Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ГРУЗИЯ

Миңа уңышлы тормыш алып барам кебек тоела иде

Мадона Канкия

Миңа уңышлы тормыш алып барам кебек тоела иде
  • ТУУ ЕЛЫ: 1962

  • СУГА ЧУМДЫРЫЛУ ЕЛЫ: 1990

  • КЫСКА МӘГЪЛҮМАТ: элек Грузиядә Коммунистлар партиясенең әгъзасы булган. Соңрак күп кешегә хакыйкать белән танышырга ярдәм иткән. 2015 елда ул Тбилисида Патшалык вәгазьчеләре мәктәбенең беренче сыйныфын тәмамлаган.

МИН Изге Язмалардагы хакыйкать турында беренче тапкыр 1989 елда ишеттем. Ул вакытта мине үз шәһәрем Сенакида Коммунистлар партиясенең күренекле әгъзасы итеп белә иделәр. Мин регуляр рәвештә Грузиянең Югары Советының утырышларында катнаша идем. Бу Совет бүгенге парламентка тиң. Мин бер яшь егеткә ярәшелгән идем, һәм миңа уңышлы тормыш алып барам кебек тоела иде.

Балачактан ук әти-әнием мине Аллаһыны яратырга өйрәтте. Шуңа күрә, коммунист булсам да, мин Аллаһыга ышана идем. Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, мин бар сорауларыма канәгатьләндерерлек җаваплар таптым. Шуңа күрә мин тормышымны Йәһвәгә багышларга булдым. Әмма туганнарым, дусларым, хезмәттәшләрем һәм егетем минем карарым белән ризалашмады.

Туганнарым миннән ваз кичтеләр. Мин яңа карашларымның сәяси карьерага каршы килгәнен аңладым һәм, өйдән китеп, егетем белән араларымны өзәргә, эшемне ташларга, Коммунистлар партиясеннән һәм Югары Советтан чыгарга карар кылдым. Суга чумдырылгач, дусларым һәм туганнарым миңа тагы да катырак басым ясый башлады. Туган шәһәремдә күпләргә билгеле булганга, мин Кутаисига күченеп шунда ук пионер булып хезмәт итә башладым.

Кайчак кешеләр миннән: «Иманың хакына шулкадәр күп авырлыклар кичерергә кирәк идеме соң?» — дип сорый. Мин аларга, шундый сайлау ясаганыма бик шатмын, дип җавап бирәм. Әти-әнием минем сайлавымны аңламаса да, мин аларга Аллаһыны һәм якыннарымны яратырга өйрәткәннәре өчен бик рәхмәтлемен. Бу минем тормышыма бик нык тәэсир итте.