Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормышың үзгәргәндә Алла рухына таян

Тормышың үзгәргәндә Алла рухына таян

Тормышың үзгәргәндә Алла рухына таян

«Аллаһының хуплавына ирешү өчен, мөмкин булганнарның барысын да эшлә» (2 ТИМУТЕГӘ 2:15).

1. Нинди үзгәрешләр аркасында рухи иминлегебез сынауларга дучар була?

ДӨНЬЯ өзлексез үзгәреп тора. Без фән белән техниканың алга китешен һәм шул ук вакыт әхлак нормаларының кискен түбәнәйгәнен күрәбез. Алдагы мәкаләдә без мәсихчеләргә бу дөньяның Аллага каршы торган рухыннан үзләрен сакларга кирәк дип, әйткән идек инде. Ләкин дөнья үзгәргән кебек без дә күп яклардан үзгәреп барабыз. Без үсәбез, балигъ булабыз. Без баерга яки ярлыланырга, яраткан кешене табарга яки югалтырга, сәламәтләнеп яки авырып китәргә мөмкинбез. Мондый үзгәрешләрнең күпләренә юл куймаска безнең көчебез җитми һәм рухи иминлегебез яңа һәм кайвакыт куркыныч сынауларга дучар булырга мөмкин.

2. Давыт тормышында нинди үзгәрешләр булган?

2 Ишай улы Давыт кичергән үзгәрешләр бик сирәк кешенең генә тормышында була. Башта ул гади көтүчедән кинәт халык батыры булып китә. Соңрак аңа, аны кыргый хайван кебек куып йөргән көнче патшадан качып йөрергә туры килә. Давыт аннан соң патша һәм илбасар була. Зур гөнаһ эшләп аның авыр нәтиҗәләреннән интегеп йөри. Аңа үз гаиләсендәге бәлаләрне һәм каршылыкларны кичерергә туры килә. Ул байлык җыйган, картайган һәм картлыкның хәлсезлегенә түзгән. Әмма тормышындагы күп үзгәрешләргә карамастан, Давыт Йәһвәгә һәм аның рухына таянуын дәвам иткән. «Аллаһы хуплавына ирешү» өчен ул барысын да эшләгән, һәм Алла аңа фатихасын биргән (2 Тимутегә 2:15). Безнең шартлар Давытныкы кебек булмаса да, без аңардан тормыштагы мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәнә алабыз. Аның үрнәге безгә шуны аңларга ярдәм итә ала: ничек без тормышыбызда үзгәрешләр белән очрашканда Алла рухының ярдәменә таянуыбызны дәвам итә алабыз.

Давыт — басынкылыкның искиткеч үрнәге

3, 4. Ничек Давыт гади көтүчедән халык батыры булып киткән?

3 Яшь егет чагында Давыт хәтта үз гаиләсендә дә әллә ни күренекле булмаган. Шамуил пәйгамбәр Бәйтлехемгә килгәч, Давытның әтисе сигез улының җидесен генә аңа күрсәткән. Иң кече улы Давытны сарыклар көтүен көтәргә калдырганнар. Әмма Йәһвә Исраилнең булачак патшасы итеп Давытны сайлаган. Аны кырдан чакырып алганнар һәм шуннан соң нәрсә булганы турында Изге Язмаларда болай диелә: «Шамуил май тутырылган мөгез алып аны абыйлары арасында майлаган һәм шул көннән һәм соңыннан да Алла Рухы Давыт өстендә булган» (1 Патшалык 16:12, 13). Гомере буе Давыт бу рухка таянып яшәгән.

4 Озакламыйча бу яшь көтүче үз илендә дан казанырга тиеш була. Аны патша янына чакыралар һәм ул аның өчен музыка коралында уйный. Ул әзмәвер Голиафны үтерә, ә ул шулхәтле ярсулы сугышчы була ки, хәтта Исраилнең тәҗрибәле гаскәриләре дә аңа каршы чыгарга куркып торган. Давытны гаскәриләр башы итеп куялар һәм ул филистимлыларны уңышлы җиңеп барган. Халык Давытны яраткан. Алар аны җырларда данлаганнар. Баштарак та Шаул патшаның киңәшчесе яшь Давыт турында арфада «уйный алучы» һәм шулай ук «батыр һәм сугышчы, һәм акыллы сөйләүче, һәм мәһабәт гәүдәле кеше» дип әйткән (1 Патшалык 16:18; 17:23, 24, 45—51; 18:5—7).

5. Давытны нәрсә тәкәббер итә алган һәм аның андый булмавын без кайдан беләбез?

5 Дан, матурлык, яшьлек, сүзгә осталык, музыкага талант, сугыштагы батырлыгы, Алланың илтифаты — Давытта барысы да булган диярлек. Аларның берсе генә дә аны тәкәббер итә алыр иде, әмма берсе дә аны андый итә алмаган. Шаул патша Давытка үз кызын кияүгә тәкъдим иткәндә, Давытның әйткән сүзләренә игътибар итик. Ул басынкылык белән: «Патшаның кияве булыр өчен мин кем, һәм минем тормышым һәм Исраилдә әтиемнең ыруы да ни тора?» — дип сораган (1 Патшалык 18:18). Бу шигырьгә комментарий биреп, Изге Язмаларның бер белгече болай дип язган: «Давытның сүзләре аның сәләте дә, кешеләр арасындагы дәрәҗәсе дә, аның ыругының дәрәҗәсе дә патша кияве булу хөрмәтенә лаек булыр өчен кечкенә дә сәбәп бирми дип санаганын күрсәтә».

6. Ни өчен безгә басынкылык үстерергә кирәк?

6 Йәһвәнең камил булмаган кешеләрдән һәркайсы яктан югарырак торганын таныганга, Давыт басынкы булган. Ул Алланың кешеләргә игътибар иткәненә гаҗәпләнгән (Мәдхия 143:3). Ул шулай ук шуны белгән: Йәһвә басынкылык күрсәткәнгә — Давытка таяныч бирер өчен, аны яклар өчен һәм аның турында кайгыртыр өчен йомшаклык күрсәткәнгә — Давытта ниндидер бөеклек була алган. «Синең басынкылыгың мине бөек итәр»,— дип җырлаган Давыт (Мәдхия 18:35, ЯД [17:36]). Нинди искиткеч үрнәк биргән безгә ул! Талантларыбыз, уңышларыбыз һәм теократик билгеләнүләребезгә безне тәккәбер итәргә юл куймыйк. «Син кабул итмәгән берәр нәрсә бармы? — дип сорый рәсүл Паул.— Ә инде кабул иткәнсең икән, ни өчен кабул итмәгән кебек мактанасың?» (1 Көринтлеләргә 4:7). Алланың изге рухы булсын өчен һәм аның хуплавына ирешер өчен, без басынкылык үстерергә һәм аны сакларга тиешбез (Ягъкуб 4:6).

«Үзегез үч алмагыз»

7. Шаул патшаны үтерер өчен Давытның нинди мөмкинлеге бар иде?

7 Даны үсә барса да, Давыт горурланмаган, әмма шул дан Алла рухыннан мәхрүм ителгән патша Шаулда нык көнчелек уяткан. Давыт бернинди дә явызлык эшләмәсә дә, яшәве куркыныч астында булганга, ул качарга һәм чүлдә яшәргә мәҗбүр булган. Бер тапкыр, Давытны эзәрлекләп барганда, Шаул патша тау куышына кергән. Монда Давыт үз кешеләре белән качып торганын ул белмәгән. Давытның кешеләре Шаулны үтерү мөмкинлеген кулланырга, Алла имеш үзе бу мөмкинлекне биргән дип, аны өндиләр. Алар куыштагы караңгылыкта Давытка: «Ходай сиңа: „менә, Мин дошманыңны синең кулларыңа тапшырам һәм аңарга үзең ничек телисең шуны эшләрсең“,— дип әйткән көн килде»,— дип пышылдап торганнарын күз алдына китереп була (1 Патшалык 24:3—7).

8. Ни өчен Давыт үч алудан үзен тыеп калган?

8 Давыт Шаулга зыян китерергә ризалашмаган. Ул иман белән түземлек күрсәтеп, барысын Йәһвәгә тапшырырга әзер булган. Шаул куышлыктан чыккач, Давыт аның артыннан: «Ходай минем белән синең араны хөкем итсен һәм Ходай минем өчен синнән үч алсын; әмма мин сиңа кул күтәрмим»,— дип кычкырган (1 Патшалык 24:13). Давыт дөреслек Шаул ягында түгел, ә аның ягында икәнен белсә дә, үч алырга тырышмаган; ул Шаулны хурламаган һәм аның турында хурлап сөйләмәгән дә. Тагын берничә очракта Давыт үч алудан үзен тыеп калган. Йәһвә гаделлекне урнаштырачак дип өметләнгән ул (1 Патшалык 25:32—34; 26:10, 11).

9. Безгә каршы килсәләр дә яки без эзәрлекләүләр кичерсәк тә, ни өчен үч алырга тиеш түгелбез?

9 Давыт кебек, син дә түземлегең чигенә кадәр сыналган хәлдә яшисеңдер. Син ышанганны кабул итмәгән сыйныфташларың, хезмәттәшләрең, гаиләдәгеләр яки башкалар сиңа каршы килә яки сине эзәрлекли торгандыр. Үч алма. Йәһвәне көт, изге рухы белән ярдәм итсен дип сора. Бәлки бу кешеләргә синең яхшы тәртибең тәэсир итәр һәм алар иман итә башлар (1 Петер 3:1, 2). Һәрхәлдә, Йәһвә син нинди хәлдә икәнеңне белә һәм ул үзе билгеләгән вакытта берәр нәрсә эшләячәк икәненә ышан. Рәсүл Паул болай дип язган: «Сөеклеләрем, үзегез үч алмагыз, бәлки Аллаһы ачуына урын калдырыгыз. Чөнки Изге язмада болай язылган: „Үч алу — Минем эш, Үзем кайтарып бирәчәкмен,— ди Раббы“» (Римлыларга 12:19).

«Нәсыйхәтләремне тыңлагыз»

10. Ничек итеп Давыт гөнаһ кылган һәм ничек аны яшерергә тырышкан?

10 Еллар узган. Давыт дан казанган һәм барысы да яраткан патшага әйләнгән. Ул үз тормышында искиткеч тугрылык күрсәткән, Йәһвәне мактап мәдхияләр язган. Андый кеше авыр гөнаһ беркайчан да эшләмәячәк кебек күренгән, әмма эшләгән. Бер тапкыр Давыт үз йортының түбәсеннән бер чибәр хатын-кызның юынганын күзәтеп, бу хатын турында сораштырган. Бу хатын Бирсәбия һәм аның ире Урия сугышта икәнен белгәч, ул аны китерергә куша һәм аның белән якынлык кыла. Соңыннан ул бу хатынның балага узганын белә. Әгәр бу ачыкланса, нинди зур хурлык булыр иде! Муса Кануны буенча зина кылу өчен үлем булган. Давыт, күрәсең, бу гөнаһны яшереп була дип уйлаган. Моның өчен ул Урия Иерусалимга кайтсын дип боерык бирә һәм Урия үз хатыны Бирсәбия белән төн үткәрер дип өметләнә, әмма бу ул уйлаганча барып чыкмый. Инде өметен югалткан Давыт Урияне гаскәриләренең башлыгы Иоавка язган хат белән кире сугышка җибәрә һәм Урия үтерелгән булсын өчен, аны сугышта шундый урынга куегыз дигән боерык язылган була. Иоав буйсына һәм Урия һәлак була. Бирсәбия ул вакыттагы йола буенча матәм көннәрен уздыргач, Давыт аны үзенә хатын итеп ала (2 Патшалык 11:1—27).

11. Натан Давытка нәрсә турында сөйләгән һәм Давыт нәрсә эшләгән?

11 Барысы да Давыт ниятләгәнчә булып чыкты кебек, әмма Давыт Йәһвә алдында бар нәрсә дә ачык икәнен белергә тиеш булган (Еврейләргә 4:13). Берничә ай узгач, бала туа. Шуннан соң Алла Натан исемле пәйгамбәрне Давыт янына җибәрә. Ул патшага күп сарыклы бер байның ярлы кешенең бердәнбер, яраткан сарыгын суйганы турында сөйли. Бу Давытның гаделлек хисен уята, әмма ул бу хикәя яшерен мәгънәле икәнен аңлап бетерми. Ул бик тиз бу бай кешегә хөкем чыгара. Ачуы чыгып Натанга: «Моны эшләгән кеше үлемгә лаек»,— дип әйтә Давыт (2 Патшалык 12:1—6).

12. Йәһвә Давытка каршы нинди хөкем чыгарган?

12 «Син шул кеше»,— дип әйтә Натан Давытка. Давыт үз-үзен хөкем иткән. Һичшиксез, Давытның чыккан ачуы тәүбә итү һәм үкенү белән алмашына. Көчле дулкынланып ул Натаннан Йәһвәнең котылгысыз хөкемен тыңлый. Юатучы сүзләр ишетелми. Давыт явызлык эшләп, Йәһвә сүзен санга сукмаган. Әллә дошман кылычы аша ул Урияне үтермәдеме? Давыт йортыннан кылыч китмәскә тиеш. Әллә ул Урия хатынын яшерен рәвештә алмаганмы? Һәм аңа моңа охшаш явызлыкны, әмма яшерен түгел, ә кешеләр алдында күрергә туры киләчәк (2 Патшалык 12:7—12).

13. Йәһвә нәсыйхәтләрен биргәндә, Давыт үзен ничек тоткан?

13 Давытның яхшы ягы шунда: ул үз гаебен таныган. Ул Натан пәйгамбәргә ташланмаган, башкаларны гаепләмәгән һәм эшләгәне өчен үзен акламаган. Гаепләүне тыңлагач ул: «Ходай алдында мин гөнаһ кылдым»,— дип үз җаваплылыгын таныган (2 Патшалык 12:13). Илленче мәдхиядә гаебе аркасында Давытның кичергән кайгылары һәм тәүбә итүенең тирәнлеге күрсәтелә. «Үз йөзеңнән мине кума, Үзеңнең Изге Рухыңны миннән алма»,— дип үтенгән Давыт Йәһвәдән. Давыт Йәһвә үз мәрхәмәтендә гөнаһ эшләгәнгә кайгырган кешене — «горур булмаган, юаш күңелне» кире какмаячагына ышанган (Мәдхия 50:13, 19). Давыт Алла рухына таянуын дәвам иткән. Йәһвә Давытны гөнаһ кылуның нәтиҗәләреннән якламаса да, аны кичергән.

14. Йәһвә нәсыйхәтләрен без ничек кабул итәргә тиеш?

14 Беребез дә камил түгел, барыбыз да гөнаһ кыла (Римлыларга 3:23). Без дә Давыт кебек авыр гөнаһ эшләргә мөмкин. Яратучы әти үз балаларына нәсыйхәт биргән кебек, шулай ук Йәһвә дә аңа хезмәт итәргә тырышкан кешеләрне төзәтә. Нәсыйхәт файда китерсә дә, аны кабул итүе җиңел түгел. Кайвакыт ул хәтта «авырту китерә» (Еврейләргә 12:6, 11). Әмма без «нәсыйхәтләрне тыңласак», без Йәһвә белән тыныч мөнәсәбәтләргә ия булабыз (Гыйбрәтле хикәя 8:33). Йәһвә рухы безгә файда китерүен дәвам итсен өчен, без төзәтүләрне кабул итәргә һәм Алланың хуплавына ирешергә тырышырга тиешбез.

Ышанычсыз байлыкка өмет итмә

15. а) Кайбер кешеләр ничек итеп үз байлыгын куллана? б) Давыт үз байлыгын ничек кулланырга теләгән?

15 Давытның берәр күренекле яки бай гаиләдән чыкканына бернинди дә дәлилләр юк. Әмма патша булгач, Давыт бик күп байлык җыйган. Билгели ки, күп кешеләр байлык җыеп аны комсыз рәвештә арттырырга яки үз файдалары өчен генә туздырырга тырышалар. Башкалар үз акчаларын дан казаныр өчен куллана (Маттай 6:2). Давыт үз байлыгын башкача кулланган. Аның Йәһвәне данларга теләге булган. Давыт Натанга ул вакытта Иерусалимда «чатыр эчендә булган» килешү сандыгын куяр өчен Йәһвәгә гыйбадәтханә төзү теләге турында әйткән. Давытның нияте Йәһвәгә ошаган, ләкин ул, Натан аша, гыйбадәтханәне Давыт улы Сөләйман төзиячәк дигән (2 Патшалык 7:1, 2, 12, 13).

16. Гыйбадәтханәне төзер өчен Давыт нәрсә әзерләгән?

16 Бу зур төзелеш өчен Давыт төрле материаллар җыйган. Сөләйманга ул болай дигән: «[Мин] Ходай йорты өчен йөз мең талант алтын һәм меңләгән мең талант көмеш әзерләдем, ә бакыр белән тимернең авырлыгын үлчәп тә бетермәслек, чөнки ул бик күп; агач та, таш та мин әзерләдем, ә син моңа тагын өстә». Үзеннән Давыт 3 000 талант алтын һәм 7 000 талант көмеш биргән * (1 Паралипоменон 22:14; 29:3, 4). Давытның юмартлыгы ясалма булмаган, бу юмартлык аның Йәһвә Аллага буйсынуын һәм аңа иман итүен күрсәткән. Үз байлыкларының Чыганагы кем икәнен танып, ул Йәһвәгә: «Барысы да Синнән, Синең кулларыңнан алганны без Сиңа бирдек»,— дип әйткән (1 Паралипоменон 29:14). Давытның юмарт йөрәге чын гыйбадәт кылу хакына мөмкин булганның барысын эшләргә дәртләндергән.

17. 1 Тимутегә 6:17—19 дагы киңәш байларга һәм ярлыларга ничек кулланырлык?

17 Әйдәгез, без дә үз материаль байлыкларыбызны игелек эшләр өчен кулланыйк. Тормышыбызда материалистик юллар сайлау урынына, Алланың хуплавын эзләү яхшырак булыр. Бу чын акыллылык һәм бәхет юлы. Паул болай дип язган: «Бу дөньядагы байларны кисәт: алар тәкәбберләнмәсеннәр һәм ышанычсыз байлыкка түгел, бәлки хозурлану өчен безгә һәрнәрсәне мул итеп бирүче Аллаһыга өмет багласыннар. Аларга яхшылык кылырга, игелекле эшләре аркылы бай һәм юмарт булырга, байлыкларын башкалар белән бүлешергә әзер торырга боерык бир. Шул рәвешчә, чын тормышка ирешү өчен, киләчәккә нигез булырлык хәзинә тупларлар» (1 Тимутегә 6:17—19). Экономик хәлебезгә карамастан, әйдәгез, Алланың изге рухына таяныйк һәм безне «Аллаһы каршында бай» иткән тормыш алып барыйк (Лүк 12:21). Безнең күктәге яратучы Аллабыз каршында хупланган булып яшәүдән кыйммәтлерәк бернәрсә дә юк.

Аллаһының хуплавына иреш

18. Ни өчен Давыт мәсихчеләр өчен искиткеч үрнәк?

18 Гомере буе Давыт Йәһвә хуплавын эзләгән. Җырлаганда ул: «Мине ярлыка, әй Алла, мине ярлыка; чөнки җаным Сиңа өметләнә»,— дип кычкырган (Мәдхия 56:2). Аның Йәһвәгә өмет итүе юкка гына булмаган. Давыт «тормыштан туеп» картайган (1 Паралипоменон 23:1). Алланың иман үрнәген калдырган күп шаһитләре арасында Давытны, авыр гөнаһлар эшләсә дә, аларның берсе итеп истә тоталар (Еврейләргә 11:32).

19. Ничек без Алла хуплавына ирешә алабыз?

19 Тормышыңда төрле үзгәрешләр кичергәндә, Йәһвә сиңа Давытка кебек таяныч бирә ала, ныгыта ала һәм төзәтә ала икәнен исеңдә тот. Рәсүл Паул, Давыт кебек, тормышында бик күп үзгәрешләр кичергән, әмма ул да Алла рухына таянып тугры калган. «Мин көч Бирүче аша һәрнәрсәгә әзер торам»,— дип язган Паул (Филиппуйлыларга 4:12, 13). Йәһвәгә таянсак, ул безгә үзенә тугрылык сакларга ярдәм итәчәк. Ул безнең уңышлы булуыбызны тели. Без аны тыңласак һәм аңа якынлашсак, ул безгә үзенең ихтыярын үтәргә көч бирәчәк. Һәм без һәрвакыт Алла рухына таянсак, без «Аллаһының хуплавына» хәзер һәм мәңгегә ирешә алабыз (2 Тимутегә 2:15).

[Искәрмә]

^ 16 абз. Давытның ирекле иганәләре бүгенге акчалар белән санаганда 1 200 000 000 нан артык АКШ доллары булыр иде.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ничек без үзебезне тәкәбберлектән саклый алабыз?

• Ни өчен без үч алырга тиеш түгел?

• Төзәтүләргә безнең карашыбыз нинди булырга тиеш?

• Ни өчен без байлыкка түгел, ә Аллага таянырга тиешбез?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[24 биттәге иллюстрация]

Давыт Алла рухына таянган һәм Алла хуплавын эзләгән. Син дә шулай эшлисеңме?