Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Паулның Гәләтиялеләргә, Эфеслеләргә, Филиппуйлыларга һәм Көлессәйлеләргә язган хатларыннан игътибарга лаек фикерләр

Паулның Гәләтиялеләргә, Эфеслеләргә, Филиппуйлыларга һәм Көлессәйлеләргә язган хатларыннан игътибарга лаек фикерләр

Йәһвә сүзе тере

Паулның Гәләтиялеләргә, Эфеслеләргә, Филиппуйлыларга һәм Көлессәйлеләргә язган хатларыннан игътибарга лаек фикерләр

КАЙБЕР мәсихчеләр, яһүд динен тоткан кешеләрнең сүзен тыңлап, хак диннән читкә киткәннәр. Рәсүл Паул моның турында ишеткәч, «Гәләтиядәге иман итүчеләр бердәмлекләренә» б. э. 50—52 елларда җитди хат язган (Гәл. 1:2). Анда ул мәсихчеләргә ачык киңәшләр һәм үгет-нәсихәт бирә.

Шуннан соң якынча 10 ел үткәч, Паул Римда «Мәсих Гайсәнең тоткыны буларак» яшәгәндә, Эфес, Филиппуй һәм Көлессәй җыелышларына хат яза. Ул анда акыллы киңәшләр бирә һәм ярату күрсәтеп дәртләндерүче сүзләр яза (Эфес. 3:1). Гәләтиялеләргә, Эфеслеләргә, Филиппуйлыларга һәм Көлессәйлеләргә язылган хатлардагы хәбәр бүген безнең өчен дә файдалы (Евр. 4:12).

НИ ӨЧЕН АЛАР ТӘКЪВА ДИП ИГЪЛАН ИТЕЛГӘННӘР?

(Гәл. 1:1—6:18)

Яһүд динен тоткан кешеләр хәйлә кулланып Паулның абруен төшерергә тырышалар, шуңа күрә ул үз тормышыннан төрле вакыйгалар китереп, үзенең рәсүл булырга хокукын яклый (Гәл. 1:11—2:14). Паул аларның тәгълиматлары ялган икәнен күрсәтә һәм мондый нәтиҗә ясый: «Кеше канун таләпләрен үтәве белән түгел, бәлки Гайсә Мәсихкә иман итүе аша Аллаһы тарафыннан аклана» (Гәл. 2:16).

Мәсих «канун астында булганнарны йолып», алар мәсихче азатлыкка шатлансыннар өчен, аларны иреккә җибәргән дип әйтә рәсүл Паул. Ул гәләтиялеләрне: «Нык торыгыз һәм яңадан коллык золымына төшмәгез»,— дип кисәтә (Гәл. 4:4, 5; 5:1).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

3:16—18, 28, 29 — Ибраһим белән төзелгән килешү әле дә гамәлдәме? Әйе. Канун килешүе Ибраһим белән төзелгән килешүгә өстәлгән, ул аны алмаштырмаган. Шуңа күрә Ибраһим белән төзелгән килешү, Канун гамәлдән чыгарылган булса да, гамәлдә калган (Эфес. 2:15). Бу килешү белән бәйле вәгъдәләр Ибраһимның чын «токымына» — Гайсә Мәсихкә һәм «Мәсихнеке булганнарга» бирелгән.

6:2 — «Мәсих кануны» нәрсә ул? Бу Гайсә Мәсихнең бар тәгълиматлары һәм әмерләре. Канунда «бер-берегезне яратыгыз» дигән әмер бар (Яхъя 13:34).

6:8 — Без рухка ничек чәчә алабыз? Рухка чәчү — бу Аллаһының рухына үз тормышыбызга тәэсир итәргә юл кую. Бу, шулай ук, рухка тәэсир итәргә булышучы эшләрдә эчкерсез катнашу.

Безнең өчен сабаклар:

1:6—9. Җыелышта проблемалар туганда, мәсихче өлкәннәргә тоткарланмыйча эш итәргә кирәк. Ышанычлы дәлилләр һәм Изге Язмалар ярдәмендә алар ялган фикер йөртүләрнең дөрес булмаганын күрсәтә алалар.

2:20. Йолым — бу Аллаһының һәрберебезгә бирелгән шәхси бүләге. Без аны кадерләргә тиеш (Яхъя 3:16).

5:7—9. Начар кешеләр белән аралашу безгә «хакыйкатькә буйсынырга... комачаулый» ала. Андый аралашудан качып, акыллы эш итәбез.

6:1, 2, 5. «Рухлы кешеләр» безгә авыр йөкне, мәсәлән, хаталы адым ясаганга туган авырлык яисә кыен хәлне, «күтәреп йөрергә» булыша ала. Ләкин үз рухи вазифаларының йөген һәркем үзе күтәреп йөрергә тиеш.

«БАРЫСЫН ДА МӘСИХТӘ БЕР ИТЕП БЕРЛӘШТЕРҮ»

(Эфес. 1:1—6:24)

Паул үзенең Эфеслеләргә язган хатында, мәсихчеләр арасындагы бердәмлеккә игътибар итеп, болай дип әйтә: «Аның [Аллаһының] бу нияте исә моннан гыйбарәт: билгеләнгән вакыт җиткәч, күк һәм җирдә булганнарның барысын да Мәсихтә бер итеп берләштерү». Мәсих безгә «иманда... бердәм» булыр өчен кеше төрендә «бүләкләр өләшкән» (Эфес. 1:10; 4:8, 13).

Аллаһыны данлар өчен һәм бердәмлекне саклар өчен, мәсихчеләр «яңа кеше булып киенергә» һәм «Мәсихкә ихтирам йөзеннән бер-берсенә буйсынырга» тиеш. Аларга, шулай ук, Аллаһы биргән рухи махсус киемнәрне киеп, «Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы торырга» кирәк (Эфес. 4:24; 5:21; 6:11).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:4—7 — Майланган мәсихчеләр, әле туганчы, күпкә алдарак ничек итеп билгеләнгән булган? Алар аерым түгел, ә группа яисә сыйныф буларак, әле гөнаһлы кешелек барлыкка килгәнче, билгеләнгән булган. Яратылыш 3:15 тәге пәйгамбәрлек Хаува беренче баласына узганчы — гөнаһлы кешелеккә башлангыч бирелгәнче — әйтелгән булган. Анда шулай ук Аллаһының нияте язылган. Бу ният буенча Мәсихнең кайбер шәкертләре аның белән бергә күктә идарә итәчәкләр (Гәл. 3:16, 29).

2:2 — Дөньяның рухы нинди мәгънәдә «һавага» (ЯД) охшаш һәм ул дөнья өстеннән үз хакимлеген ничек башкара? «Дөньяның рухы» — бәйсезлек һәм тыңламаучанлык рухы — без сулый торган һава шикелле, бөтен урыннарга үтеп керә (1 Көр. 2:12). Дөньяның рухы куәтле һәм өзлексез тәэсир итә, шуңа күрә ул бөтен дөнья өстеннән хакимлек итә.

2:6 — Майланган мәсихчеләр җирдә яшәп тә ничек «күкләрдә» була алалар? Бу шигырьдәге «күкләр» — аларның вәгъдә ителгән күктәге мирасы түгел. Алар «вәгъдә ителгән Изге Рух белән... мөһерләнгән». Шуңа күрә алар Аллаһы алдында югары дәрәҗәгә ия — менә нәрсә аңлата «күкләрдә» дигән сүз (Эфес. 1:13, 14).

Безнең өчен сабаклар:

4:8, 11—15. Гайсә Мәсих «әсирләр төркемен Үзе белән алып барган», ягъни кешеләрне Шайтан тәэсиреннән алып чыккан. Ул аларны, мәсихче җыелышын ныгытыр өчен, бүләкләр итеп кулланган. Без җитәкчеләребезгә тыңлаучан һәм буйсынучан булсак, һәм җыелыштагы йөкләмәләребезне тырышып үтәсәк, «мәхәббәт белән... Мәсихкә, ярашлы рәвештә һәрьяклап үсә» алачакбыз (Евр. 13:7, 17).

5:22—24, 33. Хатын иренә буйсынырга да, һәм аны хөрмәт тә итәргә тиеш. Ул моны «басынкы һәм тыныч рух» күрсәтеп, аны мактап һәм аның карарлары тормышка ашсын өчен, булышлык күрсәтеп эшли (1 Пет. 3:3, 4; Тит. 2:3—5).

5:25, 28, 29. Ир үзен «тукландырган» кебек, хатынының физик, эмоциональ һәм рухи ихтыяҗлары турында яхшы кайгыртучы булырга тиеш. Ул шулай ук хатыны белән җитәрлек вакыт үткәреп һәм сүзләрендә һәм тәртибендә назлы булып, аның турында кайгыртырга тиеш.

6:10—13. Җеннәрнең көчләренә каршы торыр өчен, безгә «Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәрне» кигәндә барысын төгәл башкарырга кирәк.

«ТОРМЫБЫШЫЗНЫ ҮЗЕБЕЗ ИРЕШКӘННӘР БУЕНЧА ДӘВАМ ИТИК»

(Флп. 1:1—4:23)

Паул Филиппуйлыларга язган хатында мәхәббәт сыйфатына басым ясый. Ул : «Мәхәббәтегез белемдә дә, һәртөрле зирәклектә дә артканнан арта барсын... дип дога кылам»,— дип яза. Аларга үз-үзләренә чиктән тыш ышану тозагыннан качарга ярдәм итеп, ул аларны мондый сүзләр белән дәртләндерә: «Үзегезнең котылуыгыз хакына хезмәтегезне курку һәм тирән хөрмәт белән ахыргача дәвам итегез» (Флп. 1:9, 11; 2:12).

Паул рухи яктан җитлеккән кардәшләрне максатларына ашкынырга, «Аллаһы... алырга чакырган бүләккә — күкләрдәге тормышка ирешергә» өнди. Ул болай ди: «Тормышыбызны үзебез ирешкәннәр буенча дәвам итик» (Флп. 3:14—16).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

1:23 — Паулга нинди «ике мөмкинлекнең берсен сайларга туры килгән» һәм ул нәрсә теләгән? Туган шартлар аркасында Паулга ике мөмкинлекнең берсен сайларга туры килгән: я тормыш, я үлем (Флп. 1:21). Нәрсә сайлаганын әйтмәсә дә, ул «бу дөньяны калдырып, Мәсих белән бергә булырга» теләген белдерә (Флп. 3:20, 21; 1 Тес. 4:16). Аның бу теләге, Гайсә Мәсихнең Патша булып идарә итүе вакытында, Йәһвә аңа әзерләгән бүләкне биргәч, үтәлгән (Мат. 24:3).

2:12, 13 — Йәһвә бездә ничек итеп «теләк һәм сәләт тудыра»? Йәһвәнең изге рухы бездә, хезмәтебездә иң яхшысын эшләргә теләгебезне көчәйтер өчен, йөрәгебезгә һәм акылыгыбызга тәэсир итә ала. Әмма «үзебезнең котылуыбыз хакына хезмәтебезне... дәвам иткәндә» безгә ярдәм күрсәтелгән булачак.

Безнең өчен сабаклар:

1:3—5. Филиппуйлылар фәкыйрь булсалар да, безгә юмартлык күрсәтүдә искиткеч үрнәк калдырганнар (2 Көр. 8:1—6).

2:5—11. Гайсә мисалыннан шуны күрәбез: басынкылык — көчсезлек түгел, ә әхлакый көч. Өстәвенә, Йәһвә басынкы кешене бөек итә (Гыйб. сүз. 22:4).

3:13. «Үткән» нәрсәләр — бу акчалы карьера, бай гаиләдәге тыныч тормыш яки без үткәндә кылган, әмма тәүбә иткән һәм «юылып чистартылган» җитди гөнаһларыбыз булырга мөмкин (1 Көр. 6:11). Безгә бу нәрсәләр турында онытырга кирәк, ягъни моның турында бүтән борчылмаска, ә «алга омтылырга».

«ИМАН БУЕНЧА НЫГЫГЫЗ»

(Көл. 1:1—4:18)

Көлессәйлеләргә язган хатында Паул ялган өйрәтүчеләрнең хаталы карашларын фаш итә. Котылу Канун таләпләрен үтәүдән түгел, ә «иманда нык... торудан» килә ди Паул. Ул аларны мондый эшләргә дәртләндерә: «Аның [Мәсих] белән берлектә яшәгез. Аңарда тамыр җәегез һәм төпләнегез, үзегезгә өйрәтелгән иман буенча ныгыгыз». Андый өйрәтелгән иман аларга ничек тәэсир итәргә тиеш? (Көл. 1:23; 2:6, 7).

«Бу сыйфатларның барысына тагын мәхәббәтне өстәгез,— дип яза Паул, — ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә. Йөрәкләрегездә Аллаһының иминлеге хакимлек итсен». Паул аларга шундый киңәш бирә: «Нәрсә генә эшләсәгез дә һәммәсен кешеләргә түгел, бәлки, Раббы өчен эшләгән кебек ихлас күңелдән эшләгез». Ә дөньядагы кешеләр белән мөнәсәбәтләр турында ул: «[Алар] белән төпле акыл белән мөгамәлә кылыгыз»,— дип яза (Көл. 3:14, 15, 23, 24; 4:5).

Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:

2:8 — Паул безне нәрсәдән качарга өндәгән? Ул безне Шайтан дөньясын тәшкил иткән өлешләрдән качарга дәртләндерә. Алар аның белән җитәкчелек итәләр яки бу дөньяны төрле эшләргә дәртләндерәләр (1 Яхъя 2:16). Алар арасында фәлсәфә, материализм һәм бу дөньяның ялган диннәре.

4:16 — Ни өчен Изге Язмаларда «Лаудикея җәмгыятенә» язылган хат юк? Бәлки, бу хатта безнең көннәр өчен кирәк мәгълүмат юктыр. Яки бу хаттагы мәгълүмат Изге Язмалардагы башка хатлардагы мәгълүматны кабатлый.

Безнең өчен сабаклар:

1:2, 20. Йолым Аллаһының мәрхәмәте аркасында бирелгән булган. Ул вөҗданны гаеп хисеннән чистартып, җан тынычлыгын бирә ала.

2:18, 23. «Ясалма тыйнаклык» — бу, башкаларга тәэсир итәр өчен, материаль әйберләрне кире кагу яисә тәнгә карата катгый чаралар куллану. Бу сыйфат кешенең, «кешелек акылының буш уйлары» аркасында, масаючан булып киткәнен күрсәтә.