Төп мәгълуматка күчү

Аллаһының исеме бармы?

Аллаһының исеме бармы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

 Һәр кешенең исеме бар. Алайса, Аллаһының да исеме булырга тиеш дип уйлау дөрес булмас идеме? Дуслар гадәттә бер-берсенә исемнәре белән дәшә. Ә Аллаһы белән дуслык турында әйткәндә, шулай ук булырга тиеш түгелме?

 Изге Язмаларда Аллаһы: «Мин Йәһвә. Бу — минем исемем»,— дип әйтә (Ишагыйя 42:8). Аның күп кенә титуллары бар. Мәсәлән, «Кадир Алла», «Аллаһы Тәгалә», «Барлыкка Китерүче» (Яратылыш 17:1; Рәсүлләр 4:24; 1 Петер 4:19). Шулай да ул үз хезмәтчеләренә хөрмәт күрсәткән һәм аларга үзенә исеме белән дәшәргә рөхсәт иткән.

 Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләрендә Аллаһы исемен Чыгыш 6:3 тә күреп була. Татар телендә чыккан «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә Аллаһының исемен, мәсәлән, Марк 12:29 да күреп була. Анда: «Безнең Аллаһыбыз Йәһвә — бердәнбер Йәһвә»,— дип әйтелә.

 Татар телендә Аллаһы исеме Йәһвә рәвешендә языла һәм Изге Язмалардан тыш башка басмаларда да очрый. Кайбер галимнәр бу исемне «Яхве» дип язсалар да, Йәһвә дигән формада язылышы киңрәк кулланыла. Изге Язмаларның беренче өлеше татар телендә түгел, ә еврей телендә язылган булган. Бу телдә уңнан сулга язалар. Еврей телендә Аллаһы исеме мондый дүрт хәреф белән язылган: יהוה. Бу еврей алфавитының дүрт хәрефен татар хәрефләре белән язып була: ЙҺВҺ. Ул тетраграмматон дип атала.