Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мохтаҗларга ярдәм кулы сузу

Мохтаҗларга ярдәм кулы сузу

«САЙЛАУЛАРДАН соң ил чуалышларга һәм җәбер-золымнарга батты. Меңләгән Йәһвә Шаһитенә өйләрен калдырып китәргә туры килде,— дип әйтә ярлы бер илдә яшәүче Франсуа исемле өлкән.— Ризык һәм дарулар җитми иде, ә булганнары бик кыйбатланды. Банклар ябылды, ә банкоматларда акча бетте я алар бөтенләй эшләми иде».

Бөтен ил буенча күп кенә Йәһвә Шаһите өйләрен калдырып Патшалык Залларында җыелган. Филиал аларга шунда ук акчалата ярдәм бирә башлаган һәм иң кирәкле әйберләр җибәрә башлаган. Бер-берсе белән көрәшкән ике группировка юлларда блокпостлар куйган. Ләкин Шаһитләрнең мәсихче нейтралитет саклаганнарын белгәнгә, алар филиалның машиналарын үткәреп торган.

«Бер тапкыр без Патшалык Залына юл тотканда, снайперлар машинабызга ата башлады,— дип әйтә Франсуа.— Ләкин безгә эләкмәде. Мылтык тотып безгә таба йөгергән солдатны күргәч, без машинабызны бордык та кире филиалга ыргылдык. Исән калганыбыз өчен без Йәһвәгә рәхмәтле булдык. Киләсе көнне шул Патшалык Залында булган 130 кардәш башка бер ышык урынга күчте. Кайберләре филиалга килде. Анда без, чуалыш беткәнче, аларның рухи һәм физик ихтыяҗлары турында кайгыртып тордык».

«Соңрак кардәшләр илнең һәр төбәгеннән рәхмәтләрен белдереп филиалга хатлар язды,— дип сөйли Франсуа.— Башка җирләрдәге кардәшләрнең үзләренә ярдәм иткәнен күргәч, аларның Йәһвәгә иманнары ныгыды».

Табигать афәтләре һәм халык арасында булган чуалышлар вакытында без кардәшләргә «киемегез дә, көндәлек ризыгыгыз да булсын» дип әйтү белән чикләнмибез (Ягък. 2:15, 16). Без аларның физик ихтыяҗлары турында да кайгыртабыз. Беренче гасырда яшәгән мәсихчеләр дә булачак ачлык турында ишеткәч, «һәрберсенең хәленнән килгәнчә, Яһүдиядә яшәүче кардәшләргә ярдәм җибәрергә булганнар» (Рәс. 11:28—30).

Йәһвә хезмәтчеләре буларак, без мохтаҗ булганнарга материаль яктан ярдәм итәргә телибез. Әмма кешеләрнең рухи ихтыяҗлары да бар (Мат. 5:3). Кешеләргә шул ихтыяҗларның барлыгын танырга һәм аларны канәгатьләндерергә кирәк. Без аларга бу яктан ярдәм итәргә тиеш, чөнки Гайсә үзенә иярүчеләргә шәкертләр әзерләргә әмер биргән (Мат. 28:19, 20). Бу әмерне үтәр өчен безнең һәрберебез үз вакытын, көчен һәм матди әйберләрен сарыф итә. Оешма буларак, без иганәләрнең бер өлешен мохтаҗларга материаль яктан ярдәм күрсәтер өчен кулланабыз, ләкин күбесенчә иганәләр Патшалык эше һәм яхшы хәбәрне тарату хакына кулланыла. Шулай итеп, без Аллаһыга һәм якыннарыбызга яратуыбызны күрсәтәбез (Мат. 22:37—39).

Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья вәгазь эшенә булышлык күрсәткән кешеләрнең ирекле иганәләре дөрес һәм акыллы тотыла. Сез мохтаҗ булган кардәшләрегезгә ярдәм итә аласызмы? Сез шәкертләр әзерләү эшенә үз өлешегезне кертергә телисезме? Алайса, хәлегездән килгәндә «мохтаҗларга игелек күрсәтүдән баш» тартмагыз (Гыйб. сүз. 3:27).