя?

Аллаһы кешеләргә газаплар китерми. Изге Язмаларда: «Хак Аллаһы яманлык эшли алмый»,— дип әйтелгән (Әюб 34:10). Алайса кем соң кешеләрнең газапларында гаепле?

Гайсә Шайтанны «бу дөньяның мирзасы» дип атаган (Яхъя 14:30). Һичшиксез, Йәһвә — Галәмнең Хакиме, һәм ул үзенең бу дәрәҗәсеннән беркайчан да баш тартмас. Ләкин Аллаһы Шайтанга күпчелек кешеләр белән вакытлыча идарә итәргә рөхсәт иткән (1 Яхъя 5:19).

Шайтан нинди хаким булган? Шайтан кешеләр белән беренче тапкыр сөйләшкәч, ялганчы һәм кеше үтерүче булып киткән. Ул бар көчен куеп кешелек җәмгыятен җимерергә тырыша. Гайсә аны мондый сүзләр белән хөкем иткән: «Ул баштан ук кеше үтерүче булып, хакыйкатьне тотмады һәм хәзер дә тотмый, чөнки аңарда хакыйкать юк. Ул, ялган сөйләгән вакытта, үзенекен сөйли, чөнки ул — ялганчы һәм ялганның атасы» (Яхъя 8:44). Гайсә шулай ук үзен үтерергә теләгән кешеләр турында, алар беренче үтерүченең балалары дип әйткән. Алар Иблис кебек эш иткәнгә күрә, аның балалары булып киткәннәр. Юкка гына әйтелми: әтисе нинди булса, улы да шундый.

Безнең көннәрдә дә Шайтан кешеләрне мәрхәмәтсез булырга һәм көч куллануга этәрә. Мәсәлән, Гавай университетының (АКШ) атказанган профессоры Р. Рамел исәпләве буенча, 1900 елдан башлап 1987 елга кадәр төрле хөкүмәтләр 169 198 000 кешенең үлемендә гаепле булган: бу кешеләр сәяси репрессия, геноцид һәм көч куллану аркасында үлгәннәр. Бу исәпләүгә шул ук чорда сугыш кырларында үлгән дистәләгән миллион кешенең саны керми.

Әгәр Аллаһы газапларны китерми икән, ни өчен ул аларны рөхсәт итә? Чөнки күп гасырлар элек бөтен Галәмгә кагылышлы әхлакый сораулар күтәрелгән булган һәм алар хәл ителергә тиеш. Әйдәгез, аларның берсен карап чыгыйк.

Кешелек тарихының башында Адәм белән Хаува Шайтан ягына басканнар. Аллаһының хакимлеген кире кагып, алар үзләре идарә итәргә теләгәннәр. Әмма чынлыкта бу Иблиснең идарә итүе булган (Яратылыш 3:1—6; Ачылыш 12:9).

Әмма кешеләр үз-үзләре белән идарә итә аламы? Йәһвә гадел, шуңа күрә бу сорау чишелсен өчен, ул кешеләргә вакыт биргән. Ләкин кешеләрнең Иблис тәэсире астындагы идарә итүе тик газаплар гына китерә. Моны тарих раслый. Аллаһы биргән вакыт нәтиҗәдә кешелеккә файда китерәчәк. Ничек итеп? Фактларны тикшереп дөрес нәтиҗәләргә килгән кешеләрнең Аллаһы җитәкчелеге астында яшәргә теләгәннәрен күрсәтергә мөмкинлеге бар. Әгәр алар Аллаһы нормаларын белеп, аларны тормышта кулланса, аларның мәңге яшәргә өметләре булачак (Яхъя 17:3; 1 Яхъя 2:17).

Хәзер дөнья Шайтанның мәрхәмәтсез хакимиятенә буйсынган. Әмма тиздән хәл үзгәрәчәк. Йәһвә үзенең Улына «иблис эшләрен җимерергә» кушачак (1 Яхъя 3:8). Аллаһы ихтыярын үтәп, Гайсә кешеләрне җан әрнүеннән савыктырачак һәм һәлак булган кешеләрне яшәүгә кайтарачак. Ул мең еллар дәвамында газапларга һәм үлемгә дучар булган миллионлаган кешене җирдә яшәр өчен терелтәчәк (Яхъя 11:25).

Гайсәне терелтеп, Аллаһы Иблис эшләрен җимергән. Шулай итеп ул үзенең җитәкчелеге астында яшәргә теләгән кешеләрне нинди киләчәк көтә икәнен күрсәткән (Рәсүлләр 17:31). Изге Язмаларда ул вакытта тормыш бик яхшы булачак дип әйтелә. «Аллаһы үзе алар [кешеләр] белән булачак... Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачылыш 21:3, 4).