Төп мәгълуматка күчү

Сездә уннан бер өлешне бирү тәләп ителәме?

Сездә уннан бер өлешне бирү тәләп ителәме?

 Юк, Йәһвә Шаһитләрендә уннан бер өлешне, яки гошерне бирү тәләп ителми. Безнең эшебез ирекле иганәләр ярдәмендә башкарыла. Уннан бер өлешне бирү нәрсә ул, һәм ни өчен Йәһвә Шаһитләрендә андый таләп юк?

 Гошер, яки булганның уннан бер өлешен бирү, борынгы Исраилгә бирелгән Канунның бер әмере булган. Әмма Изге Язмалардан күренгәнчә, бу Канун, шул исәптән «уннан бер өлешне алу» әмере, мәсихчеләргә кагылмый (Еврейләргә 7:5, 18; Көләсәйлеләргә 2:13, 14).

 Йәһвә Шаһитләре гошер бирми һәм корбаннар китерми, алар беренче мәсихчеләрдән үрнәк ала: бушлай вәгазьли һәм Изге Язмаларга өйрәтә, шулай ук бу эшкә ирекле иганәләр белән ярдәм итә.

 Шулай итеп, без Изге Язмалардагы мондый күрсәтмә буенча эш итәбез: «Һәркем теләр-теләмәс яки мәҗбүриләп түгел, ә йөрәгендә карар иткәнчә бирсен, чөнки Аллаһы шатланып бирүчене ярата» (2 Көринтлеләргә 9:7).