Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез башкаларга, аларның яшьләренә, милләтләренә я диннәренә карамастан, ярдәм итә аласызмы?

Аллаһы мохтаҗларга ярдәм иткән кешеләрне фатихалый

Аллаһы мохтаҗларга ярдәм иткән кешеләрне фатихалый

Бүген дөньяда күп кенә кешеләр ризыкка һәм яшәү урынына мохтаҗ, кемнеңдер киләчәккә өмете юк. Аллаһы андый кешеләргә ярдәм итүебезне тели һәм безне моның өчен фатихаларга вәгъдә итә.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?

«Мескенгә илтифат күрсәткән кеше Йәһвәгә бурычка биргән була, Ходай аңа моның өчен әҗерен кайтарыр» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 19:17).

ЯРДӘМ ИТҮ НӘРСӘНЕ ҮЗ ЭЧЕНӘ АЛА?

Гайсә пәйгамбәр юлбасарлардан зыян күреп үләргә калдырылган бер кеше турында хикәя сөйләгән (Лүк 10:29—37). Аны бер кеше күреп алгач, туктап, аңа ярдәм иткән. Башка милләттән булса да, ул үтеп китмәгән.

Бу игелекле адәм кыйналган кешегә медик һәм матди ярдәм күрсәтеп кенә калмаган, ә шулай ук аның кайгысын җиңеләйткән.

Бу хикәядән нәрсәгә өйрәнеп була? Гайсә шуны әйтмәкче булган: без, башкаларга ярдәм итәр өчен, кулдан килгәнне эшләргә тиеш (Гыйбрәтле сүзләр 14:31). Изге Язмаларда әйтелгәнчә, тиздән Аллаһы ярлылыкны һәм бар газапларны юк итәчәк. Әмма бу кайчан һәм ничек булачак? Киләсе мәкаләдә кайгыртучан Аллаһыбызның сезгә нинди фатихалар вәгъдә иткәне турында сүз барачак.