Зәбур 82:1—8

Асафның+ җыры. 82  Аллаһы изге җыенда* үз урынын ала,+Илаһлар* арасында хөкем итә һәм болай ди:+ 2  «Кайчанга чаклы сез гаделсез хөкем итәрсез+Һәм явызларны өстен күрерсез?+ (Села) 3  Гади кешене һәм атасыз ятимне яклагыз.*+ Ярдәмчесез һәм мескен кеше белән гадел эш итегез.+ 4  Гади кешене һәм ярлыны коткарыгыз,Аларны явыз бәндәләр кулыннан йолып алыгыз». 5  Хөкемчеләр белми дә, аңламый да.+ Алар караңгылыкта йөри,Җирнең бар нигезләре селкенә.+ 6  Аллаһы әйтте: «Мин: „Сез — илаһлар*+,— дидем.—Сез барыгыз да — Аллаһы Тәгаләнең уллары. 7  Әмма сез нәкъ менә кешеләр кебек үләчәксез,+Бүтән мирзалар кебек һәлак булачаксыз!“»+ 8  Күтәрел, и Аллаһы, җирне хөкем ит,+Чөнки бар халыклар — синеке.

Искәрмәләр

Яки «илаһи җыенда».
Яки «Алла кебекләр».
Яки «судта яклагыз».
Яки «алла кебекләр».

Искәрмәләр

Медиаматериал