Төп мәгълуматка күчү

Todd Aki/Moment Open via Getty Images

ИҖАДИ ЭШЛӘР

Мантаның фильтрлау системасы

Мантаның фильтрлау системасы

 Скатларның бер төре «манта» дип атала. Бу диңгез җанвары планктон белән туклана. Мантаның зур итеп ачылган авызына диңгез суы белән планктоннар килеп керә. Су аның саңагы аша кире агып чыга, ә планктон мантаның нәкъ йоткылыгына китә. Бу ничек мөмкин? Саңакның бер ягында «фильтр» тора икән. Планктон, бу «фильтрның» тишекләреннән кечерәк булса да, саңак аша үтеп чыгып агып китми. Фәнни журналист Эд Янг әйтүенчә, мантаның фильтрлау системасы гаҗәпләндерә.

 Игътибар итегез. Мантаның «фильтры» биш пластинадан тора. Дугасыман бу пластиналар икеяклы таракны хәтерләтә. «Таракның» тешләре алга һәм артка карап тора. Су, шул тешләр аша үткәндә, бөтерелеп, кечкенә өермәләр барлыкка китерә.

 Планктон «таракның» тешләренә килеп бәрелгәндә, суның көчлерәк агымына эләгә һәм мантаның йоткылыгына агып керә. «Таракның» тешләре арасыннан уза алырлык планктон я башка ризык та кечкенә өермәләр аркасында шул көчлерәк агымга эләгә.

 Манта, суда бик тиз хәрәкәт итеп, суны бик күп йотса да һәм аның авызына планктоннар берьюлы өерелеп керсә дә, фильтрлау системасының бу үзенчәлеге нәтиҗәсендә аның «фильтры» тыгылмый.

 Тикшерүчеләр мантаның фильтрлау системасының принцибы буенча фильтрлар ясарга тели. Бу фильтрлар ярдәмендә алар юынтык суларны чистартырга һәм суны пластик кисәкчекләрдән аерырга ниятли.

 Сез ничек уйлыйсыз? Мантаның фильтрлау системасы эволюция нәтиҗәсендә барлыкка килгәнме? Яисә аны Аллаһы барлыкка китергәнме?