Төп мәгълуматка күчү

Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләренең саны күпме?

Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләренең саны күпме?

2023 ел отчеты

Бөтен дөньяда Йәһвә Шаһитләренең саны:

8 816 562

Җыелышлар саны:

118 177

Йәһвә Шаһитләре вәгазьләгән илләр һәм территорияләр саны:

239

2023 ел хезмәтнең уңышлары

2023 елның ил һәм территорияләр отчеты

Сез оешмагыздагы кеше санын ничек билгелисез?

 Без Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне һәр ай актив рәвештә вәгазьләгән кешеләрне генә Йәһвә Шаһитләренең санына кертәбез (Маттай 24:14). Бу санга суга чумдырылган Йәһвә Шаһитләре һәм әле суга чумдырылмаган, ләкин вәгазь эшендә катнашыр өчен таләпләргә туры килгән кешеләр керә.

Кеше, Йәһвә Шаһите итеп саналсын өчен, иганәләр бирергә тиешме?

 Юк. Кеше Йәһвә Шаһите булырмы, юкмы, оешмада берәр вазифа аңа бирелерме, юкмы — бу аның иганә бирүенә бәйле түгел (Рәсүлләр 8:18—20). Дөресен генә әйткәндә, кемнең күпме иганә бирүе беркемгә дә билгеле түгел. Һәр Йәһвә Шаһите бөтендөнья вәгазь эше өчен вакытын, көчен һәм акчаларын үз теләге буенча һәм шартлары рөхсәт иткәнчә сарыф итә (2 Көринтлеләргә 9:7).

Йәһвә Шаһитләренең актив вәгазьләүчеләр санын сез ничек саныйсыз?

 Һәр ай Йәһвә Шаһитләре үз җыелышларында вәгазьләре турында отчет бирә. Һәркем моны үз теләге белән эшли.

 Җыелыштагыларның отчеты бергә кушыла һәм җирле филиалга җибәрелә. Филиал һәр илнең я территориянең саннарын төп идарәгә җибәрә.

 Һәр хезмәт елының a азагында һәр илдәге я территориядәге Йәһвә Шаһитләренең иң зур саны билгеләнә. Бар илләрнең саннары бергә кушылгач, бөтен дөньяда күпме Йәһвә Шаһите бар икәне күренә. Һәр илнең отчетын сайтыбыздагы «һәр илдә диярлек» дигән бүлекчедән табып була. Беренче гасырдагы отчетлар мәсихчеләргә көч өстәгән. Бүген дә илләрдәге отчетлар безгә көч өстәп тора (Рәсүлләр 2:41; 4:4; 15:3).

Йәһвә Шаһитләренең җыелышларына килеп йөргән, ләкин вәгазьләмәгән кешеләрне сез саныйсызмы?

 Без андый кешеләрне Йәһвә Шаһитләре санына кертмәсәк тә, аларны җыелышта күрергә шат. Андый кешеләрнең күбесе Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсенә килә, шуңа күрә, Йәһвә Шаһитләренең санын Кичәгә килгән кешеләрнең саны белән чагыштырсак, вәгазьләмәгән кешеләрнең санын якынча билгеләп була. 2023 елда Искә алу кичәсенә 20 461 767 кеше килде.

 Җыелышка йөрмәгән күп кенә кеше Изге Язмаларны өйдә түләүсез өйрәнә. 2023 елда без һәр ай якынча 7 281 212 Изге Язмалар өйрәнүен үткәрдек. Аларның кайберләрендә бер юлы берничә кеше өйрәнгән.

Ни өчен хөкүмәтләрнең исәпләве буенча Йәһвә Шаһитләренең саны үзегез санап чыгарган саннан күбрәк?

 Хөкүмәт еш кына, кешеләрдән тоткан диннәрен сорап, аларның санын исәпләп чыга. Мәсәлән, Кушма Штатларда андый санап чыгару эшен үткәрүчеләрнең сүзләре буенча, «хөкүмәт хезмәткәрләре кешеләрдән кайсы диндә булуларын сораганда, кешеләр моны фактларга түгел, ә үз фикерләренә нигезләнеп әйтә». Без исә үзен Йәһвә Шаһите дип атаган кешене түгел, ә вәгазьләгән һәм моның турында отчетлар биргән кешене генә саныйбыз.

a Хезмәт елы 1 сентябрьдән башлап киләсе елның 31 августына хәтле дәвам ителә. Мәсәлән, 2015 елның хезмәт елы 2014 елның 1 сентябреннән башланып 2015 елның 31 августында тәмамланды.