Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ | ХЕЗМӘТ СЕЗГӘ КҮБРӘК ШАТЛЫК КИТЕРСЕН

Изге Язмаларны өйрәнү өчен кораллар

Изге Язмаларны өйрәнү өчен кораллар

Без оста итеп өйрәтә алсын өчен, Йәһвә безгә төрле кораллар бирә: видеолар, буклетлар, журналлар, китаплар һәм төп коралыбызны — Изге Язмаларны (2Тм 3:16). Шулай ук безнең Изге Язмаларны җентекләп тикшерер өчен дә коралларыбыз бар: «Күзәтү манарасы китапханәсе» (рус), «JW Library®» кушымтасы, «Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ» һәм «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче».

Рухи хәзинәләрне казып табар өчен телегездә булган бар коралларны куллансагыз, сез зур шатлык татыячаксыз. Өйрәнүчегезне бу коралларны кулланырга өйрәтегез. Ул да, үз сорауларына җавап тапканда, шатлык хисе кичерәчәк.

«ШӘКЕРТЛӘР БУЛДЫРУ ЭШЕНДӘ ШАТЛЫК ТАБЫГЫЗ. ЙӘҺВӘНЕҢ ЯРДӘМЕН КАБУЛ ИТЕГЕЗ. ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНҮ ӨЧЕН КОРАЛЛАР» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • Барлыкка китерү турында сөйләшкәндә, Джейд каршы килеп нәрсә әйткән?

  • Нита бу темага кагылышлы мәгълүматны кайдан тапкан?

  • Рухи хәзинәләрне эзләп табу һәм башкалар белән бүлешү безгә шатлык китерә

    Джейдның соравына туры килгән мәгълүматны ул ничек сайлаган?

  • Нитага тикшерү өчен кораллар ничек булышкан?