14 НЧЕ ҖЫР
Җирнең яңа Патшасын данлагыз!
-
1. Мәсих белән кече көтү
Бергә хезмәт итәләр,
Алар юаш кешеләрне
Бөтен җирдә җыялар.
Мәсих Патша булып киткән,
Шайтан күктән ыргытылган.
Җирне чистартыр Гайсә тиздән.
Шул өмет белән яшибез.
КУШЫМТА:
Йәһвәне данлагыз, Йәһ Улын мактагыз!
Бар хакимнәр буйсынсын аңа.
Бер халык булып, аңа дан җырлагыз,
Ул данлыклы Патша.
-
2. Мәсих гадел хөкем итәр,
Тиздән моны күрербез.
Аның бөтен әйткәннәрен тыңлап,
Без котылырбыз.
Безне алда шатлык көтә.
Йәһвә безгә вәгъдә итә:
«Оҗмах булачак бөтен җирдә».
Зарыгып моны көтәбез!
КУШЫМТА:
Йәһвәне данлагыз, Йәһ Улын мактагыз!
Бар хакимнәр буйсынсын аңа.
Бер халык булып, аңа дан җырлагыз,
Ул данлыклы Патша.
(Зәб. 2:6; 45:1; Ишаг. 9:6; Яхъя 6:40 да кара.)