Әюп 34:1—37
34 Илу́й сүзен болай дип дәвам итте:
2 «И зирәкләр, сүзләремне тыңлагыз,Акыл ияләре, әйткәннәремә колак салыгыз.
3 Тел ризыкның тәмен сизгән кебек,Колак та сүзләрне аера.
4 Әйдәгез, үзебез өчен дөрес булганны билгелик,Бергәләп нәрсә яхшы икәнен хәл итик.
5 Әюп болай диде бит: „Хаклы булсам да,+Ходай мине гаделлектән мәхрүм итте.+
6 Гадел хөкем ителер өчен ялганлармынмы?
Гаебем булмаса да, ярам төзәлми“.+
7 Мыскыллауларны судай эчкәнӘюп кебек кеше бармы?
8 Ул яманлык кылучыларның иптәше,Явызларның дусты.+
9 Ул бит: „Аллаһыга ярарга тырышуданКешегә ни файда?“ — ди.+
10 Шуңа күрә, төшенүчән кешеләр, тыңлагыз мине,Аллаһы өчен явызлык кылу,+Чиксез Кодрәт Иясе өчен яманлык эшләү акылга сыймаслык хәл!+
11 Чөнки ул кешегә эшләренә карап әҗерен бирәчәк,+Йөргән юлларының җимешләрен татырга юл куячак.
12 Юк, Аллаһы явызлык кылмый,+Чиксез Кодрәт Иясе гаделлекне бозмый.+
13 Кем аңа җир йөзен ышанып тапшырган?
Кем аны бөтен дөнья белән хакимлек итәргә билгеләгән?
14 Ул кешеләргә игътибарын юнәлтсә,Аларның рухын һәм сулышын үзенә алса,+
15 Бөтен кешеләр юк булыр,Кешелек кире туфракка кайтыр.+
16 Төшенүчән булсаң, игътибарлы бул,Сүзләремә колак сал.
17 Гаделлекне нәфрәт итүче хакимлек итәрме?
Ә идарәче гадел* икән, аны гаепләрсеңме?
18 Патшага: „Син яраксыз кеше“,— дипЯ мирзага: „Син явыз“,— дип әйтерсеңме?+
19 Ходай мирзаларның дәрәҗәсенә карамыйҺәм байларны ярлылардан* өстен күрми,+Һәммәсен дә аның куллары булдырган бит.+
20 Алар кинәт төн уртасында+ үлеп китәргә мөмкин,+Алар дер-дер калтырый да һәлак була.
Хәтта көчлеләр дә юк ителә, ләкин кеше кулы белән түгел.+
21 Ходайның күзләре кеше юлларын күрә бит,+Ул аның һәр адымын күзәтеп тора.
22 Явызлык кылучылар яшеренә алырлыкКараңгылык та, дөм караңгылык та юк.+
23 Аллаһы беркемгә дә үзе алдында хөкем ителер өченВакыт билгеләми бит.
24 Ул көчлеләрне һич сораштырмыйча тар-мар итә,Алар урынына башкаларны куя.+
25 Әйе, аларның ни эшләгәнен ул белеп тора,+Төнлә аларга һөҗүм итә, һәм алар һәлак була.+
26 Ул башкаларның күз алдындаАларны явыз эшләре өчен җәзалый,+
27 Чөнки алар аңа иярми башладылар,+Аның юллары турында бөтенләй уйламыйлар.+
28 Алар аркасында мескеннәр Ходайга ялвара,Һәм ул ярдәмгә мохтаҗларның ыңгырашуын ишетә.+
29 Аллаһы дәшмәсә, аны кем хөкем итсен?
Берәр халыктан я кешедәнЙөзен борса, аны кем күрә алсын?
30 Ул моны имансыз кеше* идарә итмәсен өчен+Һәм кешеләргә тозаклар куймасын өчен эшли.
31 Кем Аллаһыга:
„Һич яманлык кылмасам да, җәзага тартылам.+
32 Берәр нәрсә белмәсәм, күрсәт миңа,Явызлык эшләгән булсам, бүтән эшләмәм“,— дияр?
33 Син Ходайның хөкемен кире какканда, ул сине үзең теләгәнчә бүләкләргә тиешме?
Моны мин түгел, ә син карар итәргә тиеш.
Шуңа күрә белгәнеңне әйт миңа.
34 Мине тыңлаган төшенүчән кешеләр,Һәрбер зирәк кеше миңа болай дияр:
35 „Әюп үзе белмәгәнне сөйли,+Аның сүзләре мәгънәсез“.
36 Әюп тулысынча сыналсын иде,*Явызлар сыман җавап бирә бит!
37 Гөнаһ кыла, әле җитмәсә фетнә күтәрә,+Алдыбызда мыскыллап кул чабаҺәм Аллаһыга каршы күп ачулы сүзләр әйтә!»+
Искәрмәләр
^ Яки «тәкъва».
^ Яки «дәрәҗәлеләрне гадиләрдән».
^ Яки «мөртәт».
^ Я, бәлки, «Атам, Әюп тулысынча сыналсын иде».

