10 НЧЫ ҖЫР
Данлыклы Йәһвәне мактыйк!
-
1. Данлыклы Йәһвәне мактыйк!
Билгеле булсын исеме!
Бар җирдә яңгырый хәбәр:
Бик якын аның бөек көне;
Бердәнбер Угыл — Патша күкләрдә.
Хакимлек бирелгән аңа.
Яхшы хәбәрне сөйлик һәркемгә:
Патшалык идарә итә!
КУШЫМТА:
Данлыклы Йәһвәне мактыйк!
Билгеле булсын бөеклеге!
-
2. Данлыклы Йәһвәне мактыйк!
Шатлыклы безнең тавышлар!
Эчкерсез рәхмәтләр укып,
Башкарыйк аның өчен җырлар.
Йәһвә мәһабәт, чиксез кодрәтле,
Әмма ул — басынкы Алла:
Дога кылганда, безне ишетә
Шәфкатьле күктәге Ата.
КУШЫМТА:
Данлыклы Йәһвәне мактыйк!
Билгеле булсын бөеклеге!
(Зәб. 89:27; 105:1; Ирм. 33:11 дә кара.)