Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

Хәтерлисеңме?

«Күзәтү манарасы» журналының соңгы саннары сиңа ошадымы? Китерелгән сорауларга җавап бирә алырсыңмы?

• Аллаһының Леви кабиләсенә: «Мин — синең өлешең»,— дип әйткән сүзләре нәрсә аңлата?

Исраилнең һәр кабиләсенә Вәгъдә ителгән җирдә өлеш бирелгән, ләкин левиләрнең «өлеше» Йәһвә булган (Сан. 18:20). Левиләргә мирас итеп җир бирелмәгән, ләкин аларга хөрмәтле хезмәт ышанып тапшырылган булган. Шулай да Йәһвә аларны иң кирәклесе белән тәэмин иткән. Бүген дә, Патшалык эшләрен беренче урынга куйган кешеләр тормышларында бар кирәклесе булачагына ышана ала (15.9., 7—8, 13 нче битләр).

• Берәр күңел ачу яраклымы, юкмы икәнен билгеләргә мәсихчегә нәрсә ярдәм итә ала?

Күңел ачулар файдалымы, юкмы һәм Аллаһының нормаларына туры киләме икәнен билгеләгәндә, үзебезгә мондый сораулар бирү файдалы булыр: «Нинди күңел ачулар миңа ошый? Кайчан мин күңел ачачакмын? Мин кем белән күңел ачарга телим?» (15.10., 9—12 нче битләр).

Гыйбрәтле сүзләр 7:6—23 тә язылган очрак безгә порнография караудан сакланырга ничек ярдәм итә ала?

Бу өзектә бер яшь егет белән булган бер очрак турында әйтелә. Ул уйнашчы хатын яшәгән урамнан барган. Бу хатын аны юлдан яздырган. Бүген без Интернеттагы әдәпсез сурәтләр булган сайтларга кермәсәк, акыллы эш итәбез. Һәм Интернетта бозык сурәтләргә тап булганчы дога кылып Аллаһыдан ярдәм эзләү мөһим (15.11., 9—10 нчы битләр).

• Яшьләр Эстер үрнәгенә ничек иярә ала?

Эстер, Мардокәйнең кушуы буенча, үзенең яһүд булуы турында беркемгә дә сөйләмәгән (Эст. 2:10). Мардокәй Эстер үзенең янында булмаса да, аның зирәк һәм тыңлаучан булуын күреп, бик шатлангандыр. Бүген дә яшьләр үз ата-аналарын я үги ата-аналарын шатландыра ала. Алар, ата-аналары үзләре янында булмаса да, хәтта җиңел карашлы һәм бозык кешеләр арасында булып та, аларның тәэсиренә каршы тора ала һәм дөрес булганны эшли ала. Эстердән үрнәк алып, алар үзләренең күктәге Атасының йөрәген сөендерә (Гыйб. сүз. 27:11) (октябрь—декабрь, 16 нчы бит).

• Эстер Ахашверош патшада ничек үзенә карата яхшы фикер тудыра алган?

Эстер аның илтифатын чибәрлеге белән генә казанганмы? Һич тә юк! Аның башка яхшы сыйфатлары да булган. Патша янына керү чираты җиткәч, Эстергә үзен матурлатыр өчен кирәкле әйберләр сайларга кушканнар. Ләкин ул, тыйнаклык күрсәтеп, Һегәй әйткәннәрдән тыш һичнәрсә сорамаган (Эст. 2:15). Күрәсең, ул шуны аңлаган: патшаны чибәрлеге белән түгел, ә патша сараенда сирәк очрый торган басынкылык һәм тыйнаклык белән генә үзенә каратып була. «Эстерне патша барлык хатыннарыннан артыграк яратты; Эстер үзе дә, барлык җарияләргә караганда, аның күбрәк илтифатын һәм ягымлылыгын казанды. Патша аның башына патша таҗы китерде һәм аны Вәшти урынына мәликә итте» (Эст. 2:17) (октябрь—декабрь, 16—17 нче битләр).

• Тормыш иптәшегезнең сөйләшәсе килмәсә, нәрсә эшләргә?

Шуны истә тотарга кирәк: «Кеше күңелендәге теләк-ниятләр — тирән су кебек; акыллы кеше аларны чумырып-чумырып алыр» (Гыйб. сүз. 20:5). Чиләкне коедан ашыгып күтәрсәгез, суның күбесе түгелер. Сез дә тормыш иптәшегезне сөйләтергә тырышсагыз, ул үз эченә бикләнергә мөмкин, һәм сез аның йөрәгендәге хисләрне «чумырып» ала алмассыз. Шуңа күрә, аңа сораулар биргәндә, йомшак булыгыз вә аңа хөрмәт күрсәтегез, һәм тормыш иптәшегез сезгә шунда ук үз йөрәген ачмаса, сабыр булыгыз (октябрь—декабрь, 31 нче бит).