Төп мәгълуматка күчү

Хәзер алар үз туган телендәге Изге Язмаларны укый ала

Хәзер алар үз туган телендәге Изге Язмаларны укый ала

Йәһвә Шаһитләре «Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе»н аны укыйсы килгән һәрбер кешегә бирә.

Төрле Изге Язмалар җәмгыятьләре Изге Язмаларның күп кенә тәрҗемәләрен нәшрият итсә дә һәм аларның миллиардлаган данәсен бастырса да, байтак кына кешеләрнең ярлылык я башка дин тоткан кешеләрнең тискәре карашлары аркасында әле дә үз туган телләрендәге Изге Язмалары юк. Шуңа күрә Йәһвә Шаһитләре 115 тән артык телдә бастырылып чыккан «Яңа дөнья тәрҗемәсен» таратып йөри дә.

Кайбер мисалларга кагылып китик.

  • Руанда. Дүрт бала тәрбияләүче Сильвестр белән Венанти болай ди: «Гаиләбез бик ярлы. Без һәрберебезгә Изге Язмаларны берничек тә сатып ала алмас идек. Әмма хәзер һәрберебезнең киньяруанда телендәге „Яңа дөнья тәрҗемәсе“ бар. Без Изге Язмаларны көн дә укыйбыз».

    Шул илдәге англикан чиркәве пасторы болай дип әйткән: «Изге Язмаларның бу тәрҗемәсен миңа аңлау җиңел. Мин күп тәрҗемәләрне укыган идем, әмма бу тәрҗемәләрнең тәрҗемәсе. Йәһвә Шаһитләре чыннан да кешеләр турында кайгырта!»

  • Демократик республика Конго. Кайбер чиркәүләр Йәһвә Шаһитләренә лингала телендәге — шул илдә иң киң таралган телдәге Изге Язмаларны сатырга ризалашмаган.

    Шуңа күрә Конгодагы Шаһитләр лингала телендәге «Яңа дөнья тәрҗемәсе» чыккач аны гел куллана һәм башкаларга да тәкъдим итеп йөри башлаган. Йәһвә Шаһитләренең конгрессында «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең бастырылып чыгуы турында белдерү яңгырагач, хәтта стадиондагы полицейскийлар да чиратка басып Изге Язмаларның бер данәсен үзләренә алган.

  • Фиджи. Фиджи телендәге Изге Язмалар бик кыйбат торганга, күп кенә Йәһвә Шаһитләренә инглиз телендәге «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н кулланырга туры килгән. Әмма 2009 елны фиджи телендәге «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе» чыккач, алар үз туган телендәге Изге Язмаларны куллана башлаган.

    Бер ир кеше фиджи телендәге «Яңа дөнья тәрҗемәсе»н аңлау җиңел булганга, таң калган, шуңа күрә ул җирле Шаһитләрдән үзенә бер данә бирүләрен сораган. Әмма алар аңа ким дигәндә бер ай көтеп торырга кирәк дип әйткән, чөнки Изге Язмаларның яңа партиясе бер айдан соң гына килергә тиеш булган. Шул ир кешенең көтәсе килмәгән, шуңа күрә ул үзеннән 35 километр ераклыкта яшәгән башка бер Шаһит белән очрашырга сөйләшкән. Тегенең Изге Язмаларның бер данәсе булган. Ир кеше болай дигән: «Бу тәрҗемә без, гадәттә, укый торган башка тәрҗемәгә караганда күпкә яхшырак. Ул күпкә ачыграк һәм аңлаешлырак».

  • Малави. Давиде Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнә башлагач, баптистларның җирле оешмасының кешеләре аның янына килгән дә, Шаһитләр Давидегә биреп калдырган Изге Язмаларны үзләре белән алып чыгып киткән. Изге Язмалар Малавида бик кыйбат торганга, Давиде үзенә Изге Язмаларның башка данәсен инде сатып ала алмас дип уйлаган.

    Шуңа күрә чичева телендәге «Яңа дөнья тәрҗемәсе»нең бастырылып чыгуы турында белдерү яңгырагач, ул бик сөенгән. Аңа «Яңа дөнья тәрҗемәсе» бүләк ителгәч, ул: «Бу Изге Язмалар миндә элек булганына караганда да яхшырак!» — дигән.

60 ел элек Нью-Йорк шәһәрендәге конгресста инглиз телендәге «Мәсихче Грек Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе» турында белдерү яңгыраганда, тыңлаучыларга: «Аны укып чыгыгыз. Аны тикшереп чыгыгыз... Аны башка кешеләргә тәкъдим итеп йөрегез»,— дип әйтелгән булган. Изге Язмаларны таратыр өчен, Йәһвә Шаһитләре «Яңа дөнья тәрҗемәсенең» 175 миллионнан артык данәсен бастырып чыгарган. Моннан тыш, Изге Язмаларның бу тәрҗемәсен онлайн режимда 50 дән артык телдә укып була.