Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

69 НЧЫ ҖЫР

Патшалык турында ашкынып сөйлик!

Патшалык турында ашкынып сөйлик!

(2 Тимутигә 4:5)

  1. 1. Вәгазь эшендә катнашабыз,

    Йәһвә кушканны үтәп.

    Без чын мәхәббәт күрсәтәбез,

    Яхшы хәбәрне сөйләп.

    Аны бар кеше ишетсен дип,

    Кирәк тырышып эшләргә.

    Бөтен җирләрдә омтылабыз

    Төпле шаһитлек бирергә.

    КУШЫМТА:

    Ашкынып сөйлик Йәһвә сүзен бөтен кешеләргә,

    Кыюлык саклап хезмәт итик Йәһвә Аллаһыга.

  2. 2. Яшьләр, балалар, олылар да

    Йөриләр изге юлда.

    Бердәм рәвештә катнашалар

    Йәһвә тапшырган эштә,

    Кече көтүгә булышалар

    Йәһвә хәбәрен сөйләргә.

    Бергә куркусыз вәгазьлибез,

    Сөйләп Патшалык турында.

    КУШЫМТА:

    Ашкынып сөйлик Йәһвә сүзен бөтен кешеләргә,

    Кыюлык саклап хезмәт итик Йәһвә Аллаһыга.

(Зәб. 23:4; Рәс. 4:29, 31 дә кара.)