Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИЛЛЕ ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Иң көчле кеше

Иң көчле кеше

КЕМ дөньяда иң көчле кеше булган? Аның исемен беләсеңме? Аның исеме Шимшон. Ул Исраил хакиме булган. Аңа көчне Йәһвә биргән. Әле Шимшон туганчы, Аллаһы аның әнисенә: «Озакламый синең улың туар. Ул Исраилне филистиләрдән азат итәчәк»,— дип әйтә.

Филистиләр — Кәнганда яшәүче начар халык. Аларның күп сугышчылары бар һәм алар Исраил халкын җәберли. Бер тапкыр Шимшон филистиләр яши торган җиргә барганда, аңа каршы үкереп бик зур арыслан чыга. Әмма Шимшон аны бернинди коралсыз үтерә. Ул шулай ук йөзләгән начар филистиләрне дә юк итә.

Соңрак Шимшон Далилә исемле хатын-кызга гашыйк була. Филисти җитәкчеләре Шимшон көченең серен белергә тели. Далилә бу серне белсә, аңа һәрберсе 1 100 көмеш тәңкә бирергә вәгъдә итә. Далилә бу акчаларны алырга тели. Ул Шимшонның һәм Аллаһы халкының чын дусты түгел. Шуңа күрә Далилә берничә тапкыр Шимшоннан аның көченең сере турында сорый.

Ахыр чиктә Шимшон Далиләгә бу серне ача. Ул болай ди: «Минем чәчләремне беркайчан да кискәннәре булмады. Туган көнемнән алып Аллаһы мине үзенең аерым хезмәтчесе итеп сайлады. Әгәр чәчемне киссәләр, мин көчемне югалтам».

Моны белгәч, Далилә Шимшонны башын тезләренә куеп йоклата да, аның чәчен кисәр өчен, бүлмәгә бер кешене чакырта. Шимшон уянгач, аның зур көче инде булмый. Филистиләр килеп Шимшонны әсирлеккә алып китә. Аның ике күзен төртеп тишәләр, ә үзен кол итәләр.

Бер көн филистиләр үзләренең Дагон исемле илаһларына багышлап бәйрәм оештыралар, һәм Шимшонны мыскыл итәр өчен бәйрәмгә китерәләр. Бу вакытка Шимшонның чәче кабат үсеп җиткән була. Ул үзен җитәкләп барган малайга: «Миңа бу йортның баганаларын тотып карарга булыш әле»,— ди. Шунда Шимшон көч сорап, Йәһвәгә дога кыла һәм баганаларга таяна. «Филистиләр белән бергә үлим»,— дип кычкыра Шимшон. Бу бәйрәмдә 3 000 филистиле була. Шимшон баганаларны кузгаткач, йорт җимерелә һәм начар кешеләрнең барысы да үлә.