Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Рутерфорд кардәш Сидар-Пойнтта үткән конгресста нотык сөйли (1919 ел)

1919. Йөз ел элек

1919. Йөз ел элек

1919 елда дүрт елга сузылган Бөек сугыш тәмамланган. Соңрак бу сугыш Беренче бөтендөнья сугышы дип атала башлаган. 1918 елның ахырында сугышта катнашкан илләр сугышны туктаткан булган, һәм 1919 елның 18 гыйнварында Парижда тынычлык конференциясе башланган. Бу конференция нәтиҗәсендә 1919 елның 28 июнендә Версаль килешүе төзелгән. Бу килешү Германия һәм аңа каршы көрәшкән союзниклар арасындагы сугышның тәмамлануын аңлаткан.

Шулай ук Версаль килешүе нәтиҗәсендә Милләтләр Лигасы барлыкка килгән. Бу яңа оешманың максаты «халыкара хезмәттәшлеккә һәм тынычлык белән иминлек саклауга өлеш кертү» булган. Күп кенә христиан дине бу Лиганы хуплаган. Америкадагы христиан чиркәүләренең федераль советы Милләтләр Лигасын «Аллаһы Патшалыгының җирдәге сәяси чагылышы» дип атаган. Бу Лиганы хуплаганнарын күрсәтеп, чиркәүләр советы тынычлык конференциясенә үз делегатларын җибәргән. Бу делегатларның берсе конференция «дөнья тарихының яңа эрасына ишек ачты» дип әйткән.

Яңа эра чыннан да башланган, әмма тынычлык конференциясе нәтиҗәсендә түгел. 1919 елда вәгазь эшебез яңа көч алган — Йәһвә Аллаһы үз халкын аеруча зур масштабта вәгазьләргә дәртләндергән. Әмма башта Изге Язмаларны Тикшерүчеләргә кайбер җитди авырлыклар аша үтәргә туры килгән.

АВЫР САЙЛАУ

Джозеф Рутерфорд

Күзәтү манарасы, Изге Язмалар һәм трактатлар Җәмгыятенең һәр ел үткәрелә торган очрашуы 1919 елның 4 гыйнварына планлаштырылган булган. Бу көнне кем директорлар советына керәчәк дигән сорау хәл ителергә тиеш булган. Ул вакытларда суд Джозеф Рутерфордны һәм башка җиде җаваплы кардәшне, гаделсез карар чыгарып, Атланта шәһәрендәге төрмәгә утырткан. Шуңа күрә очрашу вакытында мондый сорау күтәрелгән булган: төрмәдә утыручы кардәшләрне яңадан сайларгамы яисә идарә әгъзалары итеп башка кардәшләрне сайларга кирәкме?

Эвандер Кауард

Төрмәдә утырып, Рутерфорд кардәш оешманың киләчәге турында борчылган. Аңа кайбер кардәшләрнең башка кешене президент итеп сайларга теләгәннәре мәгълүм булган. Шуңа күрә Рутерфорд сайлауларда катнашырга тиеш булган кардәшләргә хат язган булган һәм Эвандер Кауардны үзе урынына президент итеп билгеләргә тәкъдим иткән. Рутерфорд кардәш Кауард кардәшне «тыныч», «төпле» һәм «Раббыга тугры» кеше итеп сурәтләгән. Шулай да күп кенә кардәшләр сайлауларны алты айга кичектерергә кирәк дип санаган. Төрмәдә утыручы кардәшләрнең юристлары да бу тәкъдим белән риза булган. Шуңа күрә бер фикергә килү җиңел булмаган.

Ричард Барбер

Шул чакта бер абый-кардәш торып баскан да болай дигән: «Бу хәлнең юридик яктан дөрес булганы турында сөйләшәбез икән, мин, законның нәрсә таләп иткәнен белмәсәм дә, тугрылыкның нәрсә таләп иткәнен беләм. Аллаһы бездән тугрылык таләп итә. Хәзер сайлаулар үткәрсәк һәм Рутерфорд кардәшне президент итеп сайласак, Аллаһыга тугрылык күрсәтербез» (Зәб. 18:25). Соңрак Ричард Барбер сөйләгәнчә, шул кардәшнең сүзләре очрашуда туган киеренкелекне киметкән.

Александр Макмиллан

Рутерфорд белән төрмәдә утырган Макмиллан кардәш сөйләгәнчә, сайлаулардан соң киләсе көнне Рутерфорд кардәш аның камерасына шакыган да: «Кулыңны рәшәткә аша суз әле»,— дип әйткән. Аннары ул Макмилланга кыска телеграмма тапшырган. Аны укыгач, Макмиллан барысын шунда ук аңлаган. Телеграммада мондый сүзләр язылган булган: «РУТЕРФОРД, УАЙЗ, ВАН, БАРБЕР, АНДЕРСОН, БУЛЛИ ҺӘМ СПИЛЛ — ДИРЕКТОРЛАР. БЕРЕНЧЕ ӨЧ КАРДӘШ — ИДАРӘ ӘГЪЗАЛАРЫ. ЯРАТАБЫЗ СЕЗНЕ». Шулай итеп, бар директорлар яңадан сайланган булган. Джозеф Рутерфорд һәм Уильям ван Амбург идарә әгъзалары булып калган, ә Рутерфорд кардәш Җәмгыятьнең президенты буларак хезмәт итүен дәвам иткән.

КАРДӘШЛӘР АЗАТ ИТЕЛӘ!

Изге Язмаларны Тикшерүчеләр, хөкүмәт төрмәдә утыручы сигез абый-кардәшне азат итсен өчен, петиция язарга булган. Бу кыю кардәшләр 700 000 нән артык имза җыйган. 1919 елның 26 мартында, чәршәмбе көнне, петиция хөкүмәткә җибәрелгәнче, Рутерфорд һәм аның хезмәттәшләре төрмәдән азат ителгән булган.

Үзен каршы алган кардәшләргә Рутерфорд болай дигән: «Без кичергән авырлыклар безне киләчәктәге вакыйгаларга әзерләде дип ышанам. [...] Сез көрәш алып бардыгыз. Әмма сезнең максатыгыз кардәшләрне төрмәдән азат итү генә түгел, ә Хакыйкать турында шаһитлек бирү булды. [...] Йәһвә сезне моның өчен фатихалады».

Ул вакыттагы вакыйгалар Йәһвәнең бар нәрсә белән җитәкчелек иткәнен күрсәткән дип әйтеп була. 1919 елның 14 маенда апелляцион суд мондый карар чыгарган: «Гаепләнүчеләрнең гадел хөкем ителүгә хокукы булса да, аларны гадел хөкем итмәгәннәр. Шуңа күрә беренче суд карары гамәлдән чыгарыла». Кардәшләребез җитди җинаятьләрдә гаепләнгән. Әгәр дә суд аларны кичергән яки срокларын киметкән булса, кардәшләребез барыбер җинаятьчеләр булып саналыр иде. Ләкин безнең кардәшләребез тулысынча акланган булган. Шуңа күрә судья Рутерфорд адвокат булу хокукын югалтмаган һәм АКШның Югары судында Йәһвә халкын күп тапкыр яклый алган.

ВӘГАЗЬЛӘРГӘ ТӘВӘККӘЛ

«Без, кул кушырып, Хуҗаның безне күккә алачагын көтеп утырырга җыенмый идек,— дип әйткән Макмиллан кардәш.— Без, Хуҗаның ихтыяры нәрсәдә икәнен аңлар өчен, ниндидер адымнар ясарга кирәклеген аңладык».

Төп идарәдәге кардәшләр вәгазь эшен җиңел генә дәвам итә алмаган, чөнки алар төрмәдә утырган чакта типографиядә басмаларыбызны бастыру формалары юк ителгән булган. Бу күңелсез хәл булган, һәм кайбер кардәшләр вәгазь эше тәмамланмады микән дип уйлый башлаган.

Кешеләр Изге Язмаларны Тикшерүчеләр тараткан хәбәр белән әле дә кызыксынганмы? Бу сорауга җавап алыр өчен, Рутерфорд кардәш лекция белән чыгыш ясарга булган. Бу лекциягә барысы да чакырылган. «Беркем дә килмәсә, бу эшебезнең тәмамлануына билге булыр»,— дип әйткән Макмиллан кардәш.

Рутерфордның «Газап чиккән кешелек өчен өмет» дигән нотыгына реклама (Лос-Анджелес, 1919 ел)

Шулай итеп, 1919 елның 4 маенда, шимбә көнне, Рутерфорд кардәш, җитди авыруына карамастан, Лос-Анджелеста «Газап чиккән кешелек өчен өмет» дигән нотык сөйләгән. Якынча 3 500 кеше килгән. Урын җитмәгәнгә, йөзләгән кеше керә алмаган. Киләсе көнне лекциягә тагын 1 500 кеше килгән. Кардәшләргә барысы ачык булган: кешеләр Патшалык хәбәре белән кызыксына!

Аннан соң булган үзгәрешләр бүгенге Йәһвә Шаһитләренең ничек итеп вәгазьләүләренә әле дә тәэсир итеп тора.

КИЛӘЧӘКТӘГЕ ҮСЕШКӘ ӘЗЕР

«Күзәтү манарасы»ның 1919 елның 1 август чыгарылышында бер белдерү ясалган: сентябрь башында Сидар-Пойнтта (Огайо штаты) бар кардәшләр өчен конгресс булачак. Миссуридән булган Кларенс Бити исемле бер яшь Изге Язмаларны Тикшерүче болай дигән: «Һәрбер мәсихче анда барырга тиешлеген аңлаган». Бу конгресска 6 000 нән артык кардәш килгән. Шулкадәр күп кеше килер дип кардәшләр хәтта уйламаган да! Бу конгресста якында гына урнашкан Лэйк Эри күлендә 200 дән артык кеше суга чумдырылган.

Беренче «Алтын гасыр»ның тышлыгы (1919 ел, 1 октябрь)

1919 елның 5 сентябрендә, конгрессның бишенче көнендә, «Хезмәттәшләргә мөрәҗәгать итү» дигән нотыкта Рутерфорд кардәш яңа журналның бастырылачагы турында белдерү ясаган. Яңа журналның исеме — «Алтын гасыр» *. Журналның максаты «Изге Язмалар яктылыгында дөнья вакыйгаларының сәбәбен ачыклау» булган.

Изге Язмаларны Тикшерүчеләр бу яңа басманы вәгазьдә кулланырга тәвәккәл булган. Яңа журналны хезмәттә ничек кулланырга икәнен аңлатучы хатта болай диелгән: «Аллаһыга багышланган һәр кеше хезмәттә катнашу — зур хөрмәт икәнен истә тотсын һәм, гаять зур шаһитлек бирү мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйча, бу эштә ашкынып катнашсын». Кардәшләр бу чакыруны теләп кабул иткән! Декабрь аена вәгазьчеләр яңа журналга 50 000 нән артык подписка җыйган!

Абый-кардәшләр «Алтын гасыр» журналы белән төялгән машина янында (Бруклин)

1919 елның ахырына Йәһвә халкы үз хезмәтен тагы да яхшырак үти башлаган һәм вәгазьләр өчен яңа көч алган. Моннан тыш, бу арада соңгы көннәргә кагылышлы берничә мөһим пәйгамбәрлек үтәлгән: Малахи 3:1—4 тә пәйгамбәрлек ителгән сынаулар һәм сафландырылу тәмамланган, Йәһвә халкы «Бөек Бабылның» символик әсирлегеннән азат ителгән, һәм Гайсә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» билгеләгән * (Ачыл. 18:2, 4; Мат. 24:45). Хәзер Изге Язмаларны Тикшерүчеләр Йәһвә кушкан эшне башкарып чыгарга әзер булган.

^ 22 абз. 1937 елда «Алтын гасыр» «Юаныч» дип атала башлаган, ә 1946 елдан алып бу журнал «Уяныгыз!» дигән исем йөртә.