«КҮЗӘТҮ МАНАРАСЫ» (ӨЙРӘНҮ БАСМАСЫ) Ноябрь 2013
Йәһвәнең явыз дөнья юк итүен көтеп торган чакта Аллаһының сабырлыгы өчен рәхмәтле булуыбызны ничек күрсәтергә? Йәһвә һәм Гайсә җирдәге көтүләрен ничек көтә?
«Дога кылыр өчен һәр уңайлы очракны кулланыгыз»
Ни өчен мәсихчеләргә өзлексез дога кылу мөһим? Башкалар өчен дога кылсаң кемгә файда булачак?
Мохтаҗларга ярдәм кулы сузу
Йәһвә Шаһитләренең бөтендөнья эшенәтапшырылган иганәләр ярдәмендә кешеләрнең физик һәм рухи ихтыяҗлары ничек канәгатьләндерелә? Моның турында күбрәк белегез.
Алга таба да сабырлык белән көтеп торыйк
Без Йәһвәнең бу явыз дөньяга каршы чыгачагын көтеп торабыз. Бүтән көтәсе булмавын нинди вакыйгалар раслаячак? Аллаһының сабыр булуы өчен рәхмәтле булуыбызны ничек белдерергә?
Аның даруы — Аллаһыга хезмәт итү!
Онесмус тумыштан камилләшмәгән остеогенез чире белән интегә. Аллаһының Изге Язмаларда язылган вәгъдәлре аны ничек дәртләндереп җибәргән?
Җиде көтүче һәм сигез җитәкче безгә ярдәм итә
Һизәкия, Ишагыйя, Микай һәм Иерусалимдагы мирзаларның яхшы көтүчеләр булуы нәрсәдән күренә? Бүгенге көндә җиде көтүчене һәм сигез җитәкчене кем символлаштыра?
Йәһвә билгеләгән көтүчеләргә тыңлаучан булыгыз
Мәсихче күзәтчеләрне Аллаһы җыелышын көтәр өчен изге рух ярдәмендә билгелиләр. Өлкәннәр Аллаһының сарыкларын ничек көтә? Ни өчен сарыкларга аларны тыңлау мөһим?
Көтүчеләр, Иң Бөек Көтүчеләрдән үрнәк алыгыз
Берәр җыелыш әгъзасына рухи яктан ярдәмгә мохтаҗ булса, өлкәннәр нинди ярдәм күрсәтә ала? Алар Иң Бөек Көтүчеләрдән — Йәһвә Аллаһы белән Гайсә Мәсихтән нинди үрнәк ала ала?
АРХИВЫБЫЗДАН
«Мин кабырчыклы ташбака кебек яшәдем»
1929 елда бөтендөнья икътисади системасы Бөек депрессиягә баткан. Китап таратучылар, ягъни пионерлар (тулы вакытлы хезмәтчеләр) шул елгы кризисны ничек кичергән?