Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сихерчелек турында сез нәрсә беләсез?

Сихерчелек турында сез нәрсә беләсез?

Сихерчелек турында сез нәрсә беләсез?

СИХЕРЧЕЛЕК! Бу сүзне ишеткәндә, сезнең күз алдыгызга нинди уйлар килә?

Күпчелек кешеләр өчен сихерчелек — ул әкиятләр һәм хорафатлар өлкәсе һәм шуңа күрә аңа җитди карарга кирәк түгел. Алар сихерчелек бары тик кешеләрнең уйларында гына яши дип уйлыйлар. Һәм алар өчен сихерләү төнлә белән себерке өстендә явыз итеп куркытып сызгырып очып йөрүче, кайнап торган казан өстендә кешеләрне сихерләп бакага әйләндерүче убырлы карчыкка тиң.

Башкалар өчен сихерчелек шаярту түгел. Кайбер тикшерүләр буенча, бөтендөнья халкының яртысыннан артыгы чыннан да җен карчыгы һәм сихерчеләр бар. Һәм алар башка кешеләрнең тормышларына тәэсир итәргә сәләтле, дип саныйлар. Миллионнар, сихерчелек — ул сакланырга кирәк булган куркыныч явызлык дип ышаналар. Мәсәлән, Африка диннәре турындагы китапта менә нәрсә дип әйтелгән: «Сихерчелек, кара магия һәм багуның кешеләргә тәэсир итүенә һәм куркыныч тудыруына ышаныч, үзенең тамырлары белән Африка йолаларына тирән кереп китә... Барыннан да бигрәк, Африкада сихерчеләрне һәм җен карчыкларын күрәлмыйлар. Хәтта бүгенге көннәрдә дә кайбер урыннарда аларны үтергәнче кыйнау очраклары булгалый».

Ләкин Көнбатыш илләрендә сихерчелек бүген дәрәҗәле битлек киеп, яңа күренеш ала. Кино, телевидение һәм китаплар күп булганга күрә, сихерчелек алдында курку шактый нык кимеде. Күңел ачу программаларының күзәтүчесе Дэйвид Дэйвис: «Көтмәгәндә җен карчыклары күпкә яшәреп һәм чибәрләнеп киттеләр. Голливуд конъюктураны тиз сизә... Җен карчыгының яңа, тагын да ныграк үзенә җәлеп итә торган образлары, күп сандагы тамашачыларның, шул исәптән хатын-кызларның һәм кечкенә балаларның йөрәкләрен яулап алды»,— дип билгели. Голливуд нәрсәне дә булса ничек итеп табышлы эшкә әйләндерергә кирәклеген белә.

Кайберәүләр, АКШта сихерчелек — дини юнәлешнең иң тиз үсә торган хәрәкәте булды, дип саныйлар. Барлык зур үсеш алган илләрдәге күпчелек кешеләр феминистик хәрәкәтләрнең тәэсир итүен сизәләр һәм официаль диннәргә ышанычларын югалталар. Шуңа күрә хәзер алар шактый күп булган сихерчелекнең төрле формаларында рухи яктан үз-үзләрен күрсәтүне эзлиләр. Бу формаларның саны шулай күп артканга күрә, кешеләр «сихерче» һәм «җен карчыгы» дигән сүзләрнең чын мәгънәсен кире кагалар. Ләкин профессиональ сихерчеләрнең күбесе Викка агымына керәләр. Бер сүзлектә: «Бу агым „мәҗүсиләр ышануы буенча табигать көчләренә нигезләнә, ул христиан диненә кадәр Көнбатыш Европада барлыкка килгән һәм ХХ гасырда яңадан торгызылуы күренә“»,— дип билгеләмә бирелә. Шуңа күрә бүген алар үзләрен безнең эрага кадәр булган мәҗүсиләр яисә неомәҗүсиләр [яңа мәҗүсиләр] дип атыйлар.

Гасырлар буена сихерчеләрне һәм җен карчыкларын күрәлмаганнар, эзәрлекләгәннәр, азаплаганнар һәм хәтта үтергәннәр дә. Бүген ни өчен сихерчелек белән шөгыльләнүчеләр аның образын шулай матурлатырга теләүләре гаҗәпләнерлек түгел. Бер тикшерү барышында унлап җен карчыгыннан: алар кешеләргә барысыннан да бигрәк нәрсә әйтергә телиләр икән? — дип сораганнар. Тикшерүче Марго Алдер аларның җавапларының асылын йомгаклап: «Без явызлык китермибез һәм Иблискә табынмыйбыз. Бездән зыян юк, без беркемне дә кызыктырмыйбыз һәм без куркыныч түгел. Без башкалар кебек үк, гади кешеләр. Безнең гаиләләребез, эшебез, хыялларыбыз һәм өметләребез бар. Без секта түгел һәм бездә бернинди дә сәерлек юк. [...] Сезгә бездән куркырга кирәк түгел. [...] Безнең сезнең белән, сез уйлаганга караганда, охшаш якларыбыз күбрәк»,— дип әйткән.

Бу яңа образ күпләгән кешеләрнең аңнарына сеңеп кала. Ләкин бу сихерчелек бездә борчылу тудырмаска тиеш икәнен аңлатамы? Бу сорауны икенче мәкаләдә карарбыз.