Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2. Газапларыбызда без үзебез гаеплеме?

2. Газапларыбызда без үзебез гаеплеме?

Ни өчен моны белү мөһим?

Җавабы «әйе» булса, димәк без үзебез газапларыбызны киметә алабыз.

Уйлап карагыз

Киләсе авырлыклар өчен кешеләр ни дәрәҗәдә җаваплы?

  • Көч куллану.

    Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (БССО) отчеты буенча, һәр дүртенче кеше бала чагында көч куллануга дучар булган һәм һәр өченче хатын-кыз көч кулланудан я көчләүдән (я икесеннән дә) зыян күргән.

  • Якыннарны югалту.

    «Статистика буенча, 2016 елда бөтен дөньяда якынча 477 000 кеше үтерелгән булган» («World Health Statistics 2018», БССО). Өстәвенә, шул ук елны төрле сугышларда һәм бәрелешләрдә якынча 180 000 кеше һәлак булган дип санала.

  • Сәламәтлек проблемалары.

    Фран Смит исемле язучы бер мәкаләдә болай дип язган: «Миллиардтан күбрәк кеше тәмәке тарта. Ә тәмәке үлемгә китерүче биш төп чирнең сәбәбе була ала. Бу чирләр арасында: йөрәк авырулары, инсульт, сулыш органнары инфекцияләре, хроник обструктив үпкә авыруы һәм үпкә рагы» («National Geographic»).

  • Социаль тигезсезлек.

    Психолог Йа Уаттс болай дип әйтә: «Ярлылык, кешеләрне социаль статуска, расага һәм җенескә карап бүлү, башка илгә качарга мәҗбүр итү һәм ярыш рухы эмоциональ газапларга китерә».

    КҮБРӘК БЕЛЕГЕЗ

    jw.org сайтында «Ни өчен Аллаһы Җирне барлыкка китергән?» дигән видеороликны карагыз.

Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?

Күп кенә газапларны кешеләр үзләре тудыра.

Аларның күбесе өчен хөкүмәтләр җаваплы. Алар, халыкка хезмәт итәбез дисә дә, чынлыкта халык тормышын катлауландыра гына.

«Кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китерә» (ВӘГАЗЬЧЕ 8:9).

Газапларны киметеп була.

Изге Язмалардагы принциплар сәламәтлекне һәм башкалар белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга булыша.

«Тыныч күңел тәнгә сихәт бирә, ә көнчелек — сөякләр өчен черек» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 14:30).

«Һәркайсы усаллык, ачу, ярсу, кычкыру, яман теллелек һәм һәртөрле явызлыктан арыныгыз» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 4:31).