«КҮЗӘТҮ МАНАРАСЫ» (ӨЙРӘНҮ БАСМАСЫ) Февраль 2015

Бу басма үз эченә 2015 елның 6 апрель — 3 маенда каралачак өйрәнү мәкаләләрен ала.

Япония өчен көтелмәгән бүләк

Япониядә «Изге Язмалар: Маттай бәян иткән Яхшы хәбәр» китабы бастырылып чыгарылган. Аның нинди үзенчәлекләре бар? Ни өчен ул бастырылган?

Басынкы һәм кызганучан Гайсәдән үрнәк алыгыз

1 Петер 2:21 безне Гайсәнең эзләре буенча төгәл барырга дәртләндерә. Камил булмасак та, без Гайсәнең басынкы һәм кызганучан булуыннан ничек үрнәк ала алабыз?

Гайсәнең кыюлыгын һәм зирәклеген үрнәк итеп тотыгыз

Изге Язмалардан без Гайсәнең шәхесе турында белем алабыз. Гайсәнең кыюлыгы һәм зирәклеге турында әйткәндә, аның эзләре буенча ничек төгәл бара алганыбызга игътибар итегез.

Хезмәттә ашкынучан булып калыгыз

Без шуны беләбез: яхшы хәбәрне вәгазьләү — бүген җирдә башкарылган эшләрнең иң мөһиме. Ашкынучан булып калыр өчен һәм хезмәтебездә хәтта тагы да ашкыныбрак катнашыр өчен, без нәрсә эшли алабыз?

Халыклар «Йәһвә турындагы тәгълиматны» кабул итәргә әзерләнгән

Беренче гасырда яшәүче мәсихчеләрнең вәгазь эшләрендә уңышлы булганнары нәрсәдән күренә? Тарихның башка чорларында башкарылган вәгазь эшенә караганда беренче гасырда башкарылган вәгазь эшен нәрсә җиңеләйткән?

Йәһвә бөтендөнья вәгазь эше белән җитәкчелек итә

Соңгы вакытларда Йәһвә хезмәтчеләренә бөтен җирдә яхшы хәбәрне уңышлы вәгазьләргә ярдәм иткән нинди вакыйгалар булган?

Укучыларның сораулары

Исләргә үтә сизгер кардәшләр өчен без нәрсә эшли алабыз? Апа-кардәшкә кайсы очракларда башын капларга кирәк?

АРХИВЫБЫЗДАН

«Мөһим чор»

«Сион Күзәтү манарасы» Мәсихнең үлемен искә алу кичәсе «мөһим чор» дип аталган һәм укучыларны бу вакыйганы бәйрәм итәргә дәртләндергән. Элек Искә алу кичәсен ничек бәйрәм иткәннәр?