Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘРЕГЕЗ НИЧЕК КУЛЛАНЫЛА?

Уч төбенә сыярлык китапханә

Уч төбенә сыярлык китапханә

1 СЕНТЯБРЬ, 2021

 Җитәкче советның 2020 елның 6 нчы отчетында Джеффри Джексон кардәш болай диде: «Әле күптән түгел генә рухи ризыкны электрон форматта алу хыял гына булып күренгән иде». Сез моның белән ризалашырсыздыр? Ул болай дип дәвам итте: «Пандемия вакытында JW Library кушымтасыннан башка нәрсә эшләр идек? Хәзер моны күз алдына да китерү авыр! Әйтерсең лә, Йәһвә безне моңа берничә ел дәвамында әзерләгән».

 Йәһвә безне ничек әзерләгән? JW Library кушымтасын булдырыр өчен, нинди эш башкарылган һәм, ул яхшы эшләсен һәм яңартылсын өчен, нәрсә таләп ителә?

Аңа тиң кушымта юк

 2013 елның маенда Җитәкче совет Төп идарәдәге MEPS бүлеген яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н үз эченә алган кушымта ясарга сораган. Бу бүлектә эшләүче Пол Уиллиз болай ди: «Моңа кадәр безнең үз электрон кушымтабыз юк иде. Бу кушымтаны ясап, аны эшләтер өчен, без төркем җыйдык һәм, кайбер проектларны туктатып, башка бүлекләр белән хезмәттәшлек иттек. Без еш дога кылдык һәм Йәһвәнең ярдәме белән биш айдан соң еллык очрашуда кушымтаның чыгарылуы турында игълан иттек».

 Киләсе адым бу кушымтаны төрле телләрдәге күп басмалары булган тулы китапханәгә әйләндерү иде. 2015 елның гыйнвар аена кушымтада күпчелек басмаларыбызны инглиз телендә укып булган. Ә нибары алты айдан соң басмаларыбызны башка йөзләгән телләрдә йөкләү мөмкинлеге туган.

 Шул вакыттан бирле кушымта даими рәвештә яңартылып тора. Хәзер анда видеолар бар. Җыелыш очрашулары өчен басмалар һәм медиаматериаллар бер бүлек эчендә урнашкан. Изге Язмалардагы шигырьләрдә «Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче»гә сылтамалар бар.

JW Library кушымтасын яңарту

 JW Library кушымтасы һәр көн — 8 миллион электрон җайланмада һәм һәр ай 15 миллионнан артык җайланмада ачыла! Кушымтабыз бу җайланмаларда өзлексез, яхшы эшләсен өчен, нәрсә таләп ителә? Уиллиз кардәш болай ди: «Электрон кушымталар регуляр рәвештә яңартылырга тиеш. Без даими рәвештә кушымтага яңа функцияләр өстибез һәм, ул куллануда уңайлырак булсын өчен, аны яңартабыз. Электрон җайланмалардагы операцион системалар еш кына яңартыла. Шуңа күрә, кушымта аларда эшләвен дәвам итсен өчен, безгә кушымтаны яңартып торырга кирәк. JW Library кушымтасында басмалар һәм медиаматериаллар саны һәрдаим артканга күрә, без программа тәэминатының яңартылуы турында кайгыртабыз. Хәзерге вакытта кушымтабызда төрле телләрдә якынча 200 000 басмалар һәм 600 000 нән артык аудио һәм видеоязмалар бар!

 Кушымтаны яхшы эшләтеп җибәрер өчен, компьютер җиһазларыннан тыш, лицензияләре булган берничә программаны сатып алырга кирәк. Бер андый лицензиянең бәясе елына 1 500 доллар тәшкил итә. Өстәвенә, MEPS бүлеге, кушымтабыз яңа компьютерларда, планшетларда һәм смартфоннарда яхшы эшлиме икәнен тикшерер өчен, төрле фирмалардан җайланмалар сатып ала. Моңа елына якынча 10 000 доллар сарыф ителә.

Кушымта ярдәмендә чыгымнарны киметү

 JW Library кушымтасы ярдәмендә әдәбиятны бастыру, төпләү һәм җибәрү буенча чыгымнар шактый кимеде. Мисал буларак «Изге Язмаларны һәр көн тикшерү» брошюрасын алыйк. Без 2013 ел өчен бу брошюраны 12 миллион данәдә бастырдык. Ә 2020 ел өчен, бөтен дөнья буенча вәгазьчеләрнең саны якынча 700 000 гә артса да, бу брошюра 5 миллион данәдә генә бастырылды. Ни өчен шулай? Чөнки күп кенә кардәшләр хәзер көндәлек шигырьне JW Library кушымтасыннан укый a.

«Бу кушымта бәя биреп бетергесез»

 JW Library кушымтасы аны кулланучылар өчен бик файдалы. Канадада яшәүче Женевьева бу кушымта ярдәмендә шәхси өйрәнүләрен регуляр рәвештә үткәрә башлаган. Ул болай ди: «Дөресен генә әйткәндә, бер өем китап чыгарасы булса, мин Изге Язмаларны һәр иртә өйрәнмәс идем. Ә бу кушымтада бөтен басмалар да бар, шуңа күрә өйрәнер өчен миңа бер планшет та җитә. Регуляр рәвештә өйрәнү иманымны һәм рухилыгымны ныгытты».

Женевьева

 Бу кушымта аеруча COVID-19 пандемиясе вакытында бик файдалы булды. Кушма Штатларда яшәүче Чарлин болай ди: «Пандемия аркасында мин яңа бастырылган басмаларны елдан артык вакыт дәвамында кулымда тотмадым. Ләкин JW Library кушымтасы ярдәмендә без рухи яктан яхшы туклана алдык, һәм мин Йәһвәгә бу кадерле бүләге өчен бик рәхмәтле».

 Филиппинда яшәүче Фэй күпләрнең хисләрен белдерә. Ул болай ди: «Минем рухи тормышым бу искиткеч кушымта белән тыгыз бәйле. Иртән укыр өчен, беренче булып аны ачам. Өйдәге эшләрне башкарганда, аның аркылы нәрсәдер тыңлыйм. Мин аны җыелыш очрашуларында һәм Изге Язмалар өйрәнүенә әзерләнгәндә кулланам. Буш вакыт булганда, аның аркылы видеолар карыйм һәм, чиратта торганда, басмалар һәм Изге Язмаларны укыйм. Бу кушымта бәя биреп бетергесез».

 Бу кушымта шулай ук хезмәттә алыштыргысыз. Мәсәлән, Камерунда яшәүче апа-кардәш башка бер апа-кардәшнең берничә атна элек укыган шигырен хезмәттә кулланырга теләгән, ләкин бу шигырь язылган урынны хәтерләмәгән. Ул болай ди: «Бәхеткә каршы, бу шигырьдән бер сүзтезмәне исемә төшердем. Мин кушымтада Изге Язмаларны ачтым һәм, эзләү юлына бу сүзтезмәне кертеп, шунда ук кирәкле урынны таба алдым. Шигырьләрне онытсам, бу кушымта ярдәмендә аларны таба алам».

 Сезнең donate.jw.org сайты аша ясалган ирекле иганәләрегез ярдәмендә без, бөтен дөнья буенча яшәгән кардәшләребез куллана алсын өчен, JW Library кушымтасын булдыра алдык һәм аны яңарта һәм яхшырта алабыз. Юмартлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә.

Төп даталар

  1. Октябрь, 2013 ел. Изге Язмаларның яңадан карап чыгылган «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н үз эченә алган кушымта чыккан

  2. Гыйнвар. 2015 ел. Башта инглиз телендә, аннары йөзләгән башка телләрдә басмалар өстәлгән

  3. Ноябрь, 2015 ел. Сүзләрне төрле төсләр белән билгеләү мөмкинлеге барлыкка килгән

  4. Май, 2016 ел. «Очрашулар» дигән бүлек өстәлгән

  5. Май, 2017 ел. Язуларны ясау мөмкинлеге барлыкка килгән

  6. Декабрь, 2017 ел. Инглиз телендәге Изге Язмаларның өйрәнү басмасы өстәлгән

  7. Март, 2019 ел. Аудио- һәм видеоматериалларны уйнату һәм йөкләү мөмкинлеге барлыкка килгән; Изге Язмаларда «Басмалар буенча сәяхәттә ярдәмче»гә сылтамалар өстәлгән

  8. Гыйнвар, 2021 ел. «Мәңге шатланып яшәгез!» дигән интерактив курс өчен яңа функцияләр өстәлгән

a JW Library кушымтасыннан һәрбер йөкләү күпмедер акча тора. JW.ORG сайтында һәм JW Library кушымтасында материалларны карау һәм йөкләү мөмкинлеге булсын өчен былтыр 1,5 миллионнан артык доллар сарыф ителгән. Әмма бу, әдәбиятны, CD һәм DVD дискларны җитештерүгә һәм җибәрүгә караганда, барыбер күпкә арзанрак.