Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

4 НЧЕ СОРАУ

Хаталарымны ничек төзәтергә?

Хаталарымны ничек төзәтергә?

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Хаталарыңны танысаң, син җаваплырак һәм ышанычлырак кеше булачаксың.

СИН НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕҢ?

Күз алдыңа китер: Тимур, дуслары белән уйнаганда, тупны бәреп, күрше машинасының тәрәзәсен вата.

Тимур урынында булсаң, син нәрсә эшләр идең?

ТУКТА ҺӘМ УЙЛАН!

СИНЕҢ ӨЧ ВАРИАНТЫҢ БАР:

  1. 1 Качарга.

  2. 2 Кемне дә булса гаепләргә.

  3. 3 Күршеңә ни булганын сөйләп бирергә һәм зыянны капларга.

Бәлки, син 1 нче вариантны сайларга теләрсең. Әмма хаталарыңны таныр өчен сәбәпләр бар. Бу ватылган тәрәзәгә генә түгел, бүтән хаталарга да кагыла.

ХАТАЛАРЫҢНЫ ТАНЫР ӨЧЕН ӨЧ СӘБӘП

  1. 1 Шулай эшләү дөрес.

    Изге Язмаларда әйтелә: «Без... үзебезне һәр яктан намуслы тотарга телибез» (Еврейләргә 13:18).

  2. 2 Башкалар үз хаталарын таныган кешеләрне теләбрәк кичерә.

    Изге Язмаларда әйтелә: «Гөнаһларын яшерүче уңышлы булмас, әмма гөнаһларын танып, аларны калдырган кешегә шәфкать күрсәтелер» (Гыйбрәтле сүзләр 28:13).

  3. 3 Иң мөһиме, бу Аллаһыга ошый.

    Изге Язмаларда әйтелә: «Мәкерле кешеләрдән Йәһвә җирәнә бит, ә намуслылар — аның якын дуслары» (Гыйбрәтле сүзләр 3:32).

20 яшьлек Карина атасыннан штраф кәгазен яшереп тоткан. Әмма ул аны мәңге яшерә алмас иде. «Якынча бер ел узгач,— дип әйтә Карина,— әтием минем исемемә язылган штраф кәгазен тапты. Бу зур проблемалар тудырды!»

Нинди сабак алып була? Карина болай ди: «Хаталарыңны яшерү хәлне начарайта гына. Соңрак алар өчен барыбер җавап тотарга кирәк булыр!»

ХАТАЛАРЫҢНАН САБАК АЛ

Изге Язмаларда әйтелә: «Барыбыз да еш кына хаталар кыла» (Ягъкуб 3:2, искәрмә). Инде күргәнебезчә, хаталарыңны шунда ук тану синең басынкы һәм җитлеккән булуыңны күрсәтә.

Икенче адым буларак, хаталарыңнан сабак алырга кирәк. Вера исемле бер кыз болай ди: «Һәрбер хатамны мин өйрәнү процессы итеп кабул итәм: мин һәрбер хатамнан сабак алып, яхшырак кеше булырга һәм икенче тапкыр алай эшләмәскә тырышам». Ә син моны ничек эшли алыр идең?

Син әтиеңнең велосипедын алып, аны ваттың ди. Син нәрсә эшләрсең?

  • Бер нәрсә дә әйтмәссең, әтиең күрмәс дип өметләнерсең.

  • Барысын әтиеңә әйтеп бирерсең.

  • Әтиеңә әйтеп бирерсең, әмма бүтән берәүне гаепләрсең.

Әзерләнмәгәнгә, син имтиханны начар тапшырдың ди. Син нәрсә эшләрсең?

  • Имтиханны авыр диярсең.

  • Начар билге өчен үзеңне җаваплы дип санарсың.

  • Укытучы үзеңне яратмый диярсең.

Үткәндә кылган хаталар турында уйлап йөрү машина йөрткәндә арт күренеш көзгесенә карап баруга охшаш

Өстә китерелгән ике очракка кабат кара да үзеңне 1) әти я 2) укытучы итеп күз алдыңа китер. Син хаталарыңны танысаң, әтиең я укытучың синең хакта нәрсә дип уйлар иде? Ә хаталарыңны яшерсәң, алар синең хакта нәрсә дип уйлар иде?

Хәзер соңгы ел эчендә кылган берәр хатаңны искә ал һәм аста китерелгән сорауларга җавап бир.

Бу нинди хата иде? Син аны ничек җайга салдың?

  • Мин аны яшердем.

  • Бүтән кешене гаепләдем.

  • Үз хатамны таныдым.

Хатаңны танымагансың икән, соңрак син үзеңне ничек хис иттең?

  • Шәп (Ярый әле тотылмадым!)

  • Вөҗдан газабы кичердем (Дөресен сөйләргә кирәк иде.)

Бу очракта ничек эш итү дөресрәк булыр иде?

Син үз хатаңнан нинди сабак алдың?

СИН НИЧЕК УЙЛЫЙСЫҢ?

Ни өчен кайберәүләр үз хаталарын танымый?

Син һәрвакыт үз хаталарыңны яшереп йөрсәң, башкалар синең турында нәрсә уйлар? Син үз хаталарыңны танысаң, алар синең турында нәрсә уйлар? (Лүк 16:10).