Зәбур 98:1—9

Җыр. 98  Йәһвәгә яңа җыр җырлагыз,+Чөнки ул гаҗәеп эшләр кылды.+ Аның уң кулы — изге кулы — коткару китерде.*+ 2  Йәһвә үзенең коткаруын белгертте,+Ул халыклар алдында үз тәкъвалыгын ачты.+ 3  Ул Исраи́л йортына күрсәтергә вәгъдә иткән тугры мәхәббәтен һәм тугрылыгын истә тотты.+ Җирнең бар читләре Аллаһыбыз китергән коткаруны* күрде.+ 4  Бөтен җир, Йәһвәгә тантана белән аваз сал. Шат бул, сөенеп аваз сал һәм Аллаһыга мәдхияләр җырла.*+ 5  Арфа уйнап, Йәһвәгә мактау җыры җырла,*Арфа уйнап һәм моңлы җыр белән. 6  Быргы һәм мөгез быргы тавышына кушылып,+Патшабыз Йәһвә алдында тантана белән аваз сал. 7  Диңгез гөрселдәсен, аны тутырган бар нәрсә,Җир йөзе һәм анда яшәүчеләр шауласын. 8  Йәһвә алдында елгалар кул чапсын;Таулар, бергә куанып, аваз салсын,+ 9  Чөнки ул җирне хөкем итәргә килә.* Ул җир йөзен — тәкъвалык белән,Кешеләрне гаделлек белән хөкем итәчәк.+

Искәрмәләр

Яки «үзенә җиңү яулады».
Яки «Аллаһыбызның җиңүен».
Яки «көй уйна».
Яки «көй уйна».
Яки «килде».

Искәрмәләр

Медиаматериал