Зәбур 138:1—8

Давытның мәдхиясе. 138  Сине бөтен йөрәгем белән мактармын.+ Бүтән илаһлар алдындаСиңа мәдхияләр җырлармын.* 2  Тугры мәхәббәтең һәм тугрылыгың өченИзге гыйбадәтханәңә* карап сәҗдә кылырмын,+Исемеңне мактармын,+Чөнки син сүзеңне һәм исемеңне бар нәрсәдән югары куйдың.* 3  Сиңа дәшкән көнемдә җавап бирдең,+Җанымны кыю иттең, көч өстәдең.+ 4  И Йәһвә, сине җирдәге бар патшалар мактар,+Чөнки әйткән вәгъдәләреңне ишетер алар. 5  Алар Йәһвә юллары турында җырлар,Чөнки Йәһвәнең даны бөек.+ 6  Йәһвә югары булса да, басынкыларны күрә,+Ә тәкәбберләрне якын да китерми.+ 7  Куркыныч җирдән барсам да, син мине исән килеш сакларсың.+Ярсулы дошманнарыма каршы кулыңны сузасың,Синең уң кулың мине коткарыр. 8  Йәһвә минем хакка бөтен нәрсәне башкарыр. И Йәһвә, синең тугры мәхәббәтең мәңгелек.+ Үз кулың белән яратканнарны ташлама.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «Бүтән илаһлар белән һич исәпләшмичә, мин сиңа көй уйнармын».
Яки «Изге урыныңа».
Я, бәлки, «син үз сүзеңне хәтта үз исемеңнән дә югары куйдың».

Искәрмәләр

Медиаматериал