Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Нигә күп кешеләр дин кешелекне берләштерә алмый дип саный

Нигә күп кешеләр дин кешелекне берләштерә алмый дип саный

Нигә күп кешеләр дин кешелекне берләштерә алмый дип саный

КҮП диннәр: «Якыныңны... ярат»,— дип өйрәтә (Маттай 22:39). Дини кешеләр якыннарын чыннан да яратса, бу берләшүгә китерер иде. Әмма без яшәгән дөньяда бердәмлек бар дип әйтеп буламы? Дин кешеләрне берләштерәме? Германиядә күптән түгел генә үткәрелгән сорашуда: «Дин кешеләрне берләштерәме, яки күбрәк аларны читләштерәме?» — дигән сорау бирелгән иде. Җавап биргән кешеләрнең 22 проценты дин берләштерүгә өлеш кертә, ә 52 проценты читләштерә дип саный. Бәлки, сезнең илегездә дә шундый ук җавап бирерләр иде.

Ни өчен күп кешеләр дин кешелекне берләштерә алмый дип саный? Күрәсең, моның сәбәбе — аларның тарихтан белгәннәре. Кешеләрне берләштерер урынына, дин еш кына кешеләрне читләштерә. Кайвакыт дин, иң явыз эшләр башкарылганда, аларны каплар өчен кулланыла. Соңгы йөз елда булган кайбер мондый вакыйгаларны карап чыгыйк.

Кан коюга дин сәбәпле

Икенче бөтендөнья сугышы барганда, Балканда яшәүче католиклар динен тоткан хорватлар һәм православие динен тоткан серблар бер-берсен юк итәргә әзер булганнар. Хорватлар да, серблар да үзләрен Гайсә шәкертләре дип атаганнар, ә ул якын кешеләрне яратырга өйрәткән. Ләкин бер тикшеренүченең сүзләре буенча, бу конфликт «тарихтагы граждан бәрелешләренең иң дәһшәтлесенең берсе булган». Бу конфликтта 500 меңнән артык ир-ат, хатын-кыз һәм балалар үлгәнен белгәч, дөнья тетрәнеп куйды.

1947 елда Һиндстан субконтинентында кешелекнең 20 проценты — 400 миллион кеше яшәгән. Алар күбесенчә индуслар, мөселманнар һәм сикхлар булган. Һиндстан бүленгәч, Пакыстан — ислам динен тоткан халык иле барлыкка килә. Шул көннәрдә ике илнең дә йөз меңләгән кешеләре мәрхәмәтсез дини бәрелешләрдә яндырылган, кыйналган, җәфалап һәм атып үтерелгән булган.

Шушы коточкыч мисалларга бу гасырның башыннан терроризм янавы өстәлә. Бүген бөтен дөнья террористлардан куркып яши, һәм террорист төркемнәренең күпләре үзләрен берәр дин тарафдарлары дип таный. Динне берләштерүче көч дип санамыйлар. Киресенчә, аны күбрәк көч куллану, җәберләү һәм кешеләрне читләштерү белән бәйлиләр. Шуңа күрә Германиянең «Фокус» журналында дөньяның иң киң таралган диннәренең — буддизм, христианлык, конфуцианизм, индуизм, ислам, иудаизм һәм даосизм диннәренең — дары белән чагыштырылганына шаккатасы юк.

Эчке низаглар

Диннәрнең кайберләре бер-берсе белән сугышкан арада, икенчеләре эчке низагларга баткан. Мәсәлән, соңгы елларда христиан конфессияләре кайбер тәгълиматлар буенча бер фикергә килә алмыйлар. Бу диннәрнең руханиларын һәм тарафдарларын: «Контрацепция һәм бала төшерү рөхсәт ителәме? Хатын-кызларны рухани итеп куеп буламы? Ничек чиркәү гомосексуализмга карарга тиеш? Дин сугышларга фатихаларын бирергә тиешме?» — дигән сораулар борчый. Бу сораулар буенча диннәрдә бердәмлек булмаганга, күпләр: «Ничек инде хәтта үз кешеләрен берләштерә алмаган дин кешелекне берләштерә ала ди?» — дип шаккаталар.

Тулаем алганда, диннең кешеләрне берләштерә алмаганы күренеп тора. Ләкин бар диннәрнең дә кешеләре таркалып беткәнме? Кешелекне берләштерә алган — башка диннәрдән аерылып торган — дин бармы?

[3 биттәге иллюстрация]

Һиндстанда 1947 елда дин төркемнәре арасында үткән бәрелешүләрдә яраланган полиция.

[Чыганак]

Photo by Keystone/Getty Images