Рәсүлләр 11:1—30

11  Яһүдиядәге рәсүлләр һәм кардәшләр башка халык кешеләренең дә Аллаһы сүзен кабул итүләре хакында ишеттеләр.  Һәм Пете́р Иерусалимга килгәч, сөннәтләү тарафдарлары+ аны тәнкыйтьли* башладылар  һәм аны: «Син сөннәтсез кешеләр янына кереп, алар белән ашагансың»,— дип гаепләделәр.  Шунда Петер аларга барысын җентекләп аңлатып бирде:  «Мин Я́фа шәһәрендә дога кылганда, бер күренеш күрдем: зур җитен тукымага охшаш бер нәрсә төшә иде, аны дүрт почмагыннан тотып җиргә, нәкъ минем яныма төшерделәр.+  Эченә күз салсам, анда җирдә яшәүче һәртөрле дүрт аяклы хайваннар, кыргый җәнлекләр, сөйрәлүчеләр һәм күк кошлары.  Шуннан соң: „Тор, Петер, суй да аша!“ — дигән тавыш ишеттем.  Әмма мин: „Юк, Хуҗам, нәҗес һәм шакшы нәрсәне авызыма алганым да булмады“,— дидем.  Мин икенче тапкыр күктән: „Аллаһы сафландырганны башка нәҗес дип атама“,— дигән тавыш ишеттем. 10  Бу өченче тапкыр кабатлангач, бар нәрсә кире күккә күтәрелде. 11  Нәкъ шул вакытта без тукталган йорт янына Кайса́риядән минем янга җибәрелгән өч кеше килеп басты.+ 12  Рух миңа һич тә шикләнмичә алар белән барырга кушты, миңа шушы алты кардәш ияреп китте, һәм без ул кешенең өенә кердек. 13  Ул безгә үз өендә фәрештәне күргәне хакында сөйләде, һәм фәрештә аңа болай дигән: „Я́фага кешеләр җибәр, алар Петер дип аталган Шимунны чакырсыннар.+ 14  Аның әйткән сүзләре ярдәмендә син үзең һәм өеңдәге башкалар коткарыла алачак“. 15  Әмма мин сөйли башлагач, изге рух, башта безгә иңгән кебек, аларга да иңде.+ 16  Шунда мин Хуҗабызның: „Яхъя суга чумдырды,+ ә сез изге рухка чумдырылырсыз“+,— дигән сүзләрен хәтергә төшердем. 17  Шулай итеп, әгәр дә Аллаһы безгә, Хуҗабыз Гайсә Мәсихкә иман иткәннәргә биргән юмарт бүләген аларга да биргән икән, Аллаһыга каршы торырга кем соң мин?»+ 18  Моны ишеткәч, алар тынычландылар һәм: «Димәк, Аллаһы башка халык кешеләренә дә, алар тормыш ала алсын өчен, тәүбә итәргә мөмкинлек биргән»,— диеп, Аллаһыны данладылар.+ 19  Ә Стифәннең үлеменнән соң башланган эзәрлекләүләр аркасында таралышкан шәкертләр+ Финики́я,+ Кипр һәм Антиохка кадәр барып җиттеләр, әмма хәбәрне яһүдләргә генә сөйләделәр.+ 20  Ләкин Антиохка Кипр белән Кири́нидән килгәннәрнең кайберләре грекча сөйләшкән кешеләргә вәгазьли башладылар һәм аларга Хуҗабыз Гайсә хакындагы яхшы хәбәрне игълан иттеләр. 21  Йәһвә кулы алар белән булды. Бик күпләр иман итә башлады һәм Хуҗабызга таба борылды.+ 22  Алар турындагы хәбәр Иерусалимдагы җыелышка барып җитте, һәм Барнабны+ Антиохка җибәрделәр. 23  Ул килеп, Аллаһының юмарт игелеген күргәч, шатланып куйды һәм аларның барысын Хуҗабыз алдында какшамас йөрәкле булып калырга өндәде.+ 24  Барна́б изге рух һәм иман белән тулы игелекле кеше иде. Шуңа күрә Хуҗабызга күп кенә кеше иман итә башлады.+ 25  Шуннан соң ул Шаулны эзләп, Тарска китте.+ 26  Аны тапкач, үзе белән Антиохка алды. Алар бер ел буе андагы җыелышка йөрделәр һәм күп кенә кешене өйрәттеләр. Антио́х шәһәреннән башлап, шәкертләр, Аллаһының җитәкчелеге буенча, «мәсихчеләр» дип атала башлады.+ 27  Шул көннәрдә Иерусалимнан Антиохка пәйгамбәрләр+ килде. 28  Аларның берсе, Һагә́б+ исемлесе, торып басты да, тиздән бөтен җирдә зур ачлык булачак+ дип, рух ярдәмендә пәйгамбәрлек итте. Ул ачлык Кла́вдий+ көннәрендә булды. 29  Шунда шәкертләр, һәрберсенең хәленнән килгәнчә,+ Яһүдиядә яшәүче кардәшләргә ярдәм+ җибәрергә булды. 30  Алар шулай эшләделәр дә: барысын Барнаб белән Шау́л аша өлкәннәргә җибәрделәр.+

Искәрмәләр

Яки «аның белән бәхәсләшә».

Искәрмәләр

антиохияле: Антиох шәһәре Изге Язмаларда беренче тапкыр монда искә алына. Ул Иерусалимнан төньякка таба якынча 500 км ераклыкта урнашкан булган. Антиох б. э. к. 64 елда Рим провинциясе Суриянең башкаласы булып киткән. Б. э. I гасырына ул Рим империясендә зурлыгы буенча, Рим һәм Искәндәриядән соң, өченче шәһәр булган. Суриядәге Антиохның матурлыгы сокландырган булса да һәм аның сәяси, сәүдә һәм мәдәният ягыннан йогынтысы зур булса да, ул әхлакый бозыклыгы белән дә билгеле булган. Кайбер чыганаклар буенча, Антиохта күп яһүдләр яшәгәнгә, андагы күп кенә грекча сөйләшүче кешеләр яһүд диненә күчкән. Андый прозелитларның берсе Никәләс булган, соңрак ул мәсихче булып киткән. Барнаб белән рәсүл Паул Антиохта, хакыйкатькә өйрәтеп, бер ел үткәргән. Паул нәкъ шул шәһәрдән үзенең миссионерлык сәяхәтләренә киткән. Мәсихнең шәкертләре Антиох шәһәреннән башлап, «Аллаһының җитәкчелеге буенча, „мәсихчеләр“ дип атала башлаган». (Рс 11:26 га аңлатмаларны кара.) Бу Антиохны Рс 13:14 тә искә алынган Писидиядәге Антиох белән бутарга кирәк түгел. (Рс 13:14 кә аңлатманы һәм Ә13 кушымт. кара.)

Писидиядәге Антиохка: Бу — Рим провинциясе Гәләтиядәге шәһәр. Ул Фригия белән Писидия өлкәләренең чигендә урнашкан булган, шуңа күрә ул тарихның төрле чорларында шушы өлкәләрнең берсенеке дип саналган. Бу шәһәрнең җимерекләрен хәзерге Төркиянең Ялвач шәһәре янында күреп була. Писидиядәге Антиох монда һәм Рс 14:19, 21 дә искә алына. Урта диңгез яры янында урнашкан Пергедән Писидиядәге Антиохка алып баручы юл һәркемгә кыенга туры килгән; соңгысы диңгез өсте тигезлегеннән якынча 1100 м биегрәк урнашкан булган (Ә13 кушымт. кара), һәм тау араларындагы куркыныч тар юлларда юлбасарлар һөҗүм итә алган. «Писидиядәге Антиохны» Суриядәге Антиох белән бутарга кирәк түгел (Рс 6:5; 11:19; 13:1; 14:26; 15:22; 18:22). Чынлыкта, Рәсүлләр китабында Антиох исеме очраган күпчелек урыннарда Писидиядәге Антиох турында түгел, ә Суриядәге Антиох турында сүз бара.

Антиохка: Бу шәһәр Суриядә Оронт елгасы ярында, Урта диңгездәге порт шәһәре Силикиядән су агымы уңаена өскә таба якынча 32 км ераклыкта урнашкан булган. Б. э. I гасырына Суриядәге Антиох Рим империясендә зурлыгы һәм байлыгы буенча, Рим һәм Искәндәриядән соң, өченче шәһәр булган. Анда күптәннән бирле бик күп яһүдләр яшәгән, һәм ул вакытта яһүдләр белән башка халык кешеләре арасында гомумән алганда дошманлык булмаган. Суриядәге Антиохта, күрәсең, ниндидер яңа нәрсәне кабул итәр өчен бөтен шартлар булган: шәкертләр яһүдләргә генә түгел, ә шулай ук сөннәтсез башка халык кешеләренә дә вәгазьләгән булган. (Бу шигырьдәге грекча сөйләшкән кешеләргә дигән сүзтезмәгә аңлатманы кара.) Бу Антиохны Кече Азиядә булган Писидиядәге Антиох белән бутарга кирәк түгел. (Рс 6:5; 13:14 кә аңлатмаларны һәм Ә13 кушымт. кара.)

грекча сөйләшкән кешеләргә: Монда кулланылган грек төшенчәсенең (хелленисте́с) мәгънәсен контекст буенча билгеләргә кирәк. Рс 6:1 дә кулланылганда, ул, күрәсең, «грекча сөйләшүче яһүдләрне» аңлата. (Рс 6:1 гә аңлатманы кара.) Моның аркасында кайбер белгечләр Суриядәге Антиохта шәкертләр грекча сөйләшүче сөннәтләнгән яһүдләргә я прозелитларга вәгазьләгәндер дигән нәтиҗәгә килгән. Әмма монда сурәтләнгән вакыйга, күрәсең, Антиохтагы ниндидер яңа нәрсәне күрсәтә. Рс 11:19 да искә алынганча, Антиохта моңа кадәр Аллаһы сүзен яһүдләргә генә сөйләгәннәр, ләкин хәзер яхшы хәбәр, күрәсең, анда яшәгән яһүд булмаган кешеләргә таратылган булган. Барнаб, мөгаен, Антиохка грекча сөйләшүче шул яңа шәкертләрне рухландырырга җибәрелгән булган (Рс 11:22, 23). Кайбер борынгы кулъязмаларда монда хелленисте́с сүзе урынына хе́лленас (мәгънәсе «греклар»; Рс 16:3 не кара) сүзе кулланыла. Шуңа күрә күп кенә тәрҗемәләр монда «греклар» я «башка халык кешеләре» дигән төшенчәләрне куллана. Бу төшенчәләр күрсәткәнчә, монда әйтелгән Антиохтагы кешеләр яһүд дине белән таныш булмаган. Әмма монда грек телен белүче ике төркем турында да: яһүдләр һәм башка халык кешеләре турында, сүз барырга мөмкин, шуңа күрә бу тәрҗемәдә «грекча сөйләшкән кешеләр» дигән төшенчә кулланыла. Грекча сөйләшкән бу кешеләр чыгышлары белән төрле милләтләрдән булгандыр, ләкин алар грек телен һәм, бәлки, грек йолаларын үзләштергән.

грекча сөйләшүче яһүдләр: Монда кулланылган грек сүзе хелленисте́с эллинистик чордагы грек әдәбиятында да, грек-еврей әдәбиятында да очрамаган, ләкин бу шигырьнең контексты буенча, монда «грекча сөйләшүче яһүдләр» турында сүз бара; моны күп кенә сүзлекләр дә раслый. Ул вакытта Иерусалимдагы барлык мәсихче шәкертләр, шул исәптән грекча сөйләшүчеләр дә, яһүдләр я яһүд прозелитлары булган (Рс 10:28, 35, 44—48). «Грекча сөйләшүче яһүдләр» дип бирелгән бу төшенчә «еврейчә сөйләшүче яһүдләр» (сүзгә-сүз «еврейләр»; эбра́йос дигән грек сүзенең күплек формасы) дип бирелгән төшенчәгә каршы куелып кулланыла. Шуңа күрә «грекча сөйләшүче яһүдләр» Иерусалимга Рим империясенең төрле төбәкләреннән, шул исәптән, бәлки, Декаполистан, килгән яһүдләр булган. Ә еврейчә сөйләшүче яһүдләрнең күпчелеге Яһүдиядән һәм Гәлиләядән булган. Яһүди мәсихчеләрнең бу ике төркеме, күрәсең, төрле культуралардан булган. (Рс 9:29 га аңлатманы кара.)

Йәһвә кулы: Бу сүзтезмә еш кына Еврей Язмаларында «кул» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак очрый. (Кайбер мисаллар: Чг 9:3; Сн 11:23; Рт 1:13; 1Иш 7:13; 1Пат 18:46; Иш 19:16; 40:2; Йз 1:3.) Изге Язмаларда «кул» төшенчәсе еш кына күчмә мәгънәдә «кодрәткә» карата кулланыла. Кулның көче булганга, «кул» сүзе шулай ук кодрәт куллануны аңлатырга мөмкин. «Йәһвә кулы» дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе Лк 1:66 һәм Рс 13:11 дә очрый. (Лк 1:6, 66 га аңлатмаларны һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 11:21 кара.)

Йәһвәнең кодрәте: Сүзгә-сүз «Йәһвәнең кулы». Бу сүзтезмә еш кына Еврей Язмаларында «кул» дигәнне аңлаткан еврей сүзе һәм тетраграмматоннан торган сүзтезмә буларак очрый (Чг 9:3; Сн 11:23; Хк 2:15; Рт 1:13; 1Иш 5:6, 9; 7:13; 12:15; 1Пат 18:46; Ез 7:6; Әп 12:9; Иш 19:16; 40:2; Йз 1:3). «Йәһвәнең кодрәте» [ягъни «кулы»] дип тәрҗемә ителгән грек сүзтезмәсе шулай ук Рс 11:21; 13:11 дә кулланыла. (Лк 1:6, 9; Рс 11:21 һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 1:66 кара.)

кодрәте: Сүзгә-сүз «кулы». Кулның көче булганга, «кул» сүзе, күчмә мәгънәдә кулланылганда, кодрәт куллануны аңлатырга мөмкин.

Йәһвә: Бу тәрҗемәдә Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә Аллаһының исеме монда беренче тапкыр очрый. Сакланып калган грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә төп нөсхәдә Аллаһы исеме кулланылган дип, ә соңрак ул Раббы титулына алмаштырылган дип санарга җитди сәбәпләр бар. (Б1 кушымт. һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Лк 1:6 кара.) Контекст күрсәткәнчә, монда Ки́риос Аллаһыга карата кулланыла. Лүк үзе бәян иткән хәбәрнең беренче ике бүлегендә Еврей Язмаларыннан турыдан-туры я читләтеп күп кенә сүзтезмәләр һәм өзекләр китерә. Аларда Аллаһы исеме очрый. Мәсәлән, әмерләр һәм ул кушканнар дигән сүзтезмәне һәм моңа охшаш юридик төшенчәләр тезмәләрен Еврей Язмаларында Аллаһы исеме кулланылган я Йәһвә сөйләгән контекстларда табып була (Яр 26:2, 5; Сн 36:13; Кн 4:40; 27:10; Йз 36:23, 27).

Аллаһының җитәкчелеге буенча... атала башлады: Изге Язмаларның күпчелек тәрҗемәләрендә монда нибары «атала башлады» дип әйтелә. Әмма гадәттә «аталу» дип бирелә торган грек сүзләре монда кулланылмый (Мт 1:16; 2:23; Мк 11:17; Лк 1:32; Рс 1:12, 19). Бу шигырьдә грек сүзе хремати́зо кулланыла, һәм ул Мәсихче Грек Язмаларында тугыз тапкыр очрый. Күпчелек очракта бу сүз ачыктан-ачык Аллаһыдан килгән нәрсәләргә күрсәтә (Мт 2:12, 22; Лк 2:26; Рс 10:22; 11:26; Рм 7:3; Ев 8:5; 11:7; 12:25). Мәсәлән, Рс 10:22 дә бу сүз «изге фәрештә» сүзтезмәсе белән бергә кулланыла, ә Мт 2:12, 22 дә ул Аллаһыдан бирелгән төшләргә карата кулланыла. Тамырдаш исем хрематисмо́с Рм 11:4 тә очрый, һәм күпчелек сүзлекләрдә һәм тәрҗемәләрдә мондый язылыш кулланыла: «Аллаһы... ди; Аллаһының җавабы; Аллаһы... җавап бирә». Бәлки, Йәһвә Шаул белән Барнабны «мәсихчеләр» дигән исемне кулланырга этәргәндер. Кайбер белгечләр уйлавынча, «мәсихчеләр» дигән кушаматны Антиохтагы башка халык кешеләре, көлеп я җирәнүләрен белдереп, куллангандыр. Ләкин монда хремати́зо дигән грек төшенчәсенең кулланылуы «мәсихчеләр» дигән исемнең Аллаһы җитәкчелегендә бирелгәнен ачык итеп күрсәтә. Һәм яһүдләрнең Гайсә шәкертләренә «мәсихчеләр» дигән исемне бирүе бик шикле. Алар Гайсәне Мәсих буларак кире каккан булган, шуңа күрә, аның шәкертләрен «мәсихчеләр» дип атасалар, алар аны Майланган зат, ягъни Мәсих, итеп таныган булыр иде.

«мәсихчеләр»: Грек төшенчәсе христиано́с, мәгънәсе «Мәсих шәкерте», Мәсихче Грек Язмаларында өч тапкыр гына очрый (Рс 11:26; 26:28; 1Пт 4:16). Ул христо́с, мәгънәсе Мәсих, ягъни майланган зат, дигән сүздән барлыкка килгән. Мәсихчеләр Гайсәнең — «Мәсихнең», ягъни Йәһвә майлаган затның, үрнәге һәм тәгълиматлары буенча яши (Лк 2:26; 4:18). «Мәсихчеләр» исеме, «Аллаһының җитәкчелеге буенча», бәлки, инде б. э. 44 елында, бу шигырьдә искә алынган вакыйгалар булганда, бирелгән булгандыр. Бу исем, күрәсең, киң билгеле булып киткән, шуңа күрә Паул якынча б. э. 58 елында патша Һируд Әгрип II алдына китерелгәндә, Әгрип мәсихчеләрнең кем икәнлеген белгән булган (Рс 26:28). Тарихчы Тацитның сүзләре буенча, якынча б. э. 64 елына Римдагы халык «мәсихче» дигән төшенчәне кулланган булган. Өстәвенә, якынча б. э. 62—64 елларында Петер Рим империясендә таралып яшәүче мәсихчеләргә беренче хатын язган. Ул вакытка «мәсихче» дигән исем, күрәсең, киң таралган, үзенчәлекле булган һәм мәсихчеләрне башкалардан аерып торган (1Пт 1:1, 2; 4:16). Аллаһының җитәкчелеге буенча бирелгән бу исем аркасында Гайсәнең шәкертләрен яһүд диненең берәр сектасы белән бүтән бутамаганнар.

зур ачлык: Якынча б. э. 46 елында булган бу афәт турындагы хәбәрне Иосиф Флавий раслаган. Ул да Рим императоры Клавдий идарә иткән вакытта булган «зур ачлык» турында язган. Ачлык вакытларын аеруча ярлылар авыр кичергән; аларның акчалары да, запас итеп сакланган ризыклары да булмаган. Шуңа күрә Антиохтагы мәсихчеләрнең Яһүдиядәге мохтаҗ кардәшләренә ярдәм җибәрергә теләкләре туган.

Клавдий көннәрендә: Б. э. 41—54 елларында идарә иткән Рим императоры Клавдий патшалык итә башлаганда, яһүдләргә карата дусларча мөнәсәбәттә булган. Аның идарәсе ахырына якынлашканда, бу мөнәсәбәт бозылган, һәм ул бар яһүдләрне Римнан куып чыгарган (Рс 18:2). Клавдийны аның дүртенче хатыны гөмбә ашатып агулаган дип санала. Аңа алмашка Нерон килгән.

ярдәм: Бу — Изге Язмаларда мәсихчеләрнең дөньяның башка өлешендә яшәгән имандашларына ярдәм җибәрүе турында язылган беренче очрак. Еш кына «хезмәт» дип бирелгән грек сүзе диакони́а шулай ук Рс 12:25 тә «ярдәм күрсәтү эшләре», ә 2Кр 8:4 тә «ярдәм итү хезмәте» мәгънәсендә дә кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларында диакони́а дигән грек сүзенең кулланылуы мәсихчеләр хезмәтенең ике ягы бар икәнен күрсәтә. Хезмәтнең бер ягы — «татулаштыру хезмәте [диакони́а сүзенең бер формасы]», ягъни вәгазьләү һәм өйрәтү эше (2Кр 5:18—20; 1Тм 2:3—6). Ә икенче ягы — монда искә алынганча, мәсихчеләрнең үз имандашлары хакына башкарган хезмәте. Паул болай дигән: «Хезмәтнең дә [диакони́а сүзенең күплек саны] төрле төрләре бар, әмма Хуҗабыз шул ук» (1Кр 12:4—6, 11). Аның сүзләре буенча, мәсихче хезмәтнең бу төрле яклары «изге хезмәтне» тәшкил итә (Рм 12:1, 6—8).

өлкәннәр: Сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләр». Изге Язмаларда пресби́терос дигән грек сүзе башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. Кайвакыт бу төшенчә кешенең яшенә караса да (Лк 15:25; Рс 2:17 дәге кебек), ул олы яшьтәге кешеләрне генә аңлатмый. Монда ул яһүд халкының җитәкчеләрен аңлата; алар еш кына өлкән руханилар һәм канунчылар белән бергә искә алына. Югары киңәшмә шушы өч төркем кешеләреннән торган. (Мт 21:23; 26:3, 47, 57; 27:1, 41; 28:12; сүзлектән «Өлкән; аксакал» кара.)

өлкәннәргә: Сүзгә-сүз «олы яшьтәге кешеләргә». Изге Язмаларда пресби́терос дигән грек төшенчәсе, кайвакыт кешенең яшенә караса да, башлыча җәмгыятьтә я халыкта берәр хакимлеккә я җаваплылыкка ия кешеләргә карый. (Мт 16:21 гә аңлатманы кара.) Борынгы Исраил халкында өлкәннәрнең берәр җирле җәмгыять өстеннән (Кн 25:7—9; Йш 20:4; Рт 4:1—12) һәм бөтен халык өстеннән (Хк 21:16; 1Иш 4:3; 8:4; 1Пат 20:7) баш булу һәм идарә итү җаваплылыклары булган. Монда бу төшенчә мәсихче җыелышка карата беренче мәртәбә кулланыла. Исраилдәге өлкәннәр кебек үк, рухи Исраил өлкәннәре җыелышны җитәкчелек итүдә җаваплы булганнар. Бу шигырьдә искә алынган өлкәннәр ул ярдәмне кабул итеп, аны Яһүдиядәге җыелышларда тарату өчен җаваплы булган.

Медиаматериал

Яфа
Яфа

Бу видеороликта портлы шәһәр Яффа күрсәтелә. Ул Урта диңгез ярында Кармил тавы белән Газа уртасында диярлек урнашкан. Яффа 1950 елда Тель-Авив шәһәре белән берләшкән. Хәзер Тель-Авив-Яффа шәһәре борынгы Яфа шәһәренең урынын биләп тора. Яфа якынча 35 м күтәрелеп торган кыялы калкулыкта урнашкан булган, ә аның гаване якынча 100 м диңгезгә кереп торган биек булмаган кыялы борын ярдәмендә барлыкка килгән. Тирлылар Ливан урманнарында киселгән агачларны, саллар ясап, диңгез буйлап Яфага китергән (2Ел 2:16). Һәм бу агачларны Сөләйман гыйбадәтханәсен төзер өчен кулланганнар. Соңрак, Юныс пәйгамбәр, үз йөкләмәсен үтәмәс өчен, Яфага килеп, Таршишка баручы корабка утырган (Юн 1:3). Б. э. беренче гасырында Яфада мәсихче җыелыш булган. Шул җыелышта Дөркәс (Тәбифә) хезмәт иткән; аны Петер үледән терелткән булган (Рс 9:36—42). Петер нәкъ Яфада, Шимун исемле күнче йортында яшәгәндә, бер күренеш күргән, һәм бу аны яһүд булмаган Көрнилигә вәгазьләр өчен әзерләгән (Рс 9:43; 10:6, 9—17).

Суриядәге Антиох
Суриядәге Антиох

Бу фоторәсемдә бүгенге Төркиянең Антакья шәһәре күрсәтелгән. Бу урында борынгы Антиох шәһәре — Рим провинциясе Суриянең башкаласы урнашкан булган. Б. э. I гасырында Суриядәге Антиох Рим империясендә зурлыгы буенча, Рим һәм Искәндәриядән соң, өченче шәһәр булган дип санала. Кайберәүләр исәпләвенчә, анда 250 000 я күбрәк кеше яшәгән. Иерусалимда Стифән үтерелгәч һәм Гайсәнең шәкертләре эзәрлекләнә башлагач, Гайсәнең кайбер шәкертләре Антиохка килгән. Алар анда грекча сөйләшүче кешеләргә яхшы хәбәрне вәгазьләгән, һәм күпләр аны кабул иткән (Рс 11:19—21). Соңрак рәсүл Паул ул шәһәрне үзенең миссионерлык сәяхәтләре вакытында тукталу урыны итеп кулланган. «Антиох шәһәреннән башлап, шәкертләр, Аллаһының җитәкчелеге буенча, „мәсихчеләр“ дип атала башлаган» (Рс 11:26). Суриядәге Антиохны Рс 13:14; 14:19, 21 һәм 2Тм 3:11 дә искә алынган Писидиядәге Антиох (Төркиянең үзәге) белән бутарга кирәк түгел.

Император Клавдий
Император Клавдий

Рәсүлләр китабында Рим императоры Клавдий ике тапкыр искә алына (Рс 11:28; 18:2). Ул үзенең бертуган абыйсының улы Калигула (б. э. 37—41 елларында идарә иткән һәм Изге Язмаларда искә алынмый) урынына алмашка килгән. Клавдий Римның дүртенче императоры булган һәм б. э. 41—54 елларында идарә иткән. Якынча б. э. 49 я 50 елында Клавдий бар яһүдләргә Римнан китәргә боерган. Нәтиҗәдә, Прискиллә белән Әкил Көринткә күченгән һәм шунда рәсүл Паул белән очрашкан. Кайбер чыганаклар буенча, б. э. 54 елында Клавдийның дүртенче хатыны аны агулап үтергән. Клавдий урынына Нерон император булып киткән.