Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Аллаһы Патшалыгы кеше Йөрәгендәме?

Аллаһы Патшалыгы кеше Йөрәгендәме?

Укучыларның сораулары

Аллаһы Патшалыгы кеше Йөрәгендәме?

Күп кешеләр бу сорауга: «Әйе»,— дип җавап бирер. Мәсәлән, бер энциклопедиядә: «Аллаһы патшалыгы... бу Аллаһының безнең йөрәгебездәге идарә итүе»,— дип әйтелә («The Catholic Encyclopedia»). Кайбер руханилар еш кына шулай дип өйрәтә. Ә Изге Язмаларда Аллаһы Патшалыгы кеше йөрәгендә дип әйтеләме?

Кайбер кешеләр уйлавынча, Гайсә пәйгамбәр үзе беренче булып Аллаһы Патшалыгы кешеләрнең йөрәгендә дигән фикерне әйткән. Ул: «Аллаһы Патшалыгы сезнең арада»,— дигән (Лүк 17:21). Кайбер тәрҗемәләрдә аның бу сүзләре болай яңгырый: «Аллаһы патшалыгы сезнең эчегездә». Бу тәрҗемәдә Гайсә сүзләре төгәл бирелгәнме? Гайсә Аллаһы Патшалыгы кешеләрнең йөрәгендә дип санаганмы?

Беренчедән, кеше йөрәге ул нәрсә икәнен карап чыгыйк. Изге Язмаларда кешенең символик йөрәге турында сүз барганда, кешенең эчке дөньясы — фикерләре, карашлары һәм хисләре күздә тотыла. Кеше йөрәгендә аны үзгәртә һәм яхшырта торган югары нәрсәнең — Аллаһы Патшалыгының булуы турында фикер кешеләргә, бәлки, ошый торгандыр да, әмма андый фикернең булуына нигез бармы?

«Кеше йөрәге бар нәрсәдән дә мәкерлерәк һәм дуамал»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Иремия 17:9). Гайсә: «Фәхешлеккә, урлашуга, кеше үтерүгә, зиначылыкка китерүче явыз ниятләр кешенең йөрәгеннән килә; шуннан ук саранлык, кабәхәтлек»,— дигән (Марк 7:20—22). Мондый сорау турында уйланыйк: «Бүгенге дөньяда шундый күп газапларны нәрсә тудыра?» Кешеләрнең гөнаһлы йөрәкләре түгелме? Шуңа күрә Аллаһының камил Патшалыгы аларның йөрәкләрендә тора аламы? Тигәнәктә инҗир үсә алмаган кебек, кеше йөрәгендә дә Аллаһы Патшалыгы була алмый (Маттай 7:16).

Икенчедән, Гайсәнең Лүк 17:21 дә язылган сүзләре нинди кешеләргә әйтелгән булган? Алдагы шигырьдә болай диелә: «Фарисейләр Гайсәдән: „Аллаһы Патшалыгы кайчан килер?“ — дип сорадылар. Ул аларга... җавап кайтарды» (Лүк 17:20). Фарисейләр Гайсәнең дошманнары булган, һәм ул бу икейөзле кешеләр Аллаһы Патшалыгына кермәячәк дигән (Маттай 23:13). Алар Аллаһы Патшалыгына керә алмый икән, бу Патшалык аларның йөрәкләрендә була аламы? Юк! Алайса Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән?

Изге Язмаларның кайбер төгәлрәк башкарылган тәрҗемәләрендә Гайсә сүзләре татар телендәге Инҗилдәге кебек тәрҗемә ителгән. Бу тәрҗемәләрдә Патшалык «сезнең арада» дип әйтелә. Аллаһы Патшалыгы нинди мәгънәдә ул вакытта яшәгән кешеләр, шул исәптән фарисейләр, арасында булган? Шуны онытмыйк: Йәһвә Аллаһы бу Патшалыкның Патшасы итеп Гайсәне билгеләгән. Гайсә — булачак Патша — бу кешеләр арасында басып торган. Ул аларны Аллаһы Патшалыгы турында өйрәткән һәм хәтта могҗизалар да эшләгән: ул моның белән бу Патшалык идарә иткәндә тормыш нинди булачак икәнен күрсәткән. Менә ни өчен Патшалык алар арасында булган дип әйтеп була.

Димәк, Патшалык кеше йөрәгендә дигән фикер Изге Язмаларга нигезләнмәгән. Киресенчә, Аллаһы Сүзендә Патшалык — бу реаль хөкүмәт һәм ул, пәйгамбәрләр алдан әйткәнчә, җирдәге тормышны тулысынча үзгәртәчәк диелгән (Ишагыйя 9:6, 7; Данил 2:44).