Изге Язмалар тормышны үзгәртә
Изге Язмалар тормышны үзгәртә
РОССИЯДӘГЕ бер ялгыз ана наркотик кулланган. Аңа бу гадәтен ташларга һәм үз балалары белән мөнәсәбәтләрен яхшыртырга нәрсә булышкан? Киото (Япония) шәһәренең урамнарында яшәгән ир-ат үз кимчелекләре аркасында бөлгенлеккә төшкән. Ул аларны җиңәр өчен көч һәм кыюлык кайдан тапкан? Австралиядәге бер көтү куучы чиктән тыш күп исерткеч эчемлекләр эчкән. Аңа бу гадәтен ташларга нәрсә ярдәм иткән? Әйдәгез, бу сорауларга җавапны аларның үзләреннән белик.
«Мин үзем... турында... кайгыртырга тиеш икәнемне аңладым» (НЕЛЛИ БАЙМАТОВА).
ЯШЬ: 45
ТУГАН ИЛЕ: РОССИЯ
ҮТКӘНДӘ: НАРКОТИКЛАР КУЛЛАНГАН
ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин Владикавказда, төньяк Осетия (хәзерге Алания) республикасының башкаласында, туып үстем. Гаиләм чагыштырмача бай иде, әмма материаль яктан күп нәрсәм булса да, мин бәхетсез идем һәм 34 яшемә инде ике мәртәбә аерылышкан хатын идем. Мин 10 ел наркотик кулландым һәм ике тапкыр хастаханәдә дәваланып чыктым. Ике балам булса да, алар әниләренең назын күреп яшәде дип әйтмәс идем; дусларым һәм гаиләдәгеләрем белән дә әллә ни тату яшәмәдем.
Әнием Йәһвә Шаһите булып китте, һәм мин еш кына аның елавын һәм Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылуын ишетә идем. «Әнием бар нәрсәгә җиңел ышана! — дип уйлый идем мин.— Ничек инде Йәһвә миңа ярдәм итә алсын ди?» Мин наркотикларны ташларга тырышсам да, моңа үз көчләрем җитмәде. Бер тапкыр мин ике көн наркотиксыз яшәдем. Аннан соң, өйдән чыгар өчен, мин икенче каттан, тәрәзәдән сикердем. Мин аяк белән кулымны сындырдым, аркамны җәрәхәтләдем һәм бер айдан артык урынымда яттым.
Мин дәваланганда, әнием минем турында кайгыртты һәм мине бер дә орышмады. Ул минем эмоциональ һәм психик хәлем какшаган икәнен аңлый иде. Ул яткан урынымда берничә «Уяныгыз!» журналын калдырды *. Мин аларны бер-бер артлы укып чыктым һәм алар миңа файдалы һәм кызык булып күренде. Нәтиҗәдә, мин Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнергә булдым.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Изге Язмалар мине җаваплы булырга өйрәтте. Әниемнең ярдәменә таяныр урынына, мин үзем һәм балаларым турында материаль яктан кайгыртырга тиеш икәнемне аңладым. Элек мин үзем теләгәнчә генә эш иттем һәм миңа һәр көн эш урынына йөрергә туры киләчәк дигән фикер белән ияләшү авыр иде.
Канун 6:5 —7 дә язылган киңәш ярдәм итте. Анда ата-аналар үз балаларын Аллаһы турында өйрәтергә тиеш дип әйтелә. Мин ике баламны тәрбияләү өчен Аллаһы алдында җаваплы икәнемне аңладым. Бу мине алар белән вакыт үткәрергә һәм аларны чын күңелдән яратырга дәртләндерде.
Миңа шулай укЙәһвә миңа үзе турында хакыйкатьне белергә мөмкинлек бирде, һәм мин аңа моның өчен бик рәхмәтле идем. Шуңа күрә тормышымны аңа багышлап, суга чумдырылу үттем. Шулай итеп мин Йәһвә Шаһите булып киттем.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Мин үземне тота белергә өйрәндем, шуңа күрә әниемә һәм балаларыма мөнәсәбәтем яхшырды.
Мин Аллаһы яратмаган эшләрне нәфрәт итә башлаганга, элеккеге тормыш рәвешем китергән авырлыкларның эзе дә калмады. Хәзер мин башкаларга яратучан Йәһвә Аллаһы турында хакыйкатьне шатланып сөйлим.
«Изге Язмалардагы принципларны куллану мине үлемнән саклады» (МИНОРУ ТАКЕДА).
ЯШЬ: 54
ТУГАН ИЛЕ: ЯПОНИЯ
ҮТКӘНДӘ: УРАМДА ЯШӘГӘН
ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Мин әнисез, әтием һәм дәү әнием белән генә, Ямагути шәһәрендә үстем. 19 яшьләремдә, дәү әнием үлде, һәм мин әтием белән генә калдым. Мин повар идем, әтием дә шул ук өлкәдә эшли иде. Эш графигыбыз төрле булганга, без бер-беребезне сирәк күрә идек. Сәгатьләр буе эшләү һәм дусларым белән эчеп утыру гадәтемә кереп киткән иде.
Вакыт узу белән мин үз эшемнән туя башладым һәм, начальнигым белән талашып, күбрәк эчкечелеккә бирелдем. Ахыр чиктә, мин өемне ташлап, сәяхәткә чыктым. Миңа ул вакытта 30 да юк иде әле. Акча беткәч, мин пачинко (комарлы уен) автоматларында эшли башладым. Мин бер кыз белән таныштым, һәм без өйләнештек. Әмма нибары ике ел ярым гына бергә яшәгәннән соң, аерылыштык.
Мин төшенкелеккә бирелдем, икеләнүчән идем, өстәвенә мин зур бурычларга баттым һәм акча биреп торучы кешеләрдән качып йөрдем. Мин әтиемә күчендем, ләкин аңа ялганлап яшәдем һәм араларыбызны өздем. Мин аны талап чыктым һәм комарлы уеннар уйнап, бар акчаны бик тиз туздырып бетердем. Ахыр чиктә, мин тимер юл станциясендә яши башладым. Күпмедер вакыт узгач, мин Хакатага, аннары Химедзигә, ә соңрак Киотога күчендем. Анда мин бер-ике ел урамда яшәдем.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. 1999 елда Киотода, Камогава елгасы янындагы паркта, минем яныма ике хатын-кыз килде. Аларның берсе: «Сезнең Изге Язмаларны өйрәнәсегез киләме?» — дип сорады. Мин ризалаштым. Йәһвә Шаһитләренең җыелышындагы тәҗрибәле мәсихчеләр минем белән Изге Язмаларны өйрәнделәр һәм миңа андагы принципларны куллану
никадәр мөһим икәнен күрсәттеләр. Алар миңа эш һәм тору урыны табарга киңәш бирделәр. Аларның күңелләрен табар өчен, мин ике эш урынына барып сөйләшеп карадым, әмма башта эш табарга бер дә тырышмадым. Шулай да, соңрак, мин ярдәм сорап дога кыла башладым һәм эш табар өчен күбрәк көч куйдым. Нәтиҗәдә, мин эшкә урнаштым.Дога кылу миңа шулай ук бик авыр сынау аша үтәргә ярдәм итте. Мин үземә акча биргән кешеләрдән качып йөрсәм дә, алар мине эзләп таптылар һәм акчаны кире кайтарырга куштылар. Мин үземне тынычсыз хис итә башладым. Әмма бер тапкыр, Изге Язмаларны укыганда, мин Ишагыйя 41:10 ны укыдым. Анда Аллаһы үзенең тугры хезмәтчеләренә: «Мин... сиңа булышачакмын»,— дип вәгъдә итә. Бу сүзләр миңа көч белән кыюлык өстәде. Мин бар тырышлыгымны куйдым һәм бурычларымны түләп бетердем. 2000 елда мин, суга чумдырылу үтеп, Йәһвә Шаһите булып киттем.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Изге Язмалардан алынган белемнәр мине әтием белән татулашырга дәртләндерде, һәм ул мине элеккеге эшләрем өчен кичерде. Әтием минем Изге Язмалар буенча яши башлаганыма бик шат иде. Изге Язмалардагы принципларны куллану мине үлемнән саклады дип әйтер идем.
Моннан тыш, мин үзем турында материаль яктан кайгырта башладым (Эфеслеләргә 4:28; 2 Тессалуникәлеләргә 3:12). Шулай ук мин мәсихче җыелышта чын дуслар таптым (Марк 10:29, 30). Йәһвә мине күп нәрсәгә өйрәтте. Мин аңа моның өчен чын күңелдән рәхмәтле!
«Миңа үзгәрергә авыр иде» (ДЕЙВИД ХАДСОН).
ЯШЬ: 72
ТУГАН ИЛЕ: АВСТРАЛИЯ
ҮТКӘНДӘ: ЧИКТӘН ТЫШ КҮП ЭЧКӘН
ТӘРҖЕМӘИ ХӘЛ. Әтием Вилли һәм әнием Люси тәрбияләгән балалар арасында мин 11 нче бала идем. Без Квинсленд штатының төньягындагы Орукун исемле аборигеннар кабиләсендә яшәдек. Орукун кабиләсе диңгез янында, Арчер елгасының матур ярында, урнашкан. Әти-әниебез безне ауларга һәм балык тотарга өйрәтте. Ул вакытта хөкүмәт безгә, аборигеннарга, акча кулланырга рөхсәт итми иде һәм безгә билгеләнгән территориядә генә яшәргә ярый иде.
Минем әти-әнием үземдә яхшы сыйфатлар тәрбияләр өчен бар тырышлыкларын куйдылар. Алар безне, балаларны, олыларга хөрмәт күрсәтергә һәм бар булганнарыбыз белән уртаклашырга өйрәтте. Шуңа күрә без бар олыларга әти белән әниләргә, абый белән апаларга кебек карадык.
Җиде яшемдә әтием вафат булды, һәм без Мэпунга, аборигеннар яшәгән урынга,
күчтек. Ул Орукуннан якынча 150 километр ераклыкта төньякка таба урнашкан. 12 яшемдә мин йөгән тотарга, көтү куарга өйрәндем һәм 35 елдан артык төрле җирләрдә көтү куучы булып эшләдем. Тормышым бик авыр булды. Мин күп һәм еш эчкәнгә, башым авырта иде, һәм бу төрле кыенлыкларга китерде.Бер тапкыр эчеп утырганнан соң, мин кунакханәдән чыгып, машиналар йөри торган юлга таба алпан-тилпән киттем. Шунда мине машина бәреп китте, һәм мин ике ел дәваланып яттым. Шулай итеп минем көтү куу елларым тәмамланды.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТОРМЫШЫМНЫ ҮЗГӘРТТЕ. Хастаханәдә ятканда, бер таныш хатын-кыз миңа «Күзәтү манарасы» белән «Уяныгыз!» журналларын калдырды. Мәктәпкә әз йөргәнгә, мин начар укый идем. Бер эссе көнне минем янга 83 яшьлек бер ир-ат килде. Мин аны чакырып, аңа салкын су эчәргә бирдем. Ул миңа Изге Язмаларга нигезләнгән берничә басма калдырды һәм минем белән кабат фикер алышыр өчен килеп китәргә сөйләште. Шулай итеп ул минем белән Изге Язмаларны өйрәнә башлады. Ахыр чиктә мин шуны аңладым: Йәһвә Аллаһыны сөендерергә теләсәм, миңа үземне һәм үз тормыш рәвешемне үзгәртергә кирәк.
Миңа үзгәрергә бик авыр иде. Ләкин әнием биргән тәрбия аркасында, мин үзем белән Изге Язмаларны өйрәнгән олы яшьтәге ир-атны хөрмәт итә идем һәм ул биргән рухи белемнәрне кадерли идем. Шулай да мин тормышымны Аллаһыга багышларга әллә ни ашыкмадым. Мин Изге Язмаларны тулысынча белергә тиеш дип уйлый идем.
Соңрак минем бер хезмәттәшем, ул да Йәһвә Шаһите иде, миңа бу карашымны үзгәртергә булышты. Ул миңа Көлессәйлеләргә 1:9, 10 да язылган дәртләндерүче сүзләр укыды. Бу өзектә «Аллаһыны танып белүдә үскәннән-үсә барыгыз» дип әйтелә. Хезмәттәшем миңа шуны аңларга булышты: мин һәрвакыт яңа нәрсәләрне белеп торачакмын, шуңа күрә минем белемнәрем чикле булса да, бу үз тормышымны Йәһвә Аллаһыга багышламас өчен сәбәп түгел.
Йәһвә Шаһитләре белән аралашу миңа аеруча нык тәэсир итте. Мин бар милләт кешеләренең Аллаһыга бердәм гыйбадәт кылуларын күргәч, хак динне тапканыма бер шигем дә калмады. 1985 елда суга чумдырылу үтеп, мин Йәһвә Шаһите булып киттем.
ТОРМЫШЫМ ЯХШЫРДЫ. Мин күпкә яхшырак укырга өйрәндем һәм хәзер башкаларга Изге Язмаларны укырга һәм өйрәнергә булышып күп вакыт үткәрәм. Өстәвенә, «Күзәтү манарасы» белән «Уяныгыз!» журналларын калдырган теге танышым да Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнде һәм суга чумдырылу үтте. Хәзер ул минем яраткан хатыным. Без аборигеннар кабиләсендә башкаларга Йәһвә Аллаһы турында шатланып сөйлибез.
[Искәрмә]
^ 9 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.
[21 биттәге сүзләр]
Без хатыным белән аборигеннар кабиләсендә башкаларга Йәһвә Аллаһы турында сөйләргә шат