Ирмия 24:1—10

24  Бабыл патшасы Нәбукадниза́р Яһүд патшасын — Йәһуәки́м*+ улы Йәкунияне,+ шулай ук Яһүд мирзаларын, һөнәрчеләрне һәм тимерчеләрне* Иерусалимнан Бабылга әсирлеккә алып киткәч,+ Йәһвә миңа инҗир салынган ике кәрзин күрсәтте; шул кәрзиннәр Йәһвәнең гыйбадәтханәсе алдында тора иде.  Кәрзиннәрнең берсендә бик яхшы инҗир иде, ул беренче булып пешкән инҗир җимешләренә охшаш иде. Ә икенчесендә бик начар инҗир җимешләре иде. Алар шулкадәр начар иде ки, хәтта ашарлык та түгел иде.  Шунда Йәһвә миннән: «Ирмия́, син нәрсә күрәсең?» — дип сорады. Мин аңа: «Инҗир җимешләрен күрәм. Яхшы инҗир бик яхшы, ә начар инҗир бик начар, шулкадәр начар ки, хәтта ашарлык та түгел»+,— дидем.  Аннары Йәһвә миңа болай диде:  «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә ди: „Бу инҗир җимешләре яхшы булган кебек, үзем бу җирдән калдайлылар иленә сөргенгә җибәргән яһүдләр дә минем күземдә яхшы булыр.  Аларга яхшылык кылыр өчен аларны күзәтермен, аларны бу җиргә кайтарырмын.+ Мин аларны торгызырмын һәм җимермәм. Аларны утыртырмын һәм йолкып чыгармам.+  Аларга минем Йәһвә икәнемне белергә теләүче йөрәк бирермен.+ Алар минем халкым булып китәр, ә мин аларның Аллаһысы булырмын,+ чөнки алар миңа бөтен йөрәкләре белән кайтыр.+  Әмма начар инҗир турында, ашарга яраксыз инҗир турында,+ Йәһвә болай ди: „Яһүд патшасы Сидкыя́,+ аның мирзалары, бу җирдә калган Иерусалим кешеләре һәм Мисыр җирендә яшәүчеләр+ минем күземдә начар инҗир кебек булыр.  Мин аларга шундый бәла җибәрермен ки, алар җирдәге бар патшалыклар өчен коточкыч нәрсә булыр;+ аларны үзем тараткан бар җирләрдә+ мәсхәрәгә калдырырмын, гыйбрәт, адәм көлкесе һәм каһәрле итәрмен.+ 10  Мин аларны үзләренә һәм ата-бабаларына биргән җирдән юк иткәнче, кылычка,+ ачлыкка һәм үләткә+ дучар итәрмен“».

Искәрмәләр

Аны Йәһуәкин һәм Кәниях дип тә атаганнар.
Я, бәлки, «ныгытма төзүчеләрне».

Искәрмәләр

Медиаматериал