Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Шәхесең көчле булса, син, тормыш давылларына карамастан, нык тора алырсың

Яшьләр өчен

9. Шәхесең

9. Шәхесең

БУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

Синең шәхесең исемеңне һәм тышкы кыяфәтеңне генә түгел, ә шулай ук син яшәгән нормаларны, ышануларыңны һәм холкыңны үз эченә ала. Шәхесең сине башкалардан аерып торучы бар тышкы һәм эчке үзенчәлекләреңне аңлата.

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Шәхесең көчле булса, син үз яшьтәшләреңә үзең белән идарә итәргә ирек бирмәссең, ә киресенчә, ышануларыңда нык торырсың.

«Күп кенә кешеләр витриналардагы манекеннарга охшаш. Алар киячәк әйберләрен үзләре сайламый, моны алар өчен башкалар эшли» (Адриан).

«Мин, хәтта авыр булганда да, дөрес булганны якларга өйрәндем. Мин дусларымның эшләре һәм аларның тәртибемә ничек тәэсир иткәне буенча аларның чынында кем икәнен әйтә алам» (Кортни).

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Бу дөнья төзелешенең гадәтләре буенча бүтән эш итмәгез, ә акылыгызны яңарту аша үзегезне үзгәртә барыгыз» (Римлыларга 12:2).

НӘРСӘ ЭШЛӘП БУЛА?

Көчле якларыңа, кимчелекләреңә һәм ышануларыңа анализ ясап, хәзер кем икәнлегең һәм киләчәктә кем булырга теләгәнең турында уйлан. Башта киләсе сораулар турында уйланып була.

Көчле яклар. Минем нинди сәләтләрем һәм осталыкларым бар? Көчле якларым нинди? (Мәсәлән, мин пунктуаль кешеме, үземне кулда тота беләмме, тырышмы, юмартмы?) Мин нинди яхшы эшләр кылам?

КИҢӘШ: көчле якларыңны билгеләү авыр булса, әтиең, әниең я якын дустыңнан көчле якларыңны әйтсеннәр дип сора. Ни өчен алар шулай уйлый?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Һәркем үз эшләрен сынасын, шул чакта ул үз эшләренә шатланачак. Ул үзен башка берәү белән чагыштырмасын» (Гәләтиялеләргә 6:4).

Кимчелекләр. Миңа шәхесемнең нинди яклары өстеннән аеруча эшләргә кирәк? Кайчан мин вәсвәсәгә аеруча бирелүчән? Кайсы яклардан миңа үземне кулда тота белергә әле өйрәнергә кирәк?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Әгәр: „Бездә гөнаһ юк“,— дибез икән, без үз-үзебезне алдыйбыз» (1 Яхъя 1:8).

Ышанулар. Мин нинди әхлакый нормалар буенча яшим һәм ни өчен? Мин Аллаһыга ышанаммы? Аның барлыгына мине нәрсә ышандыра? Нинди эшләрне мин гаделсез дип саныйм һәм ни өчен? Мин нинди киләчәккә ышанам?

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИП: «Аң сине саклап, үткен акыл сине яклап торыр» (Гыйбрәтле сүзләр 2:11).