«ТОРМЫШЫБЫЗ ҺӘМ ХЕЗМӘТЕБЕЗ» ЭШ ДӘФТӘРЕ Июнь 2017

Кереш сүзләр

Намуслылык һәм тормыш бүләге турындагы хакыйкатькә өйрәтер өчен кереш сүзләр. Шушы мисалларга карап, үзегезнең кереш сүзләрегезне уйлап чыгарыгыз.

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Йәһвәнең һәр сүзе үтәлә

Ирмиянең Бабылның яулап алынуы һәм җимереләчәге турындагы төгәл пәйгамбәрлеге үтәлгән.

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Йәһвәнең вәгъдәләренә иманыгыз никадәр нык?

Йошуа Йәһвәнең Исраилгә биргән вәгъдәләренең бер сүзе дә үтәлми калмады дип раслаган. Аллаһы вәгъдәләренә ышанычыбызны ничек ныгытып була?

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Сабырлык белән көтү безгә чыдам булырга ярдәм итә

Ирмиягә, күп газаплар кичерсә дә, яхшы караш белән чыдам булып калырга нәрсә ярдәм иткән? Без киләчәк авырлыкларга ничек әзерләнә алабыз?

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Йәзәкил Аллаһы хәбәрен игълан итәргә шат булган

Күренештә Йәһвә Йәзәкилгә бер төргәк биргән һәм аны ашарга кушкан. Төргәкне ашау Йәзәкил өчен нәрсәне аңлаткан?

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Яхшы хәбәрне вәгазьләүдән шатлык табыгыз

Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләү кайвакыт авыр булырга мөмкин, ләкин Аллаһы безнең үзенә шатлык белән хезмәт итүебезне тели. Вәгазьләү йөкләмәбезне үтәүдән шатлык ничек табып була?

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

Сез котылу билгесе алырсызмы?

Йәзәкилнең күренеше беренче тапкыр борынгы Иерусалим җимерелгәндә үтәлгән. Аның бүгенге үтәлеше безгә ничек тәэсир итә?

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

Йәһвәнең әхлакый нормаларын үтәгез

Без кыюлык белән Йәһвә Аллаһының нормаларын үтәп яшәргә тиеш. Ничек? Ни өчен бу шулкадәр мөһим?