Төп мәгълуматка күчү

Гайсә Чиксез Кодрәтле Аллаһымы?

Гайсә Чиксез Кодрәтле Аллаһымы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Гайсәгә каршы чыккан кешеләр: «Ул үзен Аллаһыга тиң итә»,— дип аны гаепләгәннәр (Яхъя 5:18; 10:30—33). Әмма Гайсә беркайчан да үзен Чиксез Кодрәтле Аллаһыга тиң итмәгән. «Атам миннән бөегрәк»,— дип әйткән ул (Яхъя 14:28).

 Гайсәнең беренче шәкертләре аны Чиксез Кодрәтле Аллаһыга тиң шәхес дип санамаганнар. Мәсәлән, рәсүл Паул Гайсә терелтелгәннән соң «Аллаһы аны тагы да югарырак күтәрде» дип язган булган (Филипиялеләргә 2:9). Әлбәттә, рәсүл Паул аны Чиксез Кодрәтле Аллаһы дип санамаган. Гайсә Чиксез Кодрәтле булса ничек Аллаһы аны тагы да югарырак күтәрә алыр иде?