Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсәнең терелүе суд тикшерүендә

Гайсәнең терелүе суд тикшерүендә

Гайсәнең терелүе суд тикшерүендә

«Дөресен генә әйткәндә, Гайсә Мәсихнең яшәгәненә без тулы ышанычлы... ләкин без шундый ук ышаныч белән Алла аны үлемнән терелткән дип әйтә алмыйбыз». Бу Англикан чиркәвенең зур дәрәҗәле прелаты архиепископ Кентерберийский сүзләре.

МӘСИХЧЕ рәсүл Паулның моңа охшаш шикләре булмаган. Борынгы Коринфтагы мәсихчеләргә язган беренче хатында ул: «Мин сезгә иң башта үзем кабул иткәнемне, ягъни Мәсих Язма буенча безнең гөнаһлар өчен үлгәнен һәм Ул җирләнгән булганын һәм Язма буенча өченче көндә яңадан терелгәнен аңлатып бирдем»,— дип әйткән (1 Коринфлыларга 15:3, 4).

Гайсәнең шәкертләрен Инҗилне «күк астындагы барлык затларга» — барлык грек-рим дөньясы буенча вәгазьләргә дәртләндергәне нәкъ Гайсә Мәсихнең терелүенә ышаныч булган (Колосслыларга 1:23). Асылда, Гайсәнең терелүе — ул мәсихче иманының нигезе.

Ләкин иң баштан ук Гайсәнең терелүенә шикләнгән яисә аның терелүенә һич тә ышанмаган кешеләр булган. Гайсә артыннан баручы кешеләр баганага кадаклап үтерелгән кеше Мәсих булган дип раслаганнар. Бу раслауны, гомумән, яһүдиләр Алланы сүгү дип санаганнар. Ә белемле грекларның күбесе, яңадан терелү аларның җанның үлемсезлегенә ышанулары белән нидер үзара сыешмаучан, дип терелү идеясенең үзен кире какканнар (Ап. эшләре 17:32—34).

Бүгенге скептиклар

Соңгы елларда христианнарның кайбер дин өйрәтүчеләре китаплар һәм мәкаләләр бастырып чыгарганнар һәм анда Гайсә Мәсихнең терелүе уйдырма дип аталган. Бу сорау буенча алар кызу бәхәсләр алып баралар. Төрле галимнәр имеш Гайсәнең тарихи портретын ясарга омтылып, буш төрбә һәм терелгән Гайсәнең шәкертләренә күренүе турында Инҗилнең хикәяләве тик Гайсәнең кеше көченнән күпкә күбрәк көче булганын раслар өчен аның үлеменнән соңрак барлыкка китерелгән риваять кенә дип саныйлар.

Мәсәлән, Яңа Васыятьне тикшерү белән шөгыльләнүче, «Чынбарлыкта Гайсә Мәсих белән нәрсә булган. Яңадан терелүгә тарихи караш» дигән китап авторы, немец дин җитәкчесе, профессор Герд Людеман менә нәрсә дип раслый («What Really Happened to Jesus — A Historical Approach to the Resurrection»). Аның сүзләре буенча, Гайсә яңадан терелгән дигән раслау нигезсез һәм «дөньяга фәнни карашы» булган һәрбер кеше бу терелүне кире кагарга тиеш.

Профессор Людеман фикере буенча, Питерның терелгән Гайсәне күрүе бары тик күренеш кенә булган. Бу күренешне кайгы тойгысы һәм Питерның Гайсәгә хыянәт итү гаебен аңлавы барлыкка китергән. Гайсәнең 500 кардәшкә бер үк вакытта күренүен, Людеман раславы буенча «масса-күләм экстаз» дип атап була (1 Коринфлыларга 15:5, 6). Кыскача әйткәндә, күп кенә җентекләп тикшерүчеләр Гайсәнең терелүе турында Изге Язмаларның хикәяләве бары тик, Гайсәнең шәкертләрен зуррак рухи ышану һәм ашкыну белән яңадан вәгазьләргә дәртләндерүче, берәр кешенең буш хыялы яисә уйдырма вакыйгалар гына дип саныйлар.

Әлбәттә, күп кешеләрне дини бәхәсләр аз кызыксындыра. Ләкин Гайсәнең терелүе белән бәйле булган сорау безнең барыбызны да кызыксындырырга тиеш. Ни өчен? Әгәр дә ул терелмәгән булса, мәсихчеләр дине ялганга нигезләнә булып чыга. Ә әгәр дә Гайсәнең яңадан терелүе — тарихи булган хәл икән, мәсихчеләр дине хакыйкатькә нигезләнә. Бу очракта Гайсәнең тәгълиматлары гына түгел, ә аның вәгъдәләре дә дөрес. Өстәвенә, Гайсә чыннан да терелгән булса, үлем җиңүче түгел, ә юк итәргә мөмкин булган дошман (1 Коринфлыларга 15:55).

[3 биттәге иллюстрация]

From the Self-Pronouncing Edition of the Holy Bible, containing the King James and the Revised versions