Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Аллаһы бар догаларга җавап бирәме?
СЕЗНЕҢЧӘ, УЛ КЕМНЕҢ ДОГАСЫНА ҖАВАП БИРӘ?
Һәркемнеңме?
Кайбер кешенеңме?
Я беркемнең дә догасына җавап бирмиме?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
«Йәһвә... хакыйкать буенча ялваручыларның һәммәсенә якын» (Зәбур 145:18).
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН ТАГЫН НӘРСӘ БЕЛЕП БУЛА?
Аллаһы үзенә каршы чыккан кешеләрнең догаларын тыңламый (Ишагыя 1:15). Әмма алар үз юлларын үзгәртеп, аңа якынлаша ала (Ишагыя 1:18).
Аллаһы догага җавап бирсен өчен, дога Изге Язмалардагы таләпләргә туры килергә тиеш (1 Яхъя 5:14).
Дога кылганда, үзебезне ничек тотарга?
КАЙБЕРӘҮЛӘРНЕҢ УЙЛАВЫНЧА, кеше һәрвакыт тезләнеп, башын иеп я кулларын бергә куеп дога кылырга тиеш. Ә сез ничек уйлыйсыз?
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
Аллаһы «утырып», «аягүрә басып», «йөзтүбән ятып», «тезләнеп» дога кылган кешеләрнең догаларын тыңлаган (1 Елъязма 17:16; 2 Елъязма 30:27, Изге Язма, 2015; Езра 10:1; Рәсүлләр 9:40). Ул бездән дога кылганда махсус гәүдә торышы таләп итми.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАН ТАГЫН НӘРСӘ БЕЛЕП БУЛА?
Аллаһы басынкыларны тыңлый (Зәбур 138:6).
Сез Аллаһыга теләсә нинди телдә я хәтта эчтән генә дога кыла аласыз (2 Елъязма 6:32, 33; Никами 2:1—6).