Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Нихами 8:10 да яһүдләргә: «Майлы ризык ашагыз»,— дип әйтелгән, ә Канунда, Левиләр 3:17 дә: «Бернинди эч маен... ашамагыз»,—дип әйтелә. Бу ике әйтем бер-берсенә каршы килмиме?

Изге Язмаларның төп нөсхәсендә Нихами 8:10 да «майлы ризык» дип һәм Левиләр 3:17 дә «эч мае» дип тәрҗемә ителгән сүзләр бер-берсенә туры килми. Левиләр 3:17 дә «эч мае» дип тәрҗемә ителгән борынгы еврей сүзе хе́лев хайван яки кеше маен аңлата (Лев. 3:3; Хак. 3:22). 17 нче шигырьнең контексты буенча, корбан итеп китереләчәк хайваннарның эчке әгъзаларында, бөерендә һәм шулай ук ботларында булган майны исраиллеләргә ашарга рөхсәт ителмәгән, чөнки «бөтен май — Раббыныкы» (Лев. 3:14—16). Димәк, Йәһвәгә корбан итеп китереләчәк хайваннар тәнендәге майны ашарга рөхсәт ителмәгән.

Нихами 8:10 да «майлы ризык» дип тәрҗемә ителгән сүз, борынгы еврей телендә бу машманни́м сүзе. Еврей Язмаларында бу сүз бер генә тапкыр очрый. Бу сүз шаме́н дигән фигыльдән барлыкка килгән һәм «симез булырга, симерергә» дигәнне аңлата. Күрәсең, бу фигыль белән бәйле сүзләр аңлата торган төп фикер — бу муллык һәм иминлек. (Ишагыйя 25:6 ны чагыштыр.) Бу фигыльдән барлыкка килгән сүзләрнең берсе ше́мен, ул еш кына «май» дип тәрҗемә ителә һәм «зәйтүн мае» дигән әйтемгә керә (Кан. 8:8; Лев. 24:2). Нихами 8:10 дагы машманни́м сүзе, күрәсең, күп май салып пешерелгән ризыкны аңлата. Бу ризыкка, бәлкем, ит тә салынгандыр, әмма бу ит майлы булмаган.

Исраиллеләргә хайван маен ашарга рөхсәт ителмәсә дә, алар туклыклы, тәмле азык ашый алган. Ризыкның кайбер төрләрен, мәсәлән, бодай оныннан пешерелгән төче икмәкне, хайван мае белән түгел, ә үсемлек мае, еш зәйтүн мае, белән әзерләгәннәр (Лев. 2:7). Шуңа күрә «Изге Язманы аңлау» (ингл.) дигән китапта Нихами 8:10 да «майлы ризык» дигән сүзләр — «коры, майсыз кисәкләр түгел, ә майлы өлешләр; бу хуш исле, тәмле һәм шул исәптән үсемлек маенда хәзерләгән ризык» дигәнне аңлата.

Муса кануны буенча, эчке майны ашарга ярамый, һәм мәсихчеләр моны белә. Алар Канун буенча яшәми һәм алар хайваннарны корбан итеп китерергә тиеш түгел (Рим. 3:20; 7:4, 6; 10:4; Көл. 2:16, 17).