Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

1 Авырлыклардан сакланырга ярдәм итә

1 Авырлыклардан сакланырга ярдәм итә

Изге Язмаларның сүзләре буенча, андагы киңәшләр Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм «өйрәтү, фаш итү, төзәтү һәм тәкъвалык тәрбияләү өчен файдалы» (2 Тимутигә 3:16). Бу чыннан да шулаймы? Әйдәгез, Изге Язмалардагы зирәклек кешеләргә кайбер зур авырлыклардан, алар тамырланганчы, ничек сакланырга ярдәм иткәнен карап чыгыйк.

ЧИКТӘН ТЫШ КҮП ЭЧҮ

Үткән мәкаләдә искә алынган София үз борчулары аркасында чиктән тыш күп исерткеч эчемлекләр эчәргә теләге туганын сизгән. Изге Язмаларда чаманы белеп эчү хөкем ителми, ләкин анда: «Күп шәраб эчүчеләр... арасында булма»,— дип әйтелә (Гыйбрәтле сүзләр 23:20). Чиктән тыш күп эчү сәламәтлеккә җитди зыян китерә, мөнәсәбәтләрне боза һәм җимерә, һәр ел миллионлаган кешенең гомерен вакытсыз өзә. Кешеләр Изге Язмаларның акыллы киңәшләрен тоткан булса, күп кенә бу авырлыклардан сакланып булыр иде.

София ул киңәшләргә колак салган. Ул болай ди: «Алкоголь борчуларымны юкка чыгармаячагын мин аңладым. Һәм Филипиялеләргә 4:6, 7 дәге зирәклекне кулландым. Анда әйтелә: „Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма... Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез“. Һәр төн уйларымның чуалганын һәм борчуларның туганын сизгәч, мин Йәһвәгә үтендем. Мин аңа бөтен хисләремне бушаттым, шул исәптән ачуым, әрнүем һәм төшенке рухым турында сөйләдем. Иртән андый хисләрдән арынганымны сизә идем. Йәһвәгә дога кылу гадәте зиһенемне булмаган нәрсәләремә түгел, ә булган нәрсәләремә тупларга ярдәм итте. Мин гел эчмәскә булдым. Чөнки мин ия булган тынычлык шулкадәр кыйммәтле ки, мин аны югалтырга теләмим».

ӘХЛАКСЫЗЛЫК

Әхлаксызлык зур кайгы һәм газаплар китерә. Ләкин Изге Язмалардагы принциплар безгә бу проблемадан сакланырга булыша ала. Анда бу проблеманың кайбер төп сәбәпләренә, мәсәлән, флирт һәм порнография карауга игътибар ителә. «Флирт кылырга бик җиңел иде,— дип әйтә Сэмюэл исемле бер егет.— Кешегә күңелем тартмаса да, мин үземә аңа ошыйм дип әйтә идем дә һәм бу гыйшык уены уйнауны кызыклы итә иде». Сэмюэлны бик еш флиртта, хәтта бу аның уенда булмаганда да, гаепләгәннәр. Шуңа күрә ул ахыр чиктә алга таба да юри флирт кылырга булган. Ләкин бу гадәт аны борчый башлаган. «Бу зыянлы иде,— дип әйтә ул хәзер,— чөнки аның аркасында үтә эгоистик омтылышлар үсә».

Сэмюэл интернет-ресурслардагы яшьләр өчен бер мәкаләне укыган. Һәм Гыйбрәтле сүзләр 20:11 дәге мондый сүзләр турында уйланган: «Хәтта баланың да [яки «малайның», искәрмә] тәртибе сафмы, яхшымы икәнлеге аның эшләреннән күренә». Бу аңа ничек ярдәм иткән? Сэмюэл гыйшык уены уйнавы саф та, яхшы да булмаганын аңлаган. Ул болай ди: «Мин шуны да аңладым: флирт иткән яшьләр начар сыйфатлар үстерә, һәм бу аларны никах өчен начар ир я хатын итә. Мин булачак хатыным, башка хатын белән флирт иткәнемне күреп, нәрсә хис итәчәк икәне турында уйлый башладым. Һәм мин бу гадәтнең зыянсыз түгел икәнен аңладым. Флирт кылу җиңел булса да, бу аның яхшы икәнен күрсәтми». Сэмюэл үзгәргән. Флирттан арыну аңа әхлаксызлыктан сакланырга ярдәм иткән.

Антонио тагы да зуррак куркыныч алдында торган: ул порнография карау белән мавыккан. Аның яраткан хатыны булса да, ул кат-кат шул гадәткә бирелгән. Аңа 1 Петер 5:8 дәге сүзләр турында уйлану булышкан. Анда болай диелә: «Аек фикерле, уяу булыгыз! Дошманыгыз Иблис, үкерүче арыслан кебек, кемне йотарга дип эзләнеп йөри». Антонио болай ди: «Бу дөнья порнографик сурәтләр белән тулы, һәм алар хәтердә уелып кала ала. Бу шигырь миңа шушы вәсвәсәләр чыганагының кем икәне турында уйланырга ярдәм итте. Миңа бу пычрак сурәтләрне аларның җирәнгеч чыганагы — Иблис — белән бәйләргә өйрәнергә кирәк иде. Хәзер мин аңлыйм: минем акылыма, йөрәгемә һәм никахыма ясалган һөҗүмнәргә каршы тора алу өчен, миңа Йәһвә генә аек фикерле, уяу булырга ярдәм итә ала». Антонио кирәкле ярдәм алган һәм ахыр чиктә үз гадәтен җиңә алган. Ә бу аңа начаррак авырлыклардан сакланырга булышкан.

Һичшиксез, Изге Язмаларда җитди проблемалардан сакланырга ярдәм иткән гамәли киңәшләр бар. Ләкин инде тамырланган проблемалар турында нәрсә әйтеп була? Әйдәгез, Аллаһы Сүзе андый авырлыкларны ничек хәл итәргә ярдәм итә ала икәнен карап чыгыйк.

Изге Язмалардагы гамәли киңәшләр кайбер проблемалардан сакланырга ярдәм итә ала